поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
08.02.2024 Язмыш

Яман шеш белән көрәшкән Гөлназ Фәхретдинова: «Балаларымны ташламагыз!»

Әлки районының Әхмәт авылында туып-үскән Гөлназ Фәхретдинованың кичә өчесен уздырдылар. Аның өч сабые ятим калды. Әле бит яшәргә дә яшәргә иде үзенә! Тик язмышлардан узмыш бармы соң? Әнисе вафат булганда, Гөлназга 14 яшь була.

Хәзер исә аның ятим калган олы улына – 14 яшь. Кыска гына гомерендә Гөлназга бик күпне күрергә туры килә. Әнисез калу өстенә, ире белән аерылышу, инде кабат тормыш кордым дигәндә генә, яраткан кешесен мәңгелеккә югалту. Соңгы хәсрәт Гөлназның авыруын кузгата да инде. Без аны үз туганыдай якын күргән, хәлен җиңеләйтер өчен барысын да эшләгән якын дусты Регина Шәкүрова белән сөйләштек.

– Шулкадәр кешелекле, үзенекен башкаларга бирә иде ул. Кыска гына вакытта бик якын кешеләргә әйләндек. Ире белән аерылышкан чагында да гел янәшә булдым. Ул бирешмәсен, нык булсын дип, кулдан килгәнне эшләргә тырыштым, – ди Регина. – Минем абыем бар иде. Гөлназны аның белән таныштырдым. Алар бер-берләрен бик ошатты. 4 ай очрашып йөрделәр дә кавыштылар. Бөтен гаиләбез белән Гөлназны һәм аның сабыйларын яратып кабул иттек. Балалар әниемә әби дип сарылдылар. Гөлназ үзе дә әни дип өзелеп торды. Абыем белән араларында ярату хисләрен күрсәгез иде. Бик матур һәм бәхетле яшәделәр. Тик гомерләре генә озын булмады. Регинаның абыйсы Рөстәм юл фаҗигасендә һәлак була. Гөлназ бу кайгыны бик авыр кичерә. Борчылу үзенекен итә: хатын авырый башлый.

– Без аның белән табибларга күренергә киттек. Соң иде инде. Гөлназның эчәкләрендә яман шешнең соңгы стадиясе икәнне әйттеләр. Бирешергә теләмәде ул. Балалары хакына тырышты. Йөрмәгән җир калмады. Авыр булса да, химия терапияләре алды. Икешәр атна аягына баса алмас иде. Кашыктан ашаттык. Бик кадерләп тордык. Хәзер шуңа сөенәм, – ди Регина.

– Гөлназның хәле яхшырып та киткән иде. Матурланды да. Чирне җиңгән төсле идек. Тик яман шеш тагын баш күтәрде. Соңгы барганда гомере озак калмаган, дип өйгә кайтардылар. Гөлназга дөресен әйтмәдек. Бераз хәл кергәч, яңадан операция булачак, син җиңәчәксең, дип өмет бирергә тырыштык. Туганнары да Гөлназга кулдан килгәнчә ярдәм итә. Казанда яшәүче апасы да, Базарлы Матактагысы да, сеңелләре терелсен өчен, барысын да эшли. Чиратлап карыйлар да. Ул җан биргәндә, янында апалары була. – Гөлназ үләсен белде. Бар сүзе балалары турында булды. Сабыйларны әтиләре карый. Олы улы әтисенең әнисендә яши. Кечкенә малай белән кыз әтисендә. Ул сабыйлар безгә дә бик якын. Исән-сау гына булсыннар, – ди Регина.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»