поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
09.02.2024 Язмыш

22 яшендә гомере өзелгән Рәйханәнең туганнары: «Мәңге төзәлмәс яра булды ул»

1996 елның 29 гыйнварында Теләче районы Олы Мәтәскә авылында була бу коточкыч хәл. Декрет кәгазьләрен алырга дип юлга чыккан Рәйханә Шәйхиеваның гомере 22 яшендә өзелә. Аны туарга да өлгермәгән нәни кызчыгы белән бер кабергә җирлиләр. Ике абыйсы, ике апасы өчен күтәрә алмаслык ачы хәсрәт була ул.

Ә бит язмыш моңа кадәр дә нык сынаган үзләрен. Әниләре Тәгъзимә апа үлгәндә, Рәйханәгә әле сигез генә ай була. Аннан зурраклары – Равил, Рәис, Рәхилә, Равиләгә кечкенәдән язмыш сынауларын татып үсәргә туры килә.

– Әти без ким-хур булмасын өчен барысын да эшләде. Әнисез дип кимсенмәс өчен, безгә иң матур киемнәр алып бирде, чаңгыбыз да бар иде, велосипедта да йөрдек. Әти оста куллы булды. Нинди эшкә тотынса, шуны башкарып чыгар иде. Җәен басуда эшләсә, кышын тегермәндә он тартты. Агач эшенә оста иде. Кемгә нәрсә кирәк, шуны ясап бирде. Тәрәзә йөзлеге дисеңме, рамнарымы, хәтта өйләр дә салышты, – дип искә ала Равилә апа.

– Шулкадәр яхшы күңелле кеше иде ул. Тик яман чир дигәннәре иртәрәк алып китте. Пенсиягә чыгасы елы иде. Яшәгән булса, кадерләп кенә торыр идек үзен. Безнең тормышларыбызны күреп сөенер иде. Үзебез әти-әни булсак та, оныклар сөйсәк тә, әнине дә, әтине дә бик сагынабыз. Әтисенең бакыйлыкка күчүен Рәйханә дә бик авыр кичерә. Сагына ул туган йортын. Казанга укырга кергәч тә, атна саен авылына кайтып йөри. Әниләре үлгәч, биш баланы үз канаты астына алган Халисә апасын да ташламый. Рәйханә Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Төркемдәшләре аның бик акыллы, кешелекле булуын искә алалар. Укып бетергәч, районга кайтып китә ул. Шунда эшли. Авылдашы Рафиска кияүгә чыга. Үзе туып-үскән йорт бушап калса да, Рәйханә нигезне бетерми.

– Гаиләбезгә кайгы килгән көнне сеңлем, авылдашыбызның машинасына утырып, район үзәгенә барырга дип юлга чыга. Ерак китә алмыйлар, каршыларына килгән машинага бәреләләр. Алда утырган Рәйханә шундук җан бирә. Кызчыгы карынында калды. Аны алмадылар. Икесен бергә җирләдек. Аяз көнне яшен сугу белән бер була бу фаҗига. Туганнар нишләргә дә белми. Бу хәсрәтне бик авыр кичерәләр.

– Рәйханә үлгәннән бирле, аның фотоларын бер дә карый алмадык. Йөрәккә авыр иде. Ятимлекне авыр кичергән балалар бит без. Әни дип әйтергә тилмереп яшәдек. Әтине дә кадерли алмадык. Ә бит тормышның иң матур чагы иде. Беребез өчен беребез утка-суга керергә әзер идек. Тормышлар җайланып беткәндә генә, сеңлебезне югалту әле дә йөрәкне тырнап тора. Мәңге төзәлмәс яра булды ул, – ди Равилә апа. – Быел Рәйханәне искә алу кичәсе була дигәч, күз алдыннан кечкенә сеңлебезнең бар тормышы үтте. Ул көндәлек алып барды. Шуны яңадан кат-кат укыдык. Рәхәт булып китте. Бергә укыган төркемдәшләре, дуслары кайткан иде. Бик матур итеп искә алдык. Сеңлебезнең рухы шатлангандыр, дибез. Еллар узса да, күңелдәге яра бер дә төзәлми. Янәшәбездә булса, нинди бәхетле булыр идек. Безнең тату гаиләбез тагын да тулыланыр иде. Тик язмышларны үзгәртеп булмый.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»