поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
16.09.2023 Җәмгыять

Аккошларга кемнең кулы күтәрелде икән?

Авыл халкы гаҗәпләнә, урам халкы күзәтә. Өлкәннәр нинди киңәш бирергә дә белми әлегә. Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Наил Тимергалиев хуҗалыгында ике аккош бәбкәсе үсә.

Мескенкәйләрем ятимнәр. Капка төбеннән ерак китми генә, үз ишләрен сагынгандай, әледән әле елагандай тавыш бирәләр. Аллаһының хикмәтедерме, авазлары сагышлы, җан ачысы ягылган, йөрәккә шулай тоела. Янәшәләрендә йөрүче үрдәкләрнең бакылдап куюлары ук шат. Килмешәк аккошларның хәле кем әйтмешли үзләре генә мәгълүм. 
 
– Ана аккошны атканнар. Авылыбыздан ерак түгел генә Кайбыч балык хуҗалыгы, мин шунда эшлим. Күлләренә ел саен аккошлар килә. Быел да күл өсте ап-ак иде! Көн дә су өстенә кереп балык ашатабыз, курыкмыйлар да, безне күзәтеп, җайлап кына йөзәләр. Беркөнне карасак, 5 бәбкә камышлык арасында, әти-әнисез. Әле бер төркемгә барып карыйлар, тегеләре талап җибәрә, әле икенчеләренә барып кушылмакчылар – талыйлар. Йөрәк авырта бит, ике көн күзәтеп йөрдек дә, өченче көнне хезмәттәшем белән судан җыеп алдык боларны. Йодрык кадәрлеләр генә. Әниләре соң басып чыгарган. Хезмәттәшем өчесен алды, мин икесен, – ди Наил Тимергалиев. 
 
Үлем кочагыннан коткарган бәбкәләрне үрдәкләр янына кертеп җибәрә ул. Ике көн ризыкка якын да килмиләр. Өченче көнне дә әле су гына үтә тамакларыннан.
 
– Үрдәк халкы, чынлап та сер тотмас җандыр ул. Аларга ияләшмичә буламы?! Казлар янына да ябарга була иде, таларлар дидем, болай да күлдә күп кыерсытылдылар. Дүртенче көнне ашый башладылар, ниһаять. Эчкә җылы керде. Капка төбенә кечкенә генә чокыр казып куйган идем, суы тулган, урамга чыккач та шунда йөгерделәр. Су кошына су кирәк инде. Үсәләр әкренләп. Хәзер күлләрдә балык тотабыз, мин аларга дип кесә төбенә кечкенә балыклар салмыйча кайтканым да юк. Яраталар! Капка төбемнән ерак китмиләр. Кадер-хөрмәтне алар да белә. Әле үсәселәре шактый. Җылы якка очып китмәсләр, быелга бездә калырлыр кебек, – ди хуҗа кеше. 
 
Авыл халкын да шул борчый – очып китмәсәләр? Әле аклык та йөгерергә җитешмәгән кара йонлы аккаош бәбкәләре язмышын шәрехлисе килеп,  кошлар белгече – орнитолог Илгизәр Рәхимов белән элемтәгә кердек.  
 
– Ана аккошны атсалар да, бәбкәләрне ата аккош ияртеп йөрергә тиеш иде. Ата аккош парыннан башка яши алмады микәнни? Алар мәхәббәтләренә тугърылыклы анысы. Нинди кансызлык бит, зифа аккошларга кемнең кулы күтәрелде икән?  Ә бәбкәләре очып китәргә тиешләр, әле октябрь ахырына кадәр канат ныгытырга вакыт бар. Мин үзем кыргый үрдәк йомыркасына юлыгып, аны тавык астына алып кайтып салган идем. Авылда. Тавык басып чыгарды, баштарак ияртеп йөреп үстерде. Очып китмәделәр бугай дип кышын тавыклар белән кетәклеккә ябып куйдык. Ноябрьдә авылга кайткач, тавыкларны ишегалдына чыгарган идем, үрдәкләрем күкне күрүгә пырылдап очып менеп китмәсеннәрме. Карап калдык. Ә менә аккош бәбкәләрен үстерергә дип өенә алып кайтып китүче кешегә ихластан рәхмәт, – ди Илгизәр Рәхимов. 
 
Наил Тимергалиевның өметләре акланырмы, әллә белгеч фикере рас килерме, вакыт күрсәтер. 
 
– Бер аккошның бәбкәләре ятим калгач, алып кайтып үстергән гаилә хуҗалыгында 5 ел яшәде. Китмәделәр бит! Безне дә ташлап китмәсләр кебек, – ди ул.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»