поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
15.12.2023 Мәгариф

Бар да укытучы кушканча булачак: дәрестә телефон куллану тыела

«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертелде: дәрестә телефон кулланырга ярамый. Дөрес, кайбер мәктәпләрдә гаджетларны болай да тартмага җыялар. Әмма «без хаклы» дип, күп баланың моңа исе китми иде. Хәзер инде бар да укытучы кушканча булачак!

– Дәресләрдә телефон тыюны әти-әниләр дә, укытучылар да күптән сорый. Законга кертелгән төзәтмәләр  уку сыйфатын, тәртипне яхшыртачак. Балалар игътибарын читкә юнәлтмәячәк, бер-берсе белән күбрәк аралашачак, – ди Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин әлеге  закон проекты турында.

Сүз уңаеннан, Вячеслав Володин телеграм-каналында мәктәптә телефонны тыюга карата сораштыру да уздырды. Анда катнашучыларның 84 проценты әлеге тәкъдимне хуплады. Димәк, чыннан да, үзәккә үткән мәсьәлә. Татарстанның кайбер мәктәпләрендә телефоннарны махсус тартмага җыялар. Балалар ишектән керүгә үк яисә сыйныфта тапшыралар. Шул ук вакытта  укытучы әйткәнгә исе китмәүчеләр дә юк түгел. Бирмим икән, бирмим! Менә син ул балага аңлатып кара.

Балаларның кыйммәтле телефонына, бәласеннән башаяк дип, укытучылар үзләре дә кагылырга курка. Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә телефоннарны җыеп, дәресләр беткәч кенә бирәләр. Шулай килешенгән, берәү дә каршы килми икән.

–  Җыймасаң, биремнәрне күчерәләр, карап җитешеп булмый. Ләкин ике телефон белән йөрүче укучылар да бар. Берсен бирәләр, икенчесен үзләрендә калдыралар, – ди укытучы Айгөл Һадиуллина.

Югары Ослан районындагы «Иннополис» лицееның математика укытучысы, «Ел укытучысы-2023»  республика бәйгесе җиңүчесе Арман Костанянның да фикерен белештек.

– Телефон тыюны хуплыйм.  Дөрес, аны белем бирүдә дә кулланып була. Ләкин цифрлы җиһазлар кирәк икән, моның өчен ноутбук, планшетлар бар.  Мин укучыларыма, икенче дәрескә ноутбук алып килегез, дип алдан әйтеп куям. Әгәр өйләрендә юк икән, мәктәптә бар бит, – ди Арман Костанян. Аның әйтүенчә, тыю ул – аңлатырга кирәкми дигән сүз түгел. Балаларны телефоннан дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә кирәк. Социаль челтәрләрдә уен уйнап, төрле рәсем, видеолар карап, вакытын бушка әрәм итүчеләр бар. Әлегә бар җирдә дә аңлату җитми.

Казандагы «Салават Күпере» микрорайонында яшәүче Камалиевларның кызлары Азалия 3 нче сыйныфта укый.

– Бездә  телефонны җыймыйлар иде әле. Белмим, хәзер ничек булыр? Дәрес вакытында аны кулланырга рөхсәт итмиләр. Берәү дә тәртипсезләнми. Кечкенәләр әйткәне тыңлый бит ул. Уку вакытында аның  кирәге дә юк инде. Ә менә дәрес беткәч, өйгә кайтабыз, дип шалтыратырга кирәк, – ди Рәзинә Камалиева.

Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбе директоры урынбасары Лилия Насыйбуллина фикеренчә, телефон укуга комачаулый. Ләкин цифрлаштыру заманында аннан башка да булмый. Кайбер биремнәрне укучылар еш кына телефонда эшли. Зыяны да бар, әлбәттә. Балалар кирәкмәгән мәгълүмат ала, юк-бар уеннарга вакытын әрәм итә. Фикерләү сәләтен дә арттырмый: барысын да тиз генә интернеттан карап була.

– Әти-әниләр башлангыч сыйныфта ук кыйммәтле телефон сатып ала.  Аннан дөрес файдаланырга өйрәтмиләр, нәтиҗәдә балалар үзләре дә белми, безнең сүзгә дә колак салмыйлар. Бу – заман чире. Бу  хакта бик нык уйларга кирәк, – ди Лилия Насыйбуллина, борчылуын белдереп.

Юрист Булат Закиров аңлатуынча, телефоннарны дәрес вакытында гына куллану тыела. Аны укытучы җыячакмы, әллә букчада торачакмы? Тормышка ашыру механизмы проектта аңлатылмаган. Моны мәктәп үзе хәл итәчәк. Кем төшереп ватты – шул гаепле! Закон проекты өченче укылышта кабул ителеп, Федерация Советына җибәрелде. Президент  имзалаганнан соң, үзгәрешләр, рәсми рәвештә басылып чыккач, үз көченә керәчәк. 

 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»