поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
07.11.2023 Җәмгыять

Петербургның «Татарский дворигында» хөрмәтле кунаклар

Бу көннәрдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен киң билгеләде. Шушы уңайдан, төньяк башкаланың Хәсән базарында урын алган «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» алдан ук өйләнергә җыенган кияү кебек тагын да матурланды, милли ризыклар төрлелеген дә арттырды.

Әлеге чагу чәчәк кебек балкуның тагын бер җитди сәбәбе бар иде: «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК»ка сәламләү визиты белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин килде.

Марат Миңнебаев бизнес һәм эшмәкәрлек өлкәсендә танылган шәхес. 2020 елдан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары. 1975 елның 1 сентябрендә Алабугада туган. 1998 елда юриспруденция белгечлеге буенча В. И. Ульянов — Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Марат Фәйзрахман улы югары икътисади белемне илнең абруйлы югары уку йортларының берсендә ала.

Марат әфәнде илледән артык фәнни басма, шул исәптән математика, информатика һәм ясалма интеллект өлкәсендәге мәкаләләр, докладлар һәм монографияләр авторы. Аның хезмәтләре халыкара фәнни җәмәгатьчелектә киң кулланыла һәм танылды. Абруйлы кунак хәйрия өлкәсендәге уңышлары белән дә билгеле.

Һичшиксез, әлеге Министрлык та, Даими вәкиллек тә Санкт-Петербургның тыныч бер почмагында урын алган «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» белән һәрдаим элемтәдә тора, һәркайсы үз өлкәсендә ярдәм күрсәтә.

Аннары шунысын да әйтеп китү урынлы булыр. «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» оештырылуга бу көннәрдә дүрт ел. Зур дата түгел, әлбиттә, әмма бәрәкәтле еллар.

«ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» ның җитәкчесе һәм хуҗасы Булат Шәфигуллин шушыларны сөйләде :

— 2019 елның көзендә Петербургның Красногвардейск районы ярдәмендә Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте белән ике арада төзелгән Сәүдә-икътисади килешүләр кысаларында Хәсән базары җирлегендә «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» милли сәүдә-күргәзмә үзәге эшен башлады.

Изгелекле һәм игелекле проект иде бу. Аның максаты Россиянең төньяк башкаласында яшәүчеләрне һәм килүче кунакларны татар халкының милли мәдәнияте белән беррәттән югары сыйфатлы ризыклар белән дә таныштыру иде. Милли азык — төлек нигездә Татарстанның Азнакай районыннан китереледе. Әлеге проектның авторы да шушы район булды. Әлбиттә, тора — бара «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК»н милли ризык белән тәэмин итүчеләр саны да артты.

Ачылуының тәүге көненнән сәүдә-күргәзмә үзәге милли бизәлештә булуы һәм милли киемдәге сатучыларның ике телдә иркен сөйләшүләре, ихтирамлы, ягымлы булулары белән җәлеп итте, дип ассызыклый Булат әфәнде .

Еш кына Санкт-Петербургта яшәүчеләрдән һәм кунаклардан рәхмәт сүзләре ишетәбез, ди Булат Шәфигуллин.

Казаннан килгән олы кунак Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» милли сәүдә-күргәзмә үзәгенә сәяхәт ясады. Үзен кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар алды.

Чәй табыны янында сөйләшү озакка бармады. Чөнки барыбызны да Газ форумы көтә иде.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 07.11.2023
Piter.tatar печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»