поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
10.05.2023 Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Аллаһы Тәгалә сынавын да, аннан тартып чыгарырлык кешесен дә бирде»

Сүзгә сак, фикере төгәл, карашы моңлы. Ришат Фазлыйәхмәтовны әнә шулай бәяләргә буладыр. Сүзгә саклыгының, карашындагы моңның сәбәпләре, җыр тәэсире һәм эстрада проблемалары хакында булды бу әңгәмә.

– Язмышка ышанасыңмы?
 
– Ышанам. Минем белән булган бар нәрсә: шатлыгы да, кайгысы да – язмыш сынавы. Җырчы булу да тәкъдирдә язылган булгандыр. 4 яшемнән бирле җырлыйм бит инде, тикмәгә түгелдер. Юкса нәсел-нәсәптә башка җырчылар да юк. Әни – аш-су остасы, әти механик  иде минем. Икесе дә сәнгатьне яраттылар. Берзаман безнең авылга – Мари Иле республикасының Бәрәңге районындагы Мазарбашына – Фирзәр Мортазин килеп концерт куйган. Әтигә бик ошагандыр инде, малай туса, Фирзәр дип исем кушам дигән. Чак кына Фирзәр булмый калганмын мин.
 
– Ә  Мари Иленнән Татарстанга килеп чыгуың?
 
– Мәрхүмә әнием Мамадыш якларыннан минем, мөгаен, шуңа күңел Татарстанга тарткандыр. Башта Казан дәүләт мәдәният институтына укырга килдем, аннан шушында калдым инде. Әле дә күз алдында: әни белән сораша-сораша институтның тулай торагын эзләп таптык, аннары документларны тапшырдык та, мин аны ЦУМ  яныннан автобуска утыртып җибәрдем. Студент еллары – иң күңелле чаклар. Зөлфәт Фәхретдинов, Руслан Галимуллин белән бер бүлмәдә яшәдек. Таңга кадәр сөйләшеп, көлешеп утырган  вакытлар еш була иде.

– Үкенечең бармы?
 
– Юк, бернәрсәгә дә үкенмим. Мин тормышымда булган бөтен нәрсәгә дә рәхмәтле. Кирәк дип тапкач, үзем белән булган хәлләрне ачыктан-ачык сөйләдем. Мин – гап-гади малай, тамашачы, бәлки, шушы гадилегем өчен хөрмәт итәдер. Ялгышларым да булды, хаталарым да. Ризыкны авыз итмичә генә тәмен белеп булмаган кебек, ниндидер адымның дөресме, хатамы икәнен, ул адымны ясамыйча гына белеп булмый. Ялгышларым турында кабат искә аласым килми, фәкать шунысын гына әйтә алам: элеккеге Ришат белән хәзергесе арасында аерма бик зур. Мин инде хәзер фикерле, төпле. Элек, яшермим, өстәнрәк кенә уйлый идем.

–  Үзгәрешләргә нәрсә сәбәпче булды?
 
– Беренчедән, тормыш үзгәртте. Якын кешеләремне югалту кайгысын бер-бер артлы кичерергә туры килде. Башта бертуганым Рифат абый, йөрәге тотып, вакытсыз гүр иясе булды. Аның кайгысыннан әтием Нур бик бетеренде. Абыйдан  соң алты ел гына яшәде ул, аның артыннан әнием Луиза китте… Шул ук елны әнинең әнисе – әби дә бакыйлыкка күчте. Аннан соң да кайгылар булып торды әле. Болар үз эчемә бикләнергә мәҗбүр итте. Яраткан кешесенә сынауны өеп бирә, диләр бит, шулай булгандыр. Аллаһы Тәгалә сынавын да, шул сынаулардан тартып чыгарырлык кешесен дә юлларыма чыгарды. Акыллы – атын, юләр хатынын мактар, ди. Мин хатыным Эльмирага таяныч булуы, ир итеп санлап торганы, ярдәм иткәне өчен рәхмәтле. Эльмиралы тормышымда минем хәтта сәхнәдә үз-үземне тотышым да үзгәрде.
 
 
– Эльмира тамашачының игътибарын ничек кабул итә?
 
– Әйбәт кабул итә, хәтта сөенә дә. Хатын-кызның игътибарын җәлеп итәсең, дип көнләшкәне юк һәрхәлдә. Нормальный ирләргә хатын-кыз карарга тиеш инде ул.
 
– Хатын-кыз, бигрәк тә сәхнә кешеләре үзләрен үзгәртү белән мавыга хәзер. Ясалма матурлык турында ни уйлыйсың?
 
