поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
11.02.2024 Фаҗига

Апастагы янгын: “Көтегез, авыл эчендә фейерверк ясыйм!”

Буранлы 6 февраль иртәсе дә янгын сүндерүчеләргә зур бурычлар куя: Апас районының Җиде Кизләү авылында Николай Егоров йорты дөрләп яна, әмма урамы чистартылмаган, кәҗә сукмагы гына, өйдә газ баллоны булырга тиеш, диләр...

–    Николай Егоров 1963 елгы, туган нигезендә яши иде. Беркая да эшләми. Уты киселгән, газ тоташтырылмаган. Әмма янгын килеп чыгарга сәбәпләре табылган... Мин ул көнне юллар ачтырырга дип тракторларны иртүк чыгарган идем. Кем әйтмешли, авыл җирлеге башлыклары иртәнге сәгать биштән аяк өстендә, киченнән буран кузгалдымы төнне дә йоклый алмыйсың. Халык иртүк эшкә кузгала, юлларны чистартып өлгерергә кирәк. Җиде Кизләү авылында ике урамны ачабыз, кечкенә урамнарга кереп булмый. Егоров йорты да әнә шул читтә утырган берничә йортның берсе иде, – диде Сатламыш авылы җирлеге башлыгы Равилә ханым Сибгатова. 
 
Юллар ачтыру мәшәкатенә килеп өстәлгән борчу килеп ирешкәч, ул җирлектәге янгын сүндерү машинасы йөртүчесенә хәбәр бирә дә, райондагы янгын сүндерү хезмәтенә шалтырата. 
–    Иртәнге сәгать сигез тулганчы килеп чыккан хәл бу. Ярый әле, авылдашлары вакытында күреп алган, юкса ярдәм дә соңарыр иде. Бәхеткә, күршеләрнең йорт-җирен саклап кала алдык, – ди Равилә ханым. – Янгын сүндерүче егетләргә рәхмәт. Санаулы минутлар эчендә килеп җитеп, машиналарны юл буена тезделәр дә, шлангалары озын бит, бернинди авырлыксыз сузып сиптерделәр. Быел кар катламнары да биек, егетләр дә тырышты, күршесенең сарайлары терәлеп диярлек тора, аралары 1 метр да юк иде, саклап калдылар. Оператив эшләделәр. Иске агач йортны ут элсә, тиз яна инде, нишләтәсең. Янгын сүндерүчеләр газ баллонын да алып чыктылар, ул да бушаган иде. Йорт торырлык хәлдә түгел. Николайны да ташламыйбыз, киемнәр, кирәк-яраклар белән тәэмин итәбез. Авыл җирендә уңышсызрак тормышта яшәүчеләре юк түгел, алар гел игътибар үзәгендә, барлап, кисәтеп торырга тырышам. Сүзем шул – һәммәбез дә ут-күздән сак булсак иде, карактан берне, ә менә уттан бар нәрсәңне дә югалтасың шул.  
 
Дольнакова Елена – янгынны беренче булып күрүче, шул ук урамда бер йорт аша гына яшәүче күршесе.
–    Кар көрәргә чыккан идек. Борынга ис килеп бәрелде. Николай ишегалдында тагын тимер яндыра икән, минәйтәм. Ул беркайда да эшләмәгәч, төсле тимер җыеп тапшыра да шуның акчасына  яши иде. Ярый әле шул уема алданмаганмын, ничектер йорты янына барып, караштырасы иттем. Барсам, верандасы дөрләп яна моның. Үзе өендә. Айнымаган да, исерек... – ди Елена ханым.
 
Николай Егоров, әйтүләренчә, янгынның каян килеп чыкканын да яшерми. тәмәке тарткан идем, төпчеген верандага ташладым, янгын килеп чыгар дип уйламадым, ди. 
–    Алар абыйсы белән икесе яшиләр иде. Узган ел абыйсы Петр, кан басымы күтәрелеп, үлеп китте. Николай үзе генә калды. Күршеләрендә туганнары яши яшәвен. Аларда берничә көн яшәде дә, фермага эшкә урнаштырдык. Николай да калган гомерен кеше гаиләсендә яши алмый, Еленаның да балалары бар, үз тормышы, мәшәкате җитәрлек, – ди Лена  ханым.
 
Аның сүзен Николайның туган Екатерина да җөпләде
–    Ындырчы авылындагы фермада әлегә каравыл тора. Махсус эшчеләр өчен җылытылган өйләре бар, шунда яшиләр, көненә өч мәртәбә ашаталар. Хезмәт хакы түлиләр, – диде Екатерина ханым.
 
Николай Егоров, әйтүләренчә, картлар йортына урнашырга теләсә дә, пенсия алмау, инвалидлыгы булмау сәбәпле, анда эләгә алмый. Димәк, эшләп яшәү хәерлерәк... Янгын чыгар алдыннан ул авылдашларына: “Көтегез, авыл эчендә фейерверк ясыйм!” – дигән. Менә шул сүзеннән бүген күпләр курка. Эчеп алса, ут-күз белән уйнамасын, үзенекен бик җиңел юкка чыгарды, диләр.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»