поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
28.02.2024 Язмыш

«Рәмзия, син миннән ваз кич…»

Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылында Гаилә елы уңаеннан әллә ниләр уйлап табасы да юк. Алар Әлифба музее ачылганнан бирле барлыкка килгән гореф-гадәтне матур гына дәвам итәләр.

Бу авылда алтмыш ел буена татар балаларын укырга өйрәткән зәңгәр тышлы әлифбаның авторы Сәләй ага Вәгыйзов туып-үскән.

Сүз дә юк, татар гаиләсендә бу дәреслек – иң кадерле әсбапларның берсе. Әмма яшьләрнең, өйләнешкәч тә, беренче чиратта музейга аяк басулары моңа гына  бәйле түгел. Кер кунмаган күңел Әлифба авторлары Сәләй ага белән Рәмзия апа – авыр сынаулар үтеп тә, бер-берсенә тугры калган үрнәк гаилә.

Язмыш ничек кенә какмый-сукмый аларны. Икесе дә – ятим бала. Сәләй аганы үз авылында асрамага алалар, Рәмзия апа балалар йортында үсә. Казан педагогия институтында укыганда танышалар, соңгы курста кавышалар.  Юллама буенча Арча педагогия училищесына укытырга киләләр. Бу 1937 ел була. Кызлары Римма белән уллары Камил туа.  Сугыш башлангач, Сәләй ага фронтка китә, бер елдан әсирлеккә эләгә. Дошман тозагыннан исән-сау котылганнан соң, аны ун елга Печора лагерьларына җибәрәләр. Хатыны, балаларын алып, ике җәй рәттән ире янына бара. Беренче баруы әйбәт кенә уза, әмма икенчесендә аны күңелсез хәлләр көтеп тора. Ел саен сатлыкҗан янына йөри дип, кемдер шикаять яза. Рәмзия апаны фатирдан чыгаралар, эшеннән куалар. Ул ике бала белән урамда кала.

Ире аңа мондый хат җибәрә: «Рәмзия, син миннән ваз кич. Балаларны үстерәсе бар, шулай яхшырак булыр…» Хатыны шулай эшли, әмма бары тик балалар хакына гына. Тормыш, чыннан да, бераз җайлана төшә. Ун елдан соң Сәләй Арчага кайта. Аны педучилищега алмыйлар. Төрле эшләрдә йөри. Тормышын җайлап җибәрергә элеккеге укучылары ярдәмгә килә. Уку йортына кайтырга да мөмкинлек туа. Үз гомерләрендә бик күп әлифбаларга, дәреслекләргә методик кулланмаларга гомер биреп, олыгайганчы матур гомер кичерә бу пар. Язмыш сынаулары аларның күңелләрен өшетми, кер кундырмый.

Башкача булганда, җан җылысы өртелгән әлифба китабы туа алмас иде.

Яшь парларны, аларны озата килгән  туганнарын, дус-ишләрен музей җитәкчесе Нурания Абзалова каршы ала. Әлифба авторларының бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре турында сөйләп, гаиләнең изге булуын, аны сакларга кирәклеген төшендерә ул яшьләргә. Кунаклар башта музейда фотосессия үтәләр.

Аннан яңа өйләнешкән парларга истәлекле бүләкләр дә тапшырыла: яңа гаилә тормышын башларга дип тәгаенләнгән савыт-саба, Абзаловларның үз умарталыгыннан бал.

«Монысы инде тормышлары татлы булсын дигән теләкләр белән», – ди Нурания ханым. – Күптән түгел музейда җиденче пар – Ләйсән белән Алмаз Кәлимуллиннар булып китте. Шул җәһәттән тагын бер яңалык ачтык әле. Алдагы алты парның җәмгысы җиде баласы туган икән. Бу күренеш бигрәк тә күңелгә ятышлы булды. Җиде саны – ислам дөньясында камиллек билгесе бит ул.

 

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»