поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
18.03.2024 Фаҗига

Ике сабый үлгән авариядә машина урталай өзелгән

Башкортстанның Караидел районында Бөре-Тастүбә-Сатка юлының 134нче километрында шимбә көнне, 16 мартта, ике бала үлеме теркәлгән коточкыч юл фаҗигасе булган. Авариядә Свердловск өлкәсендә яшәүче 27 яшьлек ханым идарә иткән “Лада Гранта” һәм Мәчетле районында яшәүче 44 яшьлек ир идарә иткән “Nissan Tiida” машиналары бәрелешкән.

“Лада Гранта”ның каршы юл полосасына чыгуы билгеле. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә  “Лада”дагы 5 яшьлек малай һәм 3 яшьлек кыз вакыйга урынында үк үлгән. Руль артындагы хатын һәм аның ике атналык баласын дәваханәгә озатканнар. Ана кеше нык имгәнгән: баш мие селкенгән, ябык баш сөяге-мие җәрәхәте теркәлгән, ике кабыргасы сынган. Иномарка йөртүчесенә зыян килмәгән.  
 
“Башинформ” агентлыгы,  имгәнгән ханымның хәлен сорашып, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының  матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. “Лада Гранта” белән идарә иткән хатын дәваланудан баш тарткан.
 
“Үзәк район дәваханәсендә аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр, дәваланудан ул баш тарткан. Ул һәм аның ике атналык сабые канәгатьләнерлек хәлдә булганнар”, – дип аңлаталар ведомствода.
 
Авария турында түбәндәгеләр билгеле.
 
“Лада Гранта”дагы өч бала да махсус кәнәфиләрдә  арткы утыргычта булган. Авария мизгелендә “Лада” урталай “өзелә”, шаһитлар сүзләренчә,  бәрелү моментында бер сабыйның  башы киселгән. Коточкыч фаҗига. Исән калган сабый турында күлмәктә туган, диләр, аңа зыян килмәгән. Ике йөртүчене дә алкоголь куллану-кулланмау мәсьәләсенә тикшергәннәр, икесе  дә аек булган. Екатеринбургтан балалары белән килүче хатын юлның хәвефле урынында машина белән идарә итүне югалткан, дип фаразлана”, – дип сөйли  вакыйга белән таныш чыганак.
 
Ходай сакласын. Юлдагылар барысы да исән-имин йөрсеннәр. 
 
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 18.03.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»