поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
26.09.2023 Шоу-бизнес

Рәфис Кәлимуллин: “Шул буй белән дөнья гизеп йөрим әле”

Аның концертларына олысы да, кечесе дә яратып йөри. Баскан җиреннән ут чыгара, дисәк тә ялгышмабыз.

Танылган җырчы Рәфис Кәлимуллин эстрадага ныклы адымнар белән килеп керде. Нурлат районы Кәкре Атау авылы егете хәзер тамашачыларны көчле энергетикасы, кабатланмас тавышы белән җәлеп итә. "Шәһри Казан.Язмыш" газетасының чираттагы герое — мишәр егете Рәфис. 


– Гаиләгез турында сөйләп китегез әле. Әти-әниләрегез ни хәлдә? Абый-апаларыгыз күпме?
– Без гаиләдә дүртәү: Сирин, мин, Чәчәк, Салават. Әти-әниләр безгә белем бирде, тәрбияләделәр. Әткәй бүген дә колхозда, ә әнкәй мәдәният йортында эшли. Туганнар белән гел элемтәдә торабыз. Нурлатка да ике атнага бер кайтырга тырышам.

– Авыл егете булгач, кечкенәдән эш рәтен белеп үскәнсездер?
–  Кечкенәдән көтү көттем. Атта чабарга ярата идем. Әтине кечкенә вакытта күрмәдек тә, таң ату белән чыгып китә, кич җиткәч кенә кайта иде. Балачак җиңел узмады. Әти-әниләрем байлар нәселеннән түгел, алтын кашык белән тумадык. Барысын үзләре эшләп тапты.

– Мәктәптә ничек укыдыгыз?
– Начар укыдым. Артык тырышмадым. Бик шук малай булдым. Лаеш көллиятендә һәм институтта исә яхшы укыдым.
 
– Көллияттән соң Мәскәүдә дә яшәп алгансыз икән. Ни өчен башкалага китәргә булдыгыз?
– Ул вакытта авылда каласым килмәде. Дүрт ел Мәскәүдә яшәдем. Урам да себердем, савыт-саба юучы булып та эшләдем. Бер кыз белән җиде ел очраштык. Араларыбыз суынгач, кире туган якка кайтып, иҗатка чумдым.

– Хәзер гөрләтеп концертлар куясыз. Ә иҗат юлын нәрсәдән башладыгыз?
– Әниемнең тавышы искиткеч. Элек ул мәҗлесләрдә җырлый иде. Берсенә мине дә алып килде. Чараны Фирдүс Тямаев алып барды. Мин гитарада уйнап, җырлар башкардым, шуннан бергә иҗат итә башладык. Төркемебез зур иде. Соңрак әнигә: “Әйдә, әнкәй, син җырлыйсың, мин алып барам”, – дидем. Ризалашмады. Әниемдәге кебек тавышым булсын иде әле. Аны хәзер дә тамашачы сәхнәдә күрергә тели. Иҗатка мәхәббәт әнидән күчте. 
 
– Фирдүс Тямаевка охшаган якларыгыз күп. Үзегез ничек уйлыйсыз?
– Танышканчы ук,  бер-берегезгә охшагансыз, дияләр иде. Тавыш, тембр, энергиябез туры килә. Фирдүс булдыра, бер сүзем юк. Халык аны күтәреп алды. Тоемлавы да көчле, бернәрсәдән дә оялмый. Ә мин оялам. Сәхнәдә тәртип булырга тиеш. Халык алдында дөрес, чиста сөйләшергә тырышам. Тамашачыга төрле стильдә җырлар тәкъдим итәм. Без Фирдүс белән бер-беребезне кабатламыйбыз. Икебез дә көчле шәхесләр.

– Сез гастрольләргә иң иртә чыгып киткән артистларның берсе. Мондый тизлектә яшәүнең кыенлыклары бармы?
– Атна буе концерт куеп арасың инде. Аз гына ял итеп аласың да, тагын алга таба атлыйсың. Аякларга авырлык тиз төшә. Концертларда бик озак бии алмыйм, шуңа күрә уңайлы аяк киемен сайлыйм. Гомумән, өч сәгать концерттан соң тагын өч сәгать эшләр идем әле.
 
– Яңа җырлар чыгарып, клиплар төшереп торасыз. Барысына да акча кирәк бит. Бурычка алганыгыз бармы?
– Кредит та, бурычка да алган бар. Акча җитә дип әйтә алмыйм. Гади тормыш алып барам. Бурычларга батып яшәмим, тик артык алга да китмәдем. Ярдәмчеләрем, иганәчеләрем юк. Халык концертларга килеп, заллар тулыр дип ышанып калам. Акчаны уңга-сулга туздырмыйм. Тулаем алганда, барысы да яхшы. Үземне авырлык күргән кеше дип атый алмыйм. Сынаулар эшләгән кеше юлында булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә язмышымны шулай язган, күрәсең. 
 
– Үзегезне бай дип атар өчен күпме акча кирәк? 
– Бай булыр өчен әти-әниләремнең, якыннарымның исән-сау булуы, туганнарым белән дус яшәү, эшем, гаиләм булу җитә. Байлык бер көнлек диләр. Иң мөһиме – даимилек, тотрыклылык булсын. Күп кенә танышларым керемнәре артып, яңа дәрәҗә алгач, үз-үзләренең тотышын үзгәртте. Байлык кешене боза. Бик зур дәрәҗәгә ирешеп, үзгәрмичә калучылар юк диярлек. Барыбер гади аралашуга кайтып булмый. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»