– Хатын-кыз үзен тәртиптә тотарга тиеш, дип саныйм. Бигрәк тә сәхнә кешесе үзен карарга тиеш. Үзенә ошый икән, үзгәрсен. Табигать хатын-кызны матур да, акыллы итеп тә яраткан. Нинди адымга барсалар да, акыл белән эш итсеннәр, сәламәтлекләренә зыян салмасыннар иде инде.
 
– Репертуарың да синең белән бергә үзгәрәме?
 
– Әлбәттә! Дөрес, мин төрлесен җырлыйм. Тормышчан җырлар сайларга тырышам.
 
– Эстраданың төп проблемасы нәрсәдә?
 
– Татар эстрадасының проблемалары шактый. Үзем халык җырларында тәрбияләнгәч, сәхнәдә нәкъ менә шундый моңлы, халыкның бәгыренә үтеп керердәй җырларның күбрәк булуын теләр идем. Хәзер «Телне югалтмас өчен нәрсә эшләргә?» дигән сорауны бик еш бирәләр. Җырны да шул  максатта файдаланып була. Әмма теләсә кайсы белән түгел, мәгънәле җырлар белән генә татар теленә мәхәббәт уятырга мөмкин. Татарлыкны онытырга ярамый. Теләсә кайсы сәхнәдә син тамашачыга үз халкыңның вәкиле буларак кызыклы.
 
– Сәхнә – хәзер шабашка урыны, диләр…
 
– Бу фикердә хаклык бар. Кызганыч, тавышы булган җырчылар зал тутыра алмый хәзер. Халык нишләптер ялтыравыкка алдана. Сәбәбе гади бер караганда, без халыкка иярдек һәм тәрбия функциясен оныттык. Нишлисең бит, иярү табыш китерә.
 
– Мөмкинлек булса, мәдәнияттә нәрсәне үзгәртер идең?
 
– Худсоветларны кире кайтарыр идем. Җырларны да, җырчыларны да, гастрольләрне дә худсовет аша үткәрергә кирәк. Худсовет ярдәмендә генә элеккеге эзгә төшеп була.
 
– Үзеңнең яраткан җырчың бармы?
 
– Мин барлык җырчыларны да хөрмәт итәм. Остазым Салават Фәтхетдиновтан күп нәрсә өйрәндем дип әйтә алам. Бәләкәй чакта безнең өйдә өч җырчының кассетасы бар иде. Болар – Салават абый, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов. Шуларны тыңлап үстем инде. Әмма аларны кабатларга тырышмадым. Үзеңне табарга кирәк. Үз юлымны таптым дип уйлыйм.
 
– Җырчы булмасаң, нинди һөнәр иясе булыр идең?
 
– Авыл хуҗалыгын яратам. Мөгаен, шул тармакта үземә берәр эш табар идем. Хәер, комбайнда эшләгән бар инде. Авылда төп нигез буш булса да, сагынып кайтам. Анда бар да тәртиптә, әнинең гөлләре дә элеккечә чәчәк атып утыра.  Авыл якын миңа.
 
– Кәефеңә нинди җыр туры килә?
 
– «Үкенмә үткәннәргә».
 
 
Блиц-сораштыру:
– Танылу сере нәрсәдә?
 
– Тумыштан сәләтле булу һәм шул сәләтне үстерү өчен армый-талмый эшләү. Җырчы булып танылу турында сүз алып барсак, боларга өстәп, финанс ягының да тотрыклы булуы кирәк. Җыр яздыру, радио-телевидение рекламасы бүген арзан түгел.  Әмма хикмәт акчада гына түгел. Моңсыз, әмма акчалы җырчы да эстрадага чыгып карый. Күпмедер эшли дә юкка чыга. Моң юк икән, ул барыбер тамашачы игътибарын озакка җәлеп итә алмый. Боларга өстәп, уңу да кирәк. Кемдер бик җиңел уңа, кемдер, таланты булса да, уңмый. Яшерен-батырын түгел, җырчы команда белән эшләгәндә генә уңышка ирешә ала.
 
– Интернет ресурсларын файдаланып танылып буламы?  Әйтик, шәхси яңалыкларың белән бүлешеп, халык игътибарын яуларга мөмкинме?
 
– Интернет мөмкинлекләрен актив файдаланабыз. Әмма минем өчен ул 50гә 50. Бер яктан файдага, икенче яктан зыян салып куярга да мөмкин.
 
– Илһам Шакиров кебек җырчы тагын туа аламы?
 
– Илһам Шакиров кебек җырчы башка булмаячак. Ул үз чорында туган, яшәгән, үзеннән соң бай мирас калдырган. Безнең чорның үз җырчысы булырга тиеш.
 
– Үзең турында фильм төшерсәләр, ул ничек аталыр иде?
 
– Минем исемдә булыр иде.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»