поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
25.12.2023 Мәдәният

Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдиновкә 70 яшь (ФОТО)

Виктор Шәрәфетдинов бик яшьли, 1969 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә конкурс нигезендә кабул ителә һәм сөйләм жанры артисты буларак, башка бертөркем яшь башкаручылар белән Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате остаханәсенә укырга җибәрелә.

Мәскәүдә ике ел дәвамында ул Нәзифә (Кашапова) Кәримова, Надия Низамиева, Мәрзия Вәлиева, Зәйтүнә Яруллина, Клара Хәйретдинова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, Римма Ибраһимова, Эльба Закирова, Мөнир Мөхәммәтдинов, Рөстәм Юнысов, Татьяна Романова һәм башкалар белән бергә укый. Биредә ул пантомима, акробатика кебек оригиналь жанр сәнгате өлкәсе буенча да дәрес-күнекмәләр ала. Казанга кайтып, филармониядә эшли башлагач, бу артистлар «Сәхнәдә яшьләр» дигән программа белән Татарстан авыллары һәм Советлар Союзы шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгалар. Виктор Шәрәфетдинов герой-шагыйрь М. Җәлилгә багышланган «Үлмәс җыр» пластик-хореографик пантомима номеры белән концертларда аеруча популярлык казана торган була. Бер ел эшләгәч, Виктор Шәрәфетдинов армия сафларында хезмәт итә һәм янә Татар дәүләт филармониясенең эстрада артисты буларак эшчәнлеген дәвам итә.

Уку елларында ук ул биюче Эльба Закирова белән якыннан таныша, алар бергә иҗат итә башлыйлар, филармониядә эшли башлагач алар өйләнешәләр. Бәхетле гаиләнең тора-бара кызы һәм улы туа. Тормыш иптәше белән алар бергәләп яңа, парлы биюләр өйрәнеп сәхнәгә куялар. 1974 елда алар Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсында «Чәйгә чакыру», «Цирк килде» хореографик номерлары белән катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар, дипломант исеменә лаек булалар. Бу конкурстан соң аларны бик күп чит илләргә гастрольләргә чакыралар: Чехия, Польша шәһәрләрендә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле составында Никарагуа, Африка илләрендә чыгыш ясарга насыйп була.

Филармониядә танылган җырчы Ренат Ибраһимов бригадасында эшләү елларында, алар Италия, Мальта кебек чит илләргә барып, татар мәдәниятен җиткерәләр. Шулай ук Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимова эстрада төркемнәрендә чыгыш ясыйлар.

Виктор Шәрәфетдинов соңгы елларда конферансье, концертлар алып баручы да булды, танылган татар әдипләренең әсәрләрен җыр, пластика, музыка белән бәйләп, үзенчәлекле рәвештә тамашачыга тәкъдим итте. Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиевнең инаугурация концертын алып баруны да Гүзәл Мостафина белән аңа йөклиләр. Хөкүмәт күләмендә узучы бик күп мәдәни чараларны, илебезнең бик күп төбәкләрендә узган Татарстан сәнгате көннәре – декада концертларын да еш алып барырга туры килә аңа.

Алар соңгы елларда Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы концертларында, төрле чараларда еш чыгыш ясадылар. Шулай ук Виктор абый озак еллар «Балкыш» республика фестивале гала-концертларының да даими алып баручысы булды. Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновларга иминлек, саулык, иҗат уңышлары телибез, озак еллар балалары, оныкларының шатлыкларына куанып яшәргә насыйп булсын.

Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар.

Бертөркем артистлар һәм язучылар Мәскәүдә. Мәдәният хезмәткәрләре үзәк йортында.70-нче еллар.

Ринат Ибраһимов эстрада төркемендә эшләгәндә, хәрби бүлекләрдә чыгыш ясаганнан соң. Виктор Шәрәфетдинов алда (уртада). Венгрия.1986 ел

Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Казан. Август, 1999 ел

«Цирк килде» бию номеры белән. Финляндия шәһәрләрендә гастрольләрдә. 1982 ел

Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Целиноград. шәһәре. 1982 ел

Татарстан сәнгате осталары концерты. Ленинград. 1984 ел

Виктор Шәрәфетдинов кулчатырлы пантомимо номеры белән чыгыш ясаганда.

Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы концертыннан соң. 2015 ел

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»