поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
18.12.2023 Җәмгыять

Татарстанда тавык йомыркасына бәяләр ике тапкыр артты

Татарстан Республикасында соңгы айда тавык йомыркасына бәя үсү темплары ике тапкыр арткан. Ноябрьдә алар узган елгы бәяләргә карата 50 процентка кыйммәтләнгән, ә октябрьдә — 24,96 процентка гына. Бу — Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларында чагыла, дип яза Татар-информ.

2023 елның кышында һәм өлешчә язында еллык чагыштыруда Татарстанда йомырка, гомумән, арзанайган. Гыйнварда аның бәясе алдагы елга карата 7,52 процентка, февральдә — 1,5 процентка, мартта —2,05 процентка, ә апрельдә 6,22 процентка төшкән.
 
Әмма май аенда республикада йомырка кыйммәтләнә башлый (ул вакытта еллык күрсәткечтә нибары 1,21 процентка гына), һәм шуннан бирле бу тренд җиде ай дәвамында саклана.
 
Аерым алганда, июнь аенда тавык йомыркасы 3,6 процентка, июльдә — 9,35 процентка, августта — 10,6 процентка, сентябрьдә 19,1 процентка кыйбатлана. Шулай итеп, бу продуктка бәя арту туктамый.
 
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 5-11 декабрьдә ил буенча тавык йомыркасы 5 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанда ул 8,75 процентка арткан. Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада йомырка җитештерү нормадан 13 процентка югарырак. Әмма аңа ихтыяҗ бик зур: 16 декабрь иртәсендә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ике сәгать эчендә 200 меңнән артык йомырка сатып алганнар.
 
Элегрәк «Туры элемтә» вакытында Россия Президенты Владимир Путин йомыркага югары бәяләр өчен гафу үтенде. Аның сүзләренчә, ул хөкүмәт эшендә төгәлсезлекләр аркасында үсә башлаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт Кырымда һәм Киров өлкәсендә йомырка җитештерүчеләргә каршы эш кузгаткан. Моңа кадәр ун төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, антикартель тикшерүләре узды.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.12.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»