поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
05.02.2024 Җәмгыять

«Шарсыман яшен Галиябануга килеп бәрелде. Кыз бөтенләй кымшанмаса да, исән була…»

Бу язганнарыма, бәлки, бөтенләй ышанмассыз. Чөнки алар бернинди законнарга да сыймый кебек. Танышым сөйләгәндә: «Ай, шыттыра бу!» – дип баш чайкап утырдым, аннан соң уйга калдым. Калмас идем, танышым үзенең классташы турында сөйләде, димәк булган хәл бу.

Танышымның да, аның сабакташ кызының да исемен әйтмим, чөнки сөйлисе сүз күпмедер дәрәҗәдә әхлак мәсьәләләренә дә кагыла. Шуңа күрә танышымны – Гали, кызны Галиябану дип атыйкмы соң? Әйдә шулай булсын! Гали сөйләвенчә, Галиябану иптәш кызларыннан үтә дә кыргыйлыгы белән аерылып тора. Егетләргә билен, кулын тоттыру түгел, кем әйтмешли, бер чакрымга да якын җибәрми. Классташлары үзара: «Болай барса, Галиябану гомер буе ир чырае күрмәячәк», – дип сөйләшәләр.

Кыз мәктәпне тәмамлагач та үзгәрми. Җәйнең матур гына көннәренең берсендә авыл урамында шарсыман яшен пәйда була. Гали әйтүенчә, көн дә аяз булган, утлы шарның каян килеп чыкканын берәү дә күрмәгән. Ә аның нәкъ менә Галиябануларга таба баруын, капка төбендә басып торган кызга килеп бәрелүен күрше-күлән күреп торган. Шар юкка чыккач, җирдә яткан Галиябану янына йөгереп килгәннәр. Кыз бөтенләй кымшанмаса да, исән була.

Шуннан берәү шарсыман яшен суккан кешеләрне башын гына чыгарып җиргә күмәргә кирәклеген әйткән. Шулай эшләгәннәр дә. Мин Галидән түземсезләнеп: «Галиябану терелдеме соң?» – дип сорыйм. «Ещё как!» – ди Гали урысчалатып. Иң кызыгы, бөтенләй икенче кешегә әйләнгән Галиябану. Бер егеткә кияүгә чыккан, тагын берсе белән чуалган. Чуалу гына түгел, ярты ай законный язылышкан ире йортында, ярты ай теге егет йортында яши башлаган. Безнең авылныкылар әйтмешли, «йөргән нәрсәсе»ннән бала да тапкан.

Иң кызыгы, әлеге ике йорт арасында бернинди ызгыш-талаш чыкмаган. «Ире үзе кысыр булганга тавыш күтәрмәгәндер инде», – ди Гали. «Ә йөргән нәрсәсе?» – мәйтәм: «Ул – бик тыныч кеше. Аннан соң, ике арага үзе кермәде бит инде ул. Ике йортны бер итеп, Галиябану йөрде».

Мондый тормыш озакка бара алмый, әлбәттә. Галиябану йөргән егете һәм баласы белән чит шәһәргә китәләр. Гали әйтүенчә, язылышып, законный тора башлыйлар. Шул ук вакытта, бәйрәмнәргә авылга кайткач, Галиябану беренче иренең дә хәлен белеп чыкмый калмый, ди. Мондый «сәер мәхәббәт» турында бөтен ваклыкларын әйтеп яза алмыйм, чөнки, кем турында сүз барганын чамаларга мөмкиннәр. Димәк, язмамның геройларын рәнҗетүем бар.

Миңа йомыкый Галиябануның кисәк кенә үзгәреп китүе гаҗәп тоелды. Өйгә кайткач, шарсыман яшен турында мәгълүмат җыя башладым. Чыннан да, кешенең холык-фигылен үзгәртүче хикмәтле нәрсә микәнни соң ул? Шарсыман яшенне тикшерү белән шөгыльләнгән белгечләрнең фикерләре шактый ук төрле булып чыкты. Дөрес, берсе безнең очракка шактый ук туры килә.

Мәсәлән, һәр биш очракның берсендә шарсыман яшенне аяз көнне күргәннәр. Ул җир астыннан килеп чыгып, төрле төсләргә кереп балкырга, пыяла аша үтеп чыгарга, кешене гипнозларга да мөмкин икән. Шарсыман яшенне беренче мәртәбә 1638 елда Англиядә күргәннәр. Шуннан соң ул инде меңнәрчә мәртәбәләр күзәтелгән, тик бу могҗизаның нәрсә икәнен бүгенге көнгә хәтле төгәл генә аңлатып бирүче юк.

Галиләр авылы кешеләре дә: «Әллә кайдан гына килеп чыкты, Галиябануны бәреп екты да җир астына кереп югалды…» – кебек сүзләр белән генә чикләнә. Мин дә аптырашта. Дөрес, әлеге могҗизаның бик борынгы икәнен чамалыйм. Мәсәлән, без яшь чакта: «Аяз көнне яшен суксын егет сөймәгәннәрен…» – дип җырлап урам әйләнә идек. Безнең кебек асыл егетләргә битараф булган кызлар өе турыннан узганда тәмам ертылганчы кычкырып җырлый идек. Бу җырны безнең әтиләр дә, бабайлар, бабайларның бабайлары да җырлагандыр, бәлки. Чөнки, халык җырларына төгәл генә яшь биреп булмый бит ул. Тагын нәрсә әйтим инде? Кичә генә Гали шалтыратты әле, ял көннәренә Галиябану авылга кайтып киткән. Их, үзен күреп бер сөйләшәсе иде.

 

 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»