поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
18.04.2011 Җәмгыять

Күз алдау

90 нчы елларда дус кызым Мәскәүдән бер китап алып кайтты. Бик яхшы сыйфатлы, шома кәгазьгә басылган, ялтыравык тышлы, калын, затлы китап өчен бер айлык хезмәт хакын “эһ” тә итми чыгарып салган бу. Мәскәү күчтәнәчләре белән чәй эчәргә һәм әлеге хикмәтле китапны күрергә дип, дус-ишләрне үзенә дәште ахирәтем.

Без китап актарабыз, бу хәйләкәр генә елмаеп утыра. Бите саен төрлесе төрле төстәге чуар сурәтләр. Келәм дисәң келәм түгел, чүпрәк-чапрак бизәкләре микән? “Интектермә, сөйлә, яңа эш башларга җыенасыңмы, ни бу?” – дибез. “Их, сез! Дөньядан артка калган туң башлар! Бу бит “Өченче күз” дип аталган тирән, күләмле рәсемнәр китабы”, – диде хуҗабикә. Баксаң, мондагы, минем малай әйтмешли, “кәлә-бәлә” рәсемнәрне дөрес итеп күрү өчен ике күз генә аз, “өченче күз”нең ачылуы да кирәк икән. Имеш, күңел күзең булмаса, маңгай күзе – ботак тишеге! Һәм дустыбыз, бик тәфсилләп, әлеге рәсемнәрне дөрес итеп карарга өйрәтә башлады. Бераздан барысы да аһ-ух килә-килә, тел шартлатып-шаккатып хикмәтле рәсемнәр карый иде инде. Мин генә чуар сызыклардан гайре берни күрмим. Ничек кенә өйрәтмиләр ахирәтләрем: “Рәсем уртасындагы бер ноктага озак итеп текәлеп утыр”, “Күз карашыңны томанландыр...”, “Менә бит, күр, рәсем эчендә рәсем ачыла”, – диләр. Юк икән, юк инде! Күрмим! Ярар, ичмасам, боларны маймылланып көлдерим дип күзләремне кылыйлатып каравым булды... рәсем “җанланды”! Чорына күрә бу рәсемнәр могҗизага тиң иде.

 

...Борынгы индус риваятьләрендә күзгә күренмәс тылсымлы әгъза – “өченче күз” иксез-чиксез галәмнең үткәнен һәм киләчәген, дөньяның теләсә-кайсы почмагын күрергә сәләтле итеп тасвирлана. Будда гыйбадәтханәләрендәге изгеләр сыннарындагы “өченче күз” аларның бөеклеге, сихри көче турында сөйли. Борынгы цивилизацияләрне, аларның мәдәниятен өйрәнүче кайбер галимнәр арасында “өченче күз” җирнең беренче хуҗалары – башка планета вәкилләреннән кешелеккә калган мирас дип тә исбатлаучылар бар. Имеш, гипноз һәм күрәзәчелек сәләтенә ия кешеләр күзгә күренмәс, әмма барын да күрергә сәләтле “өченче күз” ияләре икән!

 

Әмма мин алда әйтеп үткән стереорәсемнәрнең сихри “өченче күз” белән бернинди уртаклыгы юк. Нигезендә гап-гади оптик ялган, ягъни күз алдау ята. Сул күз рәсемнең – уң ягын, уң күз сул ягын күрә, күзләрдән килгән мәгълүмат баш миендә бер күренеш хасил итеп, рәсемне тирән, күләмле итеп күрүгә китерә. Менә ни өчен мин күзләремне кылыйлатмыйча күрә алмаганмын икән рәсемнәрдәге “тирәнлек”не! Стереорәсемне икенче төрле 3Д рәсем дип тә йөртәләр.

