поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
11.02.2024 Медицина

Сәламәтлеккә бәйле 5 сорауга ҖАВАП

Авырганда юынырга ярыймы? Чәч коелу ашказанына бәйле була аламы? Чиста су эчү мәҗбүриме? Сәламәтлеккә бәйле сораулар әледән-әле туып тора. Бүгенге сәхифәбезне әнә шуларга багышларга булдык. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб пульмонологы Рөстәм Насретдинов җавап бирде.

– Соңгы арада бик нык чәчем коела, тырнаклар сына. Бу ашказаны авыртканга күрә була аламы?

– Була ала. Әмма башта кан, сидек, гомуми кан анализы тапшырырга кирәк. Бу гемоглобинны тикшерү өчен кирәк. Ул түбәнәйгәндә, еш кына чәч коела башлый, тырнаклар сынучанга әйләнә. Калкансыман биз эшчәнлеген дә тикшертергә кирәк. Ул яктан бар да тәртиптә булса, дерматологка мөрәҗәгать итәсе булачак. Дерматолог чир тапмаса, гастроэнтерологка барыгыз. Организмга кирәкле бөтен микро- һәм макроэлементлар, витаминнар эчәклек аша сеңә. Аларның җитмәве шулай ук чәч, тырнаклар зәгыйфьләнүгә китерә.

– Авырганда юынырга ярыймы?

– Күпләр, авырганда юынырга ярамый, аннан соң хәлең тагын да авыраячак, дип саный. Хәтта чәч юарга куркып торучылар да бар. Әмма бу курку урынсыз. Әгәр кешенең температурасы юк икән, тиз генә юынып чыгуның бер зыяны да юк. Авырганда кичке якта юыну хәерлерәк. Чыккач, яхшылап сөртенергә, үтәли җилдән сакланырга кирәк. Юынып чыккач, җылы киенеп, төренеп йокларга ятудан да яхшысы юк.

– Ковид белән авырган идем. Борыным әле һаман ис сизми. Ни эшләргә икән?

– Ковидтан соң ис сизмәү – еш очрый торган күренеш. Авырып терелгәннән соң ис тоемлау акрынлап кире кайта ул. Әмма аны тизләтү өчен, өйдә көн саен гади генә күнегү дә ясарга мөмкин. Моның өчен дарчин, әфлисун яки лимон алырга кирәк. Аларны урталай кисеп, һәрберсен алмаш-тилмәш 15 секунд дәвамында иснәгез. Ашыкмыйча, акрынлап, аларның исен искә төшерергә тырышыгыз. Бу күнегүне көнгә берничә тапкыр кабатлагыз. Безнең баш мие шулай корылган: әйберне күрү, аңа кагылу белән аның исе дә күз алдына килеп баса. Бу күнегү дә шуңа нигезләнгән.

– Тик торганда чиста су эчәргә яратмыйм. Дөресрәге, эчә алмыйм. Әмма табиб көненә ким дигәндә 2 литр чиста су эчәргә кушты. Үземне мәҗбүриләп, чиста су эчү дөрес булырмы?

– Шәхсән мин үзем көненә фәлән литр чиста су эчү мәҗбүри дигән сүзгә кискен каршы. Фәнни яктан бернинди аңлатмасы булмаган кагыйдә бу. Уйдырма дисәк, дөресрәк тә булыр. 1945 елда Американың азык-төлек һәм туклану буенча комиссиясе зурларга көненә якынча 2 литр су эчәргә кирәк дигән тәкъдим чыгара. Документта, бу ике литрга көн дәвамында ашаган-эчкән, сыеклык, ризыктагы су күләме дә кергәнлеге искәртелә. Ә бүген көненә шулардан тыш тагын өстәмә 2 литр су эчергә кушалар. Чынлыкта чиста суны сусаган саен гына эчәргә кирәк. Бар да кешенең яшенә, гәүдә төзелешенә, нәрсә ашавына, метоболизмга бәйле.

– «Пневмо 23» вакцинасы кемнәргә тиеш? Аны түләүсез ясатып буламы?

– Әлеге вакцина пневмония, отит, менингит кебек чирләр китереп чыгаручы пневмококка каршы ясала. Пневмонияне булдырмас өчен, аны биш елга бер тапкыр кадыйлар. Аны «Превенар 13» вакцинасы белән бергә ясату да яхшы. Прививкалар календаре буенча әлеге вакцина 2–3 айлык, 5–6 айлык, 1,5 яшьлек балаларга да билгеләнә. Шулай да «Пневмо 23» вакцинасы иң беренче чиратта хәвеф төркеменә кергән, 65 яшьтән өлкәнрәк, хроник үпкә авырулары, шикәр чире, йөрәк, аутоиммун авырулары булган, гемодиализдагы, яман шеш диагнозы куелган кешеләргә ясала. Әмма ул фәкать табиб белән киңәшеп кенә эшләнергә тиеш. Әлеге вакцинаны бушлай да ясатып була.

 

Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»