поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.01.2024 Мәдәният

Фән Вәлиәхмәтов: “Сүндем инде, сүз тыңлап кына йөрим”

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов 17 гыйнвар көнне туган көнен билгеләп үтте. 73 яшьлеге белән котлап хәбәргә керсәк – әле бүген дә мәҗлес гөрли икән.

– Юбилей булмаса да, ике көнгә сузылды туган көн. Кичә туганнар, дуслар килеп китте. Уфада яшәүче олы улым – Руслан кайтып керде. Заводта эшли ул, ялга чыккан икән. Бүген менә күршеләр белән чәй эчәбез. Светлана апагызга рәхмәт, ике көннән бирле бәлеш пешерә. Әллә ничә төрле салат ясаган. Кунак сыйларга ярата ул! – ди Фән абый.
 
Аның көр тавышын ишетү безгә дә рәхәт. Ярты елдан артык түшәмгә генә карап яткан авырлыкны җиңә алуына сөенәбез. 
 
– Туймазы районының Төмәнәк авылында “Бабай утары” дигән комплекс бар. Казаннан кино төшерергә киләләр дигәч, мин дә әзерләнеп бардым. “Татарлар ашаганда да җырлыйлар!” – дип, нибары бер сүзне әйтер өчен. Дөрес, аңа өстәп бер җыр да җырларга туры килде. Кайтырга җыендык, март ае бит, машинага барганда бозга таеп егылдым. Янбаш сөягемне сындырганмын, әй сызландым да инде. Урында кеше күзенә карап ятудан да авыры юк. Шул көннәрне уйлыйм да, дошманыма да язмасын, дим. Күңел төшенкелеккә бирелгәндә, Фәнир дустым килгәч, яшисем килми, ди идем. Ул орыша. Фән абый гомергә көчле булдың, бирешмисең, гомерең бетмичә барыбер үлмисең, елап яшәгәнче янып яшәргә кирәк, ди иде. Әкренләп аякка бастым, шөкер. Казанга килеп тә җырлап киттем бит әле. Сәхнәгә чыгарып куялар да, утырып җырлыйм. Кызык сүзләр сөйләштергәлим. Халык онытмаган мине, әле дә яраталар икән, дип куанам. Басып алкышлыйлар! Шулай да сүрелдем инде, элеккеге кебек сәхнәгә ашкынып чыкмыйм, шул сүз тыңлап кына йөрим. 53 ел сәхнәдән төшмичә, үз тавышым белән, күпчелек тальянга кушылып җырлаган җырчы мин, мактануым булмасын. Табыласы маллар табылган, дәрәҗәләргә ирешелгән, Аллаһыга мең шөкер, 3 балабыз, 4 оныгыбыз бар, тормышлары җитеш. Рәхәт күреп, тигезлектә генә яшисе, – ди җырчы. 
 
Фән абыйга теләк бер генә, саулыгы ныгып, киләчәктә саллы юбилейларын да үткәрергә язсын аңа.
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»