поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
18.07.2023 Спорт

“Кунак кызы гел кайтмас” – Бүген Биектау районында “Фәйзуллин йөзүләре” узды (ФОТО)

Бүген Биектау районы Олы Кавал һәм Әлдермеш авыллары арасында урнашкан Чулпан күлендә Фәйзуллин йөзүләре узды. Бу юлы 45нче тапкыр. Равил Фәйзуллинга исә 4 августта 80 яшь тулырга тора. Һәръяклап юбилей. Җырлы-шигырьле-йөзүле бәйрәмдә “Матбугат.ру” хәбәрчесе дә бар иде.

Чара, гадәттәгечә, авыл мәдәният йортында җырлы-биюле, шигъри сүзле очрашу белән башланып китте. Кунакчыл җирле хакимият вәкиле бик күп язучылар, журналистлар килү шатлыгын бер җөмлә белән тасвирлады: “Кунак кызы гел кайтмас”. Зал алдында чыгыш ясарга зур автобус белән әзербайҗан делегациясе килгән. Алар тулы бер концерт куйды. Нотыкларның күбесе, гадәттәгечә, Равил Фәйзуллинга мактау аралаш төрттерүләр белән үрелеп барды. Бу уңайдан язучы Газинур Морат болай диде: “Бу йөзүләр әле башланган гына вакытта без дә яшь идек, Равил абый да яшь иде. Хәзер без картайдык, Равил абый шул килеш калды”. Әмма иң кызык итеп алдагы елларда Римзил Вәлиев әйткән иде: “Бу Равил Фәйзуллин үзенең шигырьләреннән дә озаграк яшәргә җыена, ахрысы”, - диде ул.
 
Мәдәният йортындагы очрашудан соң кунаклар күл буена юл тотты. Иң осталар сулыкны периметр буенча йөзәргә әзерләнде. Икенчеләр күлдә чупылдашты. Өченчеләр ярда Алмаз Хәмзинның баянда уйнавын тыңлады. Шунда бер яшь кенә журналист кыз олпат язучыларга сорау биргән: “Равил Фәйзуллин бу йөзүләре белән ни әйтергә теләгән?”. “Кит инде, шундый сорау була мени? Мәгънәсез дә инде хәзер журналистлар”, - дип сөйләнде язучы халкы. Мөгаен, бу сорау 45 ел эчендә беренче генә яңгырагандыр. Аны яңгыратыр өчен шушы наив кыз бала кирәк булгандыр.
 
Бер сәгать дигәндә оста йөзүчеләр күлне айкап килде. Фотога төшү, интервью бирүләр, яр буенда кайнашу... Аннары инде бәйрәм матур гына табын артында дәвам итте. Төрле сүзләр, теләкләр әйтелде. Әмма күңелгә һаман да теге яшь кызның соравы тынычлык бирми иде. Һәм Римзил Вәлиев мәсьәләне кабат күтәрде. “Равил Фәйзуллин бу йөзүләре белән ни әйтергә теләгән, дип сорады теге кыз. Ә бит бик тирән сорау бу”, - диде Римзил ага. Һәм шушы сорауга төрле җаваплар эзләргә тырышып карады. Аңа табын артындагы кешеләр дә булышты. Әмма быелгы “Фәйзуллин йөзүләре” ахырына якынлашкан иде. Димәк, шушы фәлсәфи сорауга җавап эзләүне киләсе елларга калдырасы була инде...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.07.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»