поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
26.02.2024 Язмыш

Улын ялгызы гына үстерүче Рәис Бариев: Хатыным ташлап чыгып китте

Берсенә – 57, икенчесенә – 12 яшь. Алар сигез ел буе шатлык-кайгыларны бергә бүлешеп яши. Башкача мөмкин түгел. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яшәүче Рәис Бариев улы Исламны бер ялгызы үстерә. Язмыш шулай хәл иткән.

Соңлап кына гаилә корган ир хатыны Зөһрә белән алты ел яшәп кала.

– Мин Зөһрә белән 2009 елда таныштым. Ул вакытта аңа 30 яшь иде. Матур гына яши башладык. Тормышта төрлесе булды, әмма минем аларны искә аласым килми. Иң аянычы – хатыным 4 яшьлек улым белән мине ташлап чыгып китте. Күп тә үтмәде, фаҗигале төстә вафат булды. Ул чакта Ислам кечкенә булса да, әнисез калганын аңлады. Миңа да рәхәт булмады. Ярый, янәшәмдә ярдәм итәргә әни бар иде. Кызганыч, бер елдан ул да үлеп китте, – дип сөйли Рәис.

Башта әнисе, аннан апалары, сеңелләре ташламый аны. Баланы аякка бастырыр өчен барысы да тырыша. Исламның да моңайган чаклары күп була, Рәиснең дә күңеле төшә. Әмма уртак телне таба алар. Икәү бергә бар каршылыкларны җиңеп яшиләр.

– Зөһрәнең миңа кияүгә килгәндә олы малае булган икән. Ул аны әйтмәде. Әнисенә калдырып киткән булган. Инде ул бала буй җиткән, армиядә, диделәр. Аның безгә килгәне юк. Кем белә, бәлки энесен эзләп табар, – ди Рәис. – Зөһрәнең әнисенең язмышы да аяныч: аны картлар йортына урнаштырганнар. Рәис улын мактап кына тора. Спорт белән дус икән. Волейбол, баскетбол, футбол, хоккейга яратып йөри, ди. Бер генә буш вакыты да юк икән. 6 нчы сыйныфта укый. Шулай да кул арасына керә башлаган инде. Әтисе әнә шуңа сөенә.

– Зур маллар тотмыйбыз. Кәҗәбез бар. Тавыклар карауны эшкә санамыйм инде мин. Өйдәге эшләрнең яртысын «автомат» эшли. Керне юдыртып алабыз. Ашарга әзерләүнең бер авырлыгы да юк. Кичтән пешереп китә идем. Шөкер, быел бу эшемне улым алды. Мәктәптән кайткач, түгәрәкләргә барып кайта да, мин кайтуга ашарга әзерләп куя. Тәмле  итеп чәй ясап каршы ала ул мине. Ашарга әзерли башлавына бик сөенәм, – ди Рәис. – Адәм баласын тормыш өйрәтә икән ул. Күңелсезләнеп утырган юк. Әни назы бирә алмаганыма гына борчылам. Мин көнозын эштә, кич кенә күрешәбез. Балам да иркәләнеп үсә алмый. Кечкенә булса да, тормыш итәргә өйрәнеп үсә.

Рәис, әллә өйләнимме, дип тә уйлаган. Өйдә хатын-кыз булса, бөтенләй башка бит инде. Тик улы әтисен бу уйдан туктаткан. «Икебезгә генә дә рәхәт бит әле», – дигән Ислам. Рәис улының сүзләре белән килешкән. Чит кешенең баланы үзенеке итеп ярата алмасын аңлый ул.

– Кешедән ким яшәмәскә тырышабыз. Улымның чын ир-ат булып үсүен телим. Тормыш мәшәкатьләре булмый тормый, хәмергә ябышмаска кирәк. Әгәр аның белән дуслашсаң, беттең инде. Әнә шуңа да, бирешмәскә кирәк, – ди ул. – Күтәрә алмаслык сынаулар булмый. Тормышта сабырлык та кирәк, тырышлык та. Әгәр көтеп ятсаң, китереп бирмиләр. Әле, шөкер, эшем бар. Тормышымнан зарланмыйм. Улым үсеп килә. Моңа кадәр тәртип бозмады, инде алга таба да сөендереп торсын иде. Ә миңа аның бәхетле булуын күреп, улым өчен шатланып, оныклар сөеп яшәргә язсын.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»