поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
28.11.2023 Җәмгыять

Бәрәңгесен ноябрьдә генә казып алган 92 яшьлек Гали бабай турында: Эш табып тора

Буада яшәүче Гали Җәләлов бәрәңгесен әле күптән түгел генә казып алган. Улы Рәфыйк әйтүенчә, 92 яшьлек Гали бабай эшсез торырга яратмый, бер шөгыль булыр дип, суганнан бушаган түтәлгә икенче кат бәрәңге утырткан булган.

- Әтиебез 10 яшендә үк ятим калган. ФЗӨ мәктәбендә укыган, аннан кичке мәктәпне тәмамлап, техникумга укырга кергән. Белемле һәм тырыш булганга, яшьтән үк Буа шәһәр электр станциясендә инженер булып эшләде. Соңрак төзелеш өлкәсенә кереп китеп, аның бригадасы мәктәп, клуб кебек зур объектларда эшләде. Әти районда гына түгел, республикада да билгеле кеше. Безне сокландырган бер сыйфаты – ул беркайчан да эшсез торырга яратмый. Ватык электр коралларын үзе ремонтлап, кайсыларын үзгәртеп, кушып, җайлаштырып, яңаларын ясап куя иде. Без улларына да өйрәтте. Әтинең бер яраткан сүзе бар: “ир кешегә өйдә эш бетми. Андый-мондый эш бетә калса, чык та рәшәткәңне тибеп сындыр да яңадан яса”. Олыгайгач та, үзенә эш табып тора. Бакчада эшләргә бик ярата. Ул утырткан каен җиләкләре әле шушы көндә дә җимеш бирә. Быел бәрәңгене апрель уртасында ук чәчкән идек. Иртә утырту аркасында ике тапкыр яңгыр да эләгеп калды аңа. Август башында бәрәңгене казып алып ашый башлагач, әти суганнан бушаган урынга бәрәңге утыртып карады. Көзе дә җылы килгәч, шушы көнгә кадәр үсте алар. Тиздән төнлә һава температурасы төшә дигәч, казып алып та куйган, – дип сөйләде безгә Рәфыйк абый.
 
Гали бабай яшьтән үк яңалыкка омтылган. 50 нче елларда яшь инженерга районның төп Яңа ел чыршысын бизәү эше йөкләнә. 
–    Әти бу эшкә иҗади якын килергә уйлый. Ул зур шәһәрләрдә чыршыны электр гирляндалары белән бизәүләрен һәм аларның җемелдәп торуларын күреп, үзе дә шуны эшләп карарга ниятли. Аның идеясенә бик үк ышанмасалар да, бик күп санда 36 вольтлы патрон лампочкалар сатып алганнар. Мәктәп укучыларыннан шул лампочкаларны буяуларын сораганнар. Алар, әлбәттә, акварель, гуашь белән буяганнар. Беренче гирлянда ук патроннарда лампочкаларның начар торуын күрсәткән, аннан патроннар да җитешми булып чыккан. Шуннан һәр лампочкага чыбыкны ерым эретеп ябыштырганнар. Моның өстенә һава торышы бик начар була. Әле егетләр яланкул биектә эшләгән, җил гирляндаларны бутап бетергән. Менә шуннан бирле бездә Яңа ел чыршысы гирляндалар белән бизәлә, – дип искә алды Рәфыйк абый.
 
Гали бабай күп елар инде Буадагы беренче мәхәлләнең имам-хатыйбы. Аның тырышлыгы белән райондагы мәчетләргә ремонтлар ясалган. Пенсиягә чыккач, үзе дә дингә ныклап кереп киткән.
 
- Без танылган Чиручин нәселеннән. Соңгы елларда нәселебез белән кызыксына башладык. Мин бишенче-алтынчы сыйныфларда укыганда, энем белән әбиебезгә кунакка кайткач, ул үзенең сандыгыннан бер зур пергамент төргәген алып күрсәтте. Анда гарәп шрифтлары белән язылган язулар үзара линияләр белән тоташтырылган иде. Әбиебез аны “бу безнең нәсел шәҗәрәбез” дип аңлатып, нәсел тамырыбызның Чиручин дигән кенәзедән башлануын сөйләде. Әйткәнемчә, нәселебез бик зур. Аннан 250 дин әһеле генә чыккан. Укытучылар, язучылар, журналистлар да булган. Ул җәйне безгә әби нәселебездә булган бик күп кешеләр турында сөйләде. “Сез дә аларга лаеклы булырга тырышырга тиешсез” дип үгет-нәсыйхәт бирде. Әтиемнең белемгә омтылуы, эш ярату да шул нәселебездән килә. Әниебез Һава белән алар алтмыш елдан артык гомер итте. Ике ел элек әниебез безнең арадан китеп барды. Әтиебез сеңлем белән яши. Без уллары һәм оныклары нәселебезне өйрәнү эшен бүген дә дәвам итәбез. Үткән елны оныгым Әнвәр туды, ул инде безнең унберенче буын. Оныкларыбызга әбиебезнең үгет-нәсыйхәтен хәзер инде үзебез бирәбез, – ди Рәфыйк абый. 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»