поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
25.08.2023 Шоу-бизнес

Эльвира Фазлыева: "Аллаһыдан әтинең болай интекмәвен ялвардым"

ТНВ каналында “Вызов” тапшыруын алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева белән моннан ел ике элек әңгәмә кордык. Ул – “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының беренче героинясы иде. Шушы ике елда Эльвираның тормышында шактый үзгәрешләр булды, шулар хакында сөйләштек.

– Эльвира, кызың Аиданың арабыздан китүенә өч ел булды. Бүген үзеңне ничек хис итәсең?
 
– Хәзер аз гына булса да тынычландым. Миннән күпләр: “Бу кайгыны ничек кичердең?” – дип сорый. Мин аны әле дә кичерәм, бу кайгы белән яшәргә өйрәнәм. Аидага анда бәхетледер, бу дөньяда безнең кебек азапланып яшәгәнче, теге дөньяда аңа яхшырактыр дип үземне юатам. Үз эчемә бикләнмәс өчен кеше арасында булырга тырышам. Яраткан эшем, шөгылем булмаса, җырларга чакырып тормасалар, янәшәмдә якыннарым булмаса, акылдан язар идем, Аллаһы сакласын. Алар аркасында, алар ярдәме белән мин әле дә яшим, сулыйм. Хәтта социаль челтәрдә таныш булмаган кешеләр дә һәрдаим язып хәлемне белешеп тора. 
 
– Күптән түгел Казанда Аидага багышлап балалар өчен бәйрәм үткәрдең. Канәгать калдыңмы?
 
– Бу идея кыш көне үк башыма килгән иде. Әмма кышын урамда бәйрәм оештыру кыенрак дип, җәйгә калдырырга булдым. Гади гаиләләрнең балаларын паркларга йөртергә, ашыйсы килгән ризыкларын алып бирергә мөмкинлеге юк. Әнә шундый гаиләдә үсүче балаларны җыярга теләдем. Дусларым киңәше белән бәйрәмне “Туган авылым” милли комплексында үткәрдем. Бәйрәмгә чакыру таратуны сорап танышларыма, артистларга, блогерларга мөрәҗәгать иттем. Кемдер тыңлады, кемдер санга да сукмады. Хәтта Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Иркә, Әнвәр Нургалиев кебек танылган артистлар да үтенечемне кире какмады. Ә менә кайбер бик үк танылмаган җырчыларның үтенечемне кабул итмәве күңелне кайтарды. Аллаһка шөкер, бәйрәмгә бик күп кеше килде. Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары, тәм-томнар булды. Бушлай күчтәнәч алып килүчеләр, мастер-класс оештыручылар да бар иде. Барысы да канәгать калгандыр дип ышанам, балаларның ата-аналары рәхмәт сүзләре җиткерде. Аида көнен дәвамлы итәсе килә, аның исеме һәркемнең күңелендә саклансын иде.  Быел Аидага 7 яшь тулыр иде. Туган көнендә һәм вафат булган көнендә ел да балалар йортына хәер бирәм – балаларга тәм-томнар илтәм. Туган көне – ноябрьдә, анда аниматорларны да чакыртам. 
 
– Язмыш сиңа тагын бер сынау әзерләде, узган ел әтиеңне җирләдең...
 
– Әти узган елның ноябрендә китеп барды. Чирли иде ул, әмма Аида киткәч, чире тагын да көчәйде. Әти Аиданы бик ярата иде. Аида да әниләрдән киткәндә, елап китә иде. Алар бер-берсенә шулкадәр бәйләнгән иде. Табиблар әтидә яман шеш тапты. Казанда операция дә ясадылар. Соңгы көненә кадәр үз аягында йөрде. Ул киткәндә, янында булдым. Әтинең ничек интегеп ятканын күреп җаным әрнеде, йөрәк өзгәләнде. Аллаһыдан әтинең болай интекмәвен ялвардым, белгән догаларымны өч тапкыр укып чыгуга әти китеп барды.
 
– Сез гаиләдә өч бала үскәнсез. Бер абыең да мәрхүм икән...
 
– Айдар абый 20 ел элек 25 яшендә мәрхүм булды. Аида кебек бик ачык йөзле, шат күңелле кеше иде ул. Бөтен кеше белән шаярып сөйләшә иде. Икенче абыем Артур абый исән-сау, Аллаһка шөкер. Аның гаиләсе бар. Артур абый бездән аерылмалы буларак, җитди кеше. Инде башка кайгылар килмәсен, барыбыз да сау-сәламәт булсак иде. Минем бик тә бәхетле буласым килә.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»