поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
25.01.2024 Мәдәният

Остаз һәм замандаш: «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узачак

26 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Остаз һәм замандаш» дип аталган «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы уза. Ул классик язучыбыз Шәриф Камалга багышлана. Утырышның исеме юкка гына «Остаз һәм замандаш» дип алынмаган.

Шәриф Камал дистәләрчә эшче-хәбәрчеләргә чын мәгънәсендә иҗади ярдәм күрсәткән, аларның игътибарын тиешле юлга юнәлдерә белгән әдип. Ул 1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында эшләгәндә, кечкенә Муса Җәлилгә дә поэзия юлына аяк басарга булышучыларның берсе.

Муса Җәлил 1939 елда язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп сайлангач әдипнең юбилеен оештыруга күп көч куйган. Архивтагы документларга караганда Җәлил юбилей тиешле югарылыкта үтсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Шәриф Камалны орден белән бүләкләү өчен төрле оешмаларга хатлар яза. Күренекле әдипнең исемен мәңгеләштерүне дә Җәлил күтәреп чыга – документлар арасында Казан урамнарының, мәктәпләренең берсенә Шәриф Камал исемен бирү мәсьәләсен карауны, хәл итүне сорап язган хатлар да бар.

Утырышта профессор, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры җитәкчесе Айдар Шәйхин, Шәриф Камал премиясе лауреаты Алинә Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәре Данис Хисмәтуллиннар катнаша. Утырыш «Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» укучылары өчен үткәрелә.


---
Милли Музей
№ --- | 25.01.2024
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»