поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.06.2023 Җәмгыять

«Алар 10 ел саен һөҗүм итә, ә котылуның бер генә ысулы бар…» (ВИДЕО)

Татарстанда агачларның яфрагын корт ашый. Әлеге хәбәр күпләрне пошаманга салды. Республиканың төрле районында яшәүчеләр яфраксыз агачларга тап булып, бу хакта социаль челтәрләрдә яза башладылар. «ВТ» редакциясенә Нурлат районының Чулпан авылында яшәүчеләр дә шалтыратты.

–  Әни белән урманга барсак, яфраксыз агачлар күреп шаккаттык. Агачны кортлар сырып алган, – ди үзен Ләйсәния дип таныштырган ханым.
 
Чирмешән районының Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров та урманда агачларның шәрә калуы турында сөйләде. “Туксан яшьлек әбинең дә мондый хәлне күргәне булмаган”, – дип язган ул.
 
Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев фикеренчә, агачларны ефәк корты (шелкопряд) ашый.
 
– Һәр нәрсәнең тәртибе булган кебек, кортка агу сибүнең дә үз кагыйдәләре бар. Без агачларны агуладык. Әмма бу эшләрне корт зарарлаган агачлык авылдан, елгалардан, умарта ояларыннан 3 чакрым ераклыкта булса гына башкарып була. СанПиН таләбе шундый. Шуңа кайбер урыннарда кортлар калды. Еш кына авыл халкы да бер фикергә килә алмый. Кайберәүләр, агулагыз, дисә, кайсылары, тимәгез, ди. Корт агуының зыяны юк түгел. Шундук сиздерә, – ди ул.
 
Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин сүзләренчә, алар узган ел ук ефәк кортына тап булганнар. Нурлат районы белән чиктәш урында 65 гектар җирдә кортлар агачларга зыян салган була. Кыштан соң кортлар бетәр дип өметләнәләр. Тик алай булып чыкмый. Ефәк корты быел 20 мең гектар мәйдандагы урманга зыян сала.
 
– Безнең урманнарга ефәк корты 10 ел саен һөҗүм итә инде ул. Аннан котылуның бер генә ысулы бар – агулау. Без бөтен җирне биологик препарат белән эшкәрттек.  Әлеге урманнарда комиссия эшли. Препаратның нәтиҗәлелеген тикшерә. Корттан зыян күргән агачлар исә киләсе елга яфрак ярачак. Без химик препарат белән агулау яклы түгел. Ул бөтен экологик системага зыян сала. Шуңа күрә башка юллар эзлибез. Киләсе елда да шушы хәл кабатланса, агуны өстән, вертолет ярдәмендә сиптермичә булмас, – ди ул.
 
Кортлардан аеруча Алексеевск районындагы Биләр җирлеге зыян күрде. Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин белән дә элемтәгә кердек.
 
– Әлеге кортлар безгә Нурлат якларыннан очып килеп үрчеде. Узган ел бу хакта аңлатканнар иде. Кышкы салкыннарда исән калмаслар дип уйлаган идек, башкача килеп чыкты, – ди ул. – Урман хуҗалыгында 40 ел эшлим. Мондый хәлне беренче күрүем. Юкса, ефәк корты курчагы күбәләккә әйләнеп, очып китәргә тиеш. Болар ашыкмый әле, һаман ашыйлар.
 
Рамил Нуруллин да, кортлар агачка зыян салмый, дип ышандыра.
 
– Күпләр әлеге кортларның зыян салуын климатка бәйли. Әмма мин килешмим. Монда бар да экологиягә бәйле дип уйлыйм. Ник дигәндә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр эшләрен җайга салды хәзер. Ашлыкны киптереп тә маташмыйлар, гербицид сибәләр дә ул коп-коры тора. Җирне эшкәртү өчен күпме агу сибелә. Җитештерүчеләр елга биш мәртәбә басуларын агулый. Без үзебез дә сизмәстән табигатьнең экологик системасына зыян салабыз. Чебенне дә агулыйбыз, черки дә ошамый. Кирәкле бөҗәкләр үлеп бетә, кирәксезе кала. Менә бу кортларны агулаудан да кошларга зыян килмәсме? – ди ул.
 
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, ефәк күбәләге 2022 елда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урман хуҗалыкларында ачыклана. «Эшкәртү алдыннан үсентеләр тикшерелергә, кирәкле документлар төзелергә тиеш. Ел дәвамында урман корткычлары булган урыннарда тикшерү үткәрелде, аларга каршы көрәш чаралары эшләнде һәм Урман федераль хуҗалыгы агентлыгына җибәрелде. Нәтиҗәдә 2023 елның май аенда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыкларында агачлар эшкәртелде. Бу эшләр Татарстан Республикасының Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары чикләрендә дә башкарылды”, – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
 
Урман корткычларына каршы чаралар барлыгы 53 мең гектар мәйданда үткәрелгән. Агачларны биологик «Дефилигнум» препараты ярдәмендә җир өсте ысулы белән эшкәрткәннәр. Әлеге препарат куркынычлыгы буенча өченче, дүртенче классларга карый. Белгечләр әйтүенчә, зыяны зур түгел. Хәзерге вакытта Татарстанда шушы чараларның нәтиҗәлелеге бәяләнә.
 
“Ефәк күбәләгенә каршы көрәш буенча барлык кирәкле чаралар күрелә”, – диделәр министрлыкта. Белгечләр фикеренчә, урман корткычлары күрше төбәкләрдән күчкән дип фаразлый. Аларның үрчүенә кышның чагыштырмача җылы килүе, язгы чорда һава торышының дымлы булуы, корткычлар белән тукланучы бөҗәкләрнең кимүе дә сәбәпче булырга мөмкин. Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетерсә дә, мондый агач шул ук елда яңадан яфрак яра ала.
 
Биектау районында исә каен агачларын корт баскан. “Ел коры килгәнгә, агачлар бетләде. Анысына гына түзәрлек, – ди Биектау урманчылыгы җитәкчесе Марс Мусин. – Шөкер, бездә ефәк корты юк. Салкыннар ярдәм иттеме, билгесез. Шулай да кул кушырып утырмыйбыз, көн-төн күзәтеп йөрибез. Быел урманнар аеруча игътибар сорый”.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»