поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
16.02.2024 Шоу-бизнес

Алинә Шәрипҗанова: “Никах укытуыбыз турында әти-әниләргә әйтмәдек”

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

– Ирегез Айдар белән ничек таныштыгыз?
– Безне Казан бөкеләре кавыштырды. Башта ул миңа юл бирде, аннан мин аңа. Достоевский урамына җиткәч, Айдар машинамны туктатты: “Телефон номерыгызны бирегез әле”, – диде. Мин беркемгә дә телефон номеры бирмим, дидем. Ул барыбер үзенең номерын калдырды. Берничә көн үткәч, хәлләрен белешеп, язып карарга булдым. Айдар шул ук көнне шалтыратты. Ул минем җырчы булуымны башта белмәде. Аралаша башлагач, җырларым яздырылган дискны табып, сатып алган. Айдар белән очрашкан вакытта очраклы гына Альбина Апанаеваны очраттык. Ул: “Айдар, сәләм”, – дигәч, шаккаттым. Баксаң, Альбина белән ирем бергә укыганнар икән. Айдарның ниндиерәк егет булуын сораштым. Дустым аны бик ипле, акыллы егет диде. Үзем дә бу сүзләргә инандым.

– Тәкъдимне ничек ясады соң?
– Айдар тәкъдим ясаячак көнен алдан уйлап куйган. Ә миңа ул көне килеп җиткәч кенә хәбәр бирде. “14 февраль кич белән нишлисең?” – диде. Чыгыш ясыйсым бар, дип җавап бирдем. “Көндез бушмы?”, – диде. Планнарым булмавын белгәч, кулымнан тотып алды да: “Никах укытабыз”, – дип әйтеп куйды. Мин каршы килмәдем. Никах турында беркемгә дә әйтмәдек. Әти-әниләр бик яхшы кабул иттеләр, шөкер.

– Ирегезнең беренче никахыннан улы да бар. Сез аралашасызмы?
– Тимурны бик яратып кабул иттем. Без танышканда аңа әле 3 яшь кенә иде. Айдар элеккеге тормыш иптәше белән дә таныштырды. Лилия белән дә аралашып торабыз. Аның турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм, ул бала бәхете өчен тырыша. Аңа хатын-кыз бәхете телим. Тимурга 15 яшь, аның язмышы турында бергә уйлыйбыз. Үзем әтисез үскәч, балага әти кирәклеген бик яхшы аңлыйм. Безнең арада бернинди көнләшү юк. Тимур да шундый ихлас, акыллы егет. Аны бик яратам. Энеләре дә аңа “абый” дип эндәшә. 

–  Көнләшмисезме?
– Айдар һәрвакыт безнең белән, гаилә кочагында. Гаилә таркалса да, ир-ат баласына ярдәм итәргә, аралашып торырга тиештер. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Сәяхәткә дә Тимурны үзебез белән алабыз. Шау-шудан өстен булырга кирәк. Андый юк-бар уйлар белән башымны катырмыйм. Дөресен генә әйткәндә, көнләшеп утырырга вакытым да юк. 

– Холыкларыгыз охшаганмы?
– Икебез дә тәмле ашарга яратабыз. Айдарның тавышы бик матур. Бергә яздырган җырларыбыз да бар. Тик сәхнәгә генә чыкмый: “Мин җырчы түгел”, – ди. Күп вакыт үземне эчтән ашыйм, уйланам. Нәрсәдер җитми төсле, тынгысыз ягым да бар. Икебезнең дә кызып киткән чаклары була. Бер кеше дә идеаль түгел. Шунысы мөһим: без бар проблемаларны уртага салып сөйләшәбез. Гаиләдә аралашу булырга тиеш. Ир – баш, хатын – муен диләр бит. Бу сүзләр безгә туры киләдер.

– Әниегез дә сезнең белән яши дип ишеткән идем. Ирегез кайнана белән тиз дуслаштымы?
– Без үз йортыбыз белән торабыз. Әни безнең белән яши, беренче катта үз бүлмәсе бар. Әни һәм тормыш иптәшем арасында мөнәсәбәтләр бик яхшы, шуңа куанам. Үз йортыбыз белән торгач, эш күп инде. Айдар белән әни икәү бакча эшләрен дә хәл итә, гел бергә киңәшләшеп эшлиләр. Алар өйдә булганда күңелем тыныч. Әни оста хуҗабикә, безгә бик ярдәм итә. Аны бик яратам. Әнием – минем дөньям, күңелем, иң зур мәхәббәтем. Айдарым да ышанычлы ир-ат, балаларны тәрбияләүгә җаваплы карый. Икесенә дә рәхмәт әйтәм.

– Өйдә татарча сөйләшәсезме?
–Татарча сөйләшергә тырышабыз. Бер концерт вакытында җырымның авторы Луиза Хәйретдинова балалар өчен китаплар алып килде. Бик яратып укыдык. Яртысын китапханәгә дә бүләк иттек. Балалар өчен татар телендә музыкаль-тарихи тапшыру ясыйсы килә. Җырлар, авторлар турында белешмәләр булсын иде. Бу әлегә хыял гына.

– Чәчләрегезгә күз тимәсен! Бер тапкыр да кисмәдегезме?
– Чәчләрем – минем горурлыгым. Алар ят күзләрдән дә саклый кебек. Кайвакыт кеше белән аралашканнан соң, хәлем начарлана, рәхәт түгел. Өйгә кайткач, чәчләремне тозлы су белән юам, дога укыйм. Шуннан җиңеллек алам. Чәчләрне 2 ай саен 2-3 сантиметрга гына кыскартып торам. Кыска прическа белән соңгы тапкыр 1997 елда йөрдем. Ул миңа ошамады, чәчләр дә озак үсте. Бүтән андый эксперементлар ясамаска үземә сүз бирдем.
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»