поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
27.12.2023 Шоу-бизнес

«Казан егетләре» солисты: «Улыбызның кулында ике генә бармак»

«Казан егетләре» солисты Айсаф Хаҗиев һәм аның тормыш иптәше Рәзилә үзләренең хис-кичерешләрен сөйләделәр. Аларның уллары Айхан сул кулында ике бармак белән генә туган. Хәзер балага 2 яшь.

«Икенче балага көтмәгәндә уздым. Бу әлеге дә баягы ковид котырган чаклар иде. Без Айсаф белән икебез дә чирләдек. Шулай да бәби көткәнне белгәч бик сөендек. Бар да яхшы гына барды. Беренче УЗИда кыз була диделәр, дип сөйләгән Шәһри Чаллы газетасына Айсафның тормыш иптәше Рәзилә. - Олысы да кыз. Әлбәттә, икенчесен малай булсын дисең бит инде. Ярар, кыз булгач кыз, дидек. Икенче УЗИ килеп җитте. Караган вакытта табибның йөзе үзгәргәнен сизеп алдым. Ул, чыгып, башка табибларны да чакырды. Мин борчыла ук башладым. Шунда миңа баланың сул кулында ике генә бармагы булуын әйттеләр. Күземнән шунда ук күз яшьләре ага башлады. Ничек инде ул алай? Беренче УЗИда бар да яхшы дип әйттеләр бит. Киенеп чыгарга әзерләнгәндә, кисәк аңыма килеп, минем бит малай түгел, ә кыз дидем. «Юк, шик булырга мөмкин түгел, сезнең карында малай», – диделәр. Мин ышанмагач, кире яткырып, «дәлилне» дә күрсәттеләр. Мин шунда сөенеп куйдым. Урамда Айсаф белән кызыбыз Айзилә көтеп тора иде. Яшьле күзләрне күреп Айсаф нидер булганын аңлап алды. Сөйләп биргәч икәүләп еларга тотындык. Башка клиникага барып тагын бер тапкыр УЗИ үтәргә кирәк дигән фикергә килдек. Юлда барганда безнең кыз түгел, малай булачагын әйттем Айсафка. Бу хәбәр аны да шатландырды. Ул беренчесен дә малай була дип хыялланып йөргән иде бит. Икенче җирдә дә шул ук диагноз куелды. Баш бармак һәм чәнти бармак кына бар, диделәр. РКБга җибәрделәр. Анда безнең алда җитди сайлау торуын әйттеләр – баланы калдыру яки аборт. Аңынчы Мәскәүдә бик тә катлаулы анализ бирергә мөмкин булуын да җиткерделәр. Кыйммәтле бу анализ баланың башка әгъзаларын да төгәл тикшерергә мөмкинлек бирәчәк, диделәр алар. Ризалаштык. Эчтән бала яткан суны алып тикшерделәр. Биопсия ясалды. Анализ нәтиҗәләре ике атнадан соң килде. Башта конвертны ачарга курыктым. Айсафка шалтыраттым. Ул борчылма, ач, диде. Анда баланың баш миендә дә, йөрәгендә, башка җирендә дә патология табылмавы, бары тик бармаклары гына төгәл түгеллеге язылган иде. Генда да андый авыру барлыгы расланмады. Шуннан соң безне берничә тапкыр тагын РКБга чакырдылар. Врачлар җыелып безгә бер сорау бирде: калдырабызмы, юкмы? Бу сорауны безгә туганнардан да ишетергә туры килде. «Сезгә кирәкме бу?», «Ничек моның белән яшәргә уйлыйсыз?» – диде алар. Бик авыр булды шул чакта. Барысына да бер шиксез калдырабыз дип җавап бирдек…» 

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»