 

Бүген исә стереорәсем белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Хәзер халык кино сәнгатен яулап килгән 3Д форматлы фильмнарга мөкиббән. Заманадан калышып булмый, кешеләр дә бик мактап сөйләгәч, минем дә әлеге могҗизаны үз күзләрем белән күрәсем килде. 3Д дип аталса да, мондый киноны карарга “өченче күз” генә җитми, дүрт күз белән, ягъни, махсус күзлек киеп карарга кирәк икәнлеген белә идем. Танышлар кисәтеп куйды: бик күп тамашачылар фильмны карауның беренче минутларында баш әйләнү тоялар икән, тора-бара күнегәсең диделәр. Без барганы Америка киноиндустриясенең өр-яңа “җимеше” иде. Билгеле, аларның төп герое утта янмый, суда батмый торган пәһлеван бит инде. Эчтәлеге белән бик балкымаса да, “спецэффект” дигәннәре искиткеч иде беренче карашка. Үзеңне экрандагы вакыйгалар эчендә итеп тоясың. Әйтик, героебызның машинасын бандитлар шартлатты, ә тимер-томырлары бөтен зал аша өстеңә очкан кебек. Ирексездән, башны куллар белән каплаганыңны сизми дә каласың.

 

Беркөн әлеге кинодан алган тәэсирләрем белән авылда яшәүче апам белән уртаклашам: “Кино залы элеккеге кебек шыгрым тулы түгел, дистәләп тамашачы гына утыра. Һавада көйгән кукуруз исе эленеп тора һәм бөтен кеше шатыр-шотыр шул поп-корн дигәннәрен кимерә. Билет кыйммәт тора, кәшилүгең чандыр икән, кукуруз чәкәнен үзең белән алып килү җаен кара. Аның каравы киносы шәп! Әйтик, сез сыерыгызны саварга онытып карый торган татарча тәрҗемәле Латин Америкасы сериалын 3Дда карасаңмы?!. Яныңда тишек трикосын киеп җизни утырганын бөтенләй онытасың, чөнки син үзеңне кинодагы зиннәтле йортта кебек тоясың, ә яныңда теге чибәр, кап-кара мыеклы, шомырт күзле Бразилия егете Леонардо бөтен зал аша кулын сузып мәхәббәт аңлата... И-и, малай, Леонардоның сиңа мәхәббәт аңлатканын хатыны сизеп савыт-саба шалтырый башласа, бел, тәлинкәләре дә битеңә оча”.

 

Апам мин сөйләгәннәрне сабыр гына тыңлап торды да: “Мин андый киноны 88 нче елда, Сверлауга кунакка баргач ук караган идем”, – дип куймасынмы! “Әйе ди, карагансыңдыр! Беләсең килсә, 2008 елда гына күрсәтелә башлаган әле андый фильмнар! Ул вакытта җүнле телевизор да юк иде бит әле. Цифрлы кино төшерү казанышы бит ул”, – дип бәхәсләшә башладым. Шулай да, туганымның буш сүз сөйли торган гадәте булмавын белгәнгә, ишеткәннәремнең раслыгын тикшерим дип, интернетны ачып карасам!.. Оятыңнан егылып үләрсең! 3Д форматлы беренче фильмнар 1986 елда ук күрсәтелә башлаган лабаса! Ванкувер шәһәрендә хәтта шундый фильмнар күрсәтелүче кинотеатр да эшләгән. Сыйфаты да бик мактанырлык түгел, кино төшерү-күрсәтү аппаратлары да бик зур һәм авыр булганлыктан, күп чыгымнар таләп итеп, үз-үзен акламаган фильмны эшләргә артык атлыгып тормаганнар киночылар, күрәсең. Шуңа да, цифрлы аппаратлар барлыкка килгәнче сүрелеп торган өч үлчәмле кино төшерү бизнесы. Һәм ул кабат бүген генә кино сәнгатен яуларга маташа. Тик...

 

“Тик”ләр шактый җыела икән монда. Беренчесе – күзне алдый торган күзлек. Табиблар бу рәвешле кино карау күзгә зыянлы дип кисәтәләр. Чыннан да, сеанс ахырына күзләр бик нык арый. Икенчедән, баш әйләнү дә хәерлегә түгел инде ул. Димәк, вестибуляр аппарат дигән әгъзабыз үзен алдаганнарына разый түгел. Өченчеән, ерактан күрми торган күзлекле адәм кинога барса, ул ике кат күзлек киеп карый микәнни? Сораулар күп, барысына да җавап табып бетерү мөмкин түгел. Күз алдау виртуаль тормышта гына бетсен иде дә бит. Тик...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 46 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»