поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
24.05.2011 Мәгариф

Уку – бушлай, белем – акчага

Урамда яз хакимлек итә. Шомырт, сирень чәчәк ата. Күңелләрнең дә нечкә чагы. Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары аеруча дулкынлана. Тиздән алар мәктәп белән саубуллашачак. Тик бу хакта фәлсәфә куертып утырырга вакытлары гына юк.

Барысы да БДИ дип яна, дәресләрдән соң репетиторлар янына йөгерә. Һәр мәктәп укучысының төп дәресләрдән тыш гомерендә бер генә булса да өстәмә дәресләр алганы бардыр. Репетиторлардан башка гына хәзерге мәгариф системасын күз алдына да китерүе кыен. Аеруча шәһәр балалары репетиторлардан әллә никадәр өстәмә дәресләр ала. Ата-ананың кесәсе генә чыдасын. Авылларда да балаларын район үзәкләренә йөртеп, акчага дәрес алучылар ешайды хәзер. Барысына да шул БДИ «гаепле». Нәкъ менә мәҗбүри фәннәрне тапшырыр өчен өстәмә дәресләр кирәк. Ә күләмле материалны үзләштерергә мәктәпләрдәге дәресләр саны гына җитми. Укытучылар өстәмә йөк белән эшләсәләр дә, программада кабул ителгән дәресләр саны белән генә БДИ сорауларына җавап бирү мөмкин түгел. Ә укучыларын БДИга әзерләгән өчен укытучыларга бернинди дә өстәмә түләүләр каралмаган. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучылар мәктәптән соң өстәмә дәресләр дә уздыра анысы. Тик бу гына аз һәм болай тиеш тә түгел, минемчә. Йә укытучыларга өстәмә түләү оештырырга, йә программадагы мәҗбүри БДИ тапшырасы фәннәрнең дәрес санын арттырырга кирәк. Әмма бүгенге мәгариф системасы моңа әзер түгел. Шуңа да репетиторлар хезмәтенә ихтыяҗ бик зур.

 

Үзем репетитор булдым

 

Билгеле инде, ихтыяҗ тәкъдим тудыра. Ихтыяҗ барлыгын белгәнгә, репетиторлык хезмәтенең нәрсә икәнлеген төптән аңларга теләгәнгә, мин бу эшне үзем сынап карарга булдым. Статистика миңа таныш: математика, рус һәм инглиз телләре репетиторларына ихтыяҗ аеруча зур. Шулай да өметсез шайтан диләр. Татар теле дә берәрсенә кирәктер әле дип, мин дә ниятләгән эшемнән баш тартмадым. Беренче эш итеп, репетитор булып китү юлларын эзләргә керештем. Интернеттагы бер сайтка керсәм, анда Казан буенча гына бер мең репетитор теркәлгән. Монда көндәшлек күп икән дип, Казан урамнарындагы баганаларга игъланнар ябыштырырга булдым. «Татар теле һәм әдәбияты буенча өстәмә дәресләр. Телне камилләштерү. Татар телендә иркен аралашырга өйрәтү. Бер дәресе – 250 сум», дип яздым да шәһәр үзәгендәге урамнарны урадым. Шалтырату көтәм. Ике көннән бер рус хатыны шалтырата. «Мин югары уку йортында кадрлар бүлегендә эшлим. Татарлар белән дә аралашам. Әмма сезнең телне белмим. Кайвакыт эштә уңайсызлыклар килеп туа. Шуңа кызымның татар телен белеп үсүен телим. Мәктәптәге дәресләр генә җитми. Белемегез нинди? Кайчан килә аласыз? Безгә килгәндә дипломыгызны алып килергә онытмагыз», – ди бу. Мин ике дә уйлап тормастан, икенче көнгә очрашырга сөйләштем. Бардым. Фатирлары шактый зур икән. Булачак «укучым» бишенче сыйныфта укый. Үзенең зур гына бүлмәсе бар. Мин килүгә нәкъ мәктәпкә кебек әзерләнгән. Без ул көнне озак утырдык. Ике сәгатьнең үткәне сизелмәде дә. Бала сәләтле. Инглиз телен рус теле кебек үк белә. Ә менә татар телен өйрәнә алмаган. Хәер, ул татар телен өйрәнергә әллә ни теләк тә белдерми. Менә шул әнисе мәҗбүр иткәнгә генә миңа елмаеп утыра. Сәләтен инглиз телен өйрәнгәндә генә куллана. «Диснейлендка баргач, инглиз телендә сөйләштем», – дип мактанып та алды. Шулай итеп беренче дәрес ике сәгатькә сузылды. Мин хәзер укучымның әнисе миңа күпме акча бирер икән, дигән уй белән киенә башладым, игъланда бер дәрес – бер сәгать, дип язарга онытканмын бит. Борчылуым юкка булган, кулыма биш йөз сум акча керде. «Укучым» миннән башка тагын инглиз теле, математика фәннәре буенча репетиторлар белән шөгыльләнә икән. Шуңа да акча түләүнең рәтен беләләр.

 

Кайтыр юлга чыктым. Менә рәхәт, ике сәгать буе иркен бүлмәдә бер бала белән рәхәтләнеп дәрес уздырасың да кулыңа ярыйсы ук суммада акча керә. Әйтәм аны шәһәр укытучыларының күбесе репетиторлык эшен ярата. Мәктәптә сәгатьләр буе аягөсте торып, ничә бала алдында дәрес бирсәң дә, бер дәрес өчен бу кадәрле акча ала алмыйсың.

