поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
15.03.2024 Хатлар

Егетләргә "стерва"лар кирәк шул...

"Сездәге язмаларны һәрвакыт укып барам. Аеруча хатын-кызның гаиләсендә рәнҗетелүе, аның бәхетсез язмышы турындагылар уйга сала. Кызганычка каршы, андый хатын-кызлар - адым саен. Бу тәрбиядәндер, чөнки чит ил хатын-кызлары, безнекеләр түзгән кебек, сабыр булып яшәми. Әмма кешегә киңәш бирү җиңел, үз башыңа төшсә генә аңлыйсыңдыр ул.

Чит илләргә ияреп, карьера турында уйларга өйрәндек инде, ә менә шәхси торышны һаман элеккечәрәк күз алдында тотабыз шул. Мин дә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга кердем, аннары эшкә урнаштым. Ипотекага бер бүлмле фатир сатып алдым. Әти-әнием авылда, алардан әллә ни ярдәм юк. Шулай үз көчем белән яшәргә тырыштым. Тырыша торгач, яшем 30га да җитте. Үз аягымда ныклап басып тормыйча, кияүгә чыкмыйм, ирнең әзер дөньясына барып, кимсетелеп яшәмим, дигән идем.
 
Күптән түгел бер егет белән таныштым. Ул авылда яши. Беркайда да эшләми, әти-әнсе белән яши, миннән бер яшькә кече. Шунысы хәзер кызык тоела, инде мин акыллы кеше, бала-чага түгелмен. Аның авылдан эш эзләп чыгып китәргә теләге булмавына да, көн-төн компьютерда уйнап ятуына да, хатын-кызлар белән аралашканына да ничек күз йомып булды икән? "Көт, барысы да булыр", - ди иде ул. Мин көттем. Сабыр төбе - сары алтын, диләр бит бездә. Хәтта бер вакыт телефонында өлкән бер ханым белән интим фотоларын күргәч тә күз йомдым. Аның мине рәнҗеткән сүзләренә дә колак салмадым. Авылга да үзем кайтып йөри идем, чөнки аның минем янга килергә машинасы юк иде, башка вакытта аның белән һәрвакыт телефоннан аралашып тордык. Шулай 4 ел үтеп китте. Ә мин көттем.
 
Бу егет белән киләчәгебез юклыгын аңлау бик авыр булды. Аны һаман күңелемнән якладым, яраттым. Тик үземне кулга алырга кирәк иде. Зур тырышлык белән араларны өздем. Хәзер аңлыйм - күпме вакытымны бушка үткәрдем! Элек тә шулай егетләрне "аңларга" тырышуым, сабыр булуым мине ялгыз итте. Шулай да киләчәктә үз ярымны очратуыма өметем зур. Артык яхшы, сабыр булуым - әти-әни тәрбиясе. Ә егетләргә "стерва"лар кирәк. Тик үземне нчек сындырып, кире җыярга?"
 
Менә шундый хат килде безгә. Кызның бер сүзе аеруча актуаль. Чыннан да, без чит ил хатын-кызлары кебек эшләргә өйрәндек, алар кебек егет сайларга кайчан өйрәнербез соң?
Фото: bashinform.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.03.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»