 

Өйгә кайтып утыргач кына бераз шүрли калдым. Игъланнар ябыштырганда да, беренче «дәресемне» уздырырга барганда да мин әлеге эшнең нинди законнарга таянып башкарылуын да, миңа йөкләнергә мөмкин булган салымнар хакында да уйламаганмын. Хәзер телефоныма берәр салым инспекциясе хезмәткәре шалтыратса инде дигән уй борчуга салды. Күпме көтсәм дә, андый шалтырату булмады. Мөгаен, бу эшемне сизми калганнардыр. Тагын бер атнадан рус телендә сөйләшүче бер татар апасы шалтыратып, гомере буе туган телен өйрәнә алмаганга үкенеч белән яшәвен әйтте. Үзе нигәдер, дәрес вакытын билгеләмәде, тагын шалтыратырга сүз биреп, трубканы куйды. Әмма башка шалтыратып тормады. Татар телен белмәгәненә үкенми башлаган, күрәсең.

 

Болай отышлырак

 

Башка минем дәресләрем белән кызыксынучылар табылмады. Хәер, моңа аптырыйсы түгел. Татар теленнән мәҗбүри БДИ тапшырасылары юк бит. Димәк, ата-аналар бүтән фәннәрне «якынрак» күрәләр. Күрми нишләсеннәр, әйтәм бит, әлеге дә баягы БДИ. Һәр ата-ана баласының яхшы аттестатка ия булуын тели. Үз укучыларының холкын, һәрберсенең белем дәрәҗәсен белгән укытучылары үзләре аларга репетитор булса, хәлләр җиңеләер, нәтиҗәләр дә уңайрак булыр иде, бәлки. Тик үзе эшләгән мәктәп укучыларына акчага өстәмә дәресләр бирергә укытучының хокукы юк. «Мәгариф турында»гы федераль закон буенча, укытучы чит мәктәпләрдә генә репетитор булып яллана ала. Закон чыгаручылар бу мәсьәләне төрле яклап тикшергән. Алар фикеренчә, әгәр дә рөхсәт булса, укытучылар үз вазифаларыннан файдаланып, ата-аналарны махсус бу эшкә этәрергә мөмкин, имеш.

 

Кайберәүләр, укытучы үз мәктәбендә өстәмә дәресләрне бушка алып барырга тиеш инде, дияр. Әмма аның болай да өстәмә йөк алып эшләвен, әллә никадәр тикшерүләргә, өстәмә курсларга әзерләнәсе барлыгын исәпкә алсак, аны бушка гына репетитор хезмәтен башкарырга чакыру мәгънәсезлек. Укытучының хезмәт хакы югары булса, әле бер хәл иде... Хәзерге вазгыятьтән чыгып караганда, репетиторлыкны законлаштырып, укытучыга өстәмә түләүне хөкүмәт үз өстенә алырга тиеш кебек. Тик әлегә, укытучыларны үз укучылары белән өстәмә шөгыльләнергә этәрердәй бернинди дә кызыксындыру чарасы юк. Шуңа да ата-аналар таныш-белеш аркылы йә төрле игъланнарга ышанып читтән репетиторлар эзләргә мәҗбүр.

 

Менә шулай укып, БДИга әзерләнеп яши бүгенге чыгарылыш сыйныф укучысы. Ата-ана кесәсеннән контрольсез рәвештә меңәрләгән акчалар чыга, чит мәктәпләрдә, фатирларда дәресләр гөрли. Репетиторларның дәресләре нинди методикага нигезләнгән, гомумән, кемнәр ул бүгенге репетиторлар? Бу сораулар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгын да, көн-төн дипломлы укытучыларны тикшерүче башка инстанцияләрне дә кызыксындырмый.

 

Татарстанда репетиторлык хезмәтенең гомуми торышы ничек икәнен белер өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Миңа министрлыкның гомуми белем бирү бүлегеннән: «Репетиторлык мәсьәләләре хакында ниндидер сөйләшүләр булганы юк һәм ата-аналардан да бернинди шикаятьләр килгәне юк», – дип җавап бирделәр. Бу мәсьәлә ата-аналардан кала берәүне дә борчымый кебек. Мәктәп системасына өстәмә акча чыгармый гына ата-ана хисабына балаларны белемлерәк итәргә тырышу күпкә отышлырак, күрәсең.

 

«Мәгариф турында»гы яңа законда укытучыларга үз мәктәпләрендә репетиторлык хезмәтен башкаруны тыйган яңа пункт барлыкка килде. Шулай итеп, закон язучылар түләүле дәресләрне азмы-күпме легальләштерергә ниятлиләр. Күп кенә укытучыларның фикеренчә, бу бик вакытлы булачак. Юкса балаларын белемле итү өчен акча түләргә әзер булган ата-аналар бу хезмәтне чит илләрдән эзли башларга мөмкин.

 

Яңа закон укытучыларга репетитор булып өстәмә акча эшләүне рәсми рәвештә рөхсәт итә. Әмма алар бу хакта районнардагы мәгариф бүлекләренә хәбәр итәргә тиеш булачак...

 

Репетиторлар хезмәтенең бәясе сәгатенә 250 сумнан 600 сумга кадәр. Казандагы бер интернет сайтта гына да бер мең репетитор теркәлгән, шуларның 250се фән кандидатлары

 

Статистика мәгълүматларына караганда, иң зур ихтыяҗ математика һәм рус теле репетиторларына икән. Бу аңлашыла. Мәҗбүри БДИлар нәкъ шушы фәннәрдән тапшырыла бит. Икенче урында инглиз теле, өченче урында химия, биология һәм җәмгыять белеме


Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»