поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
17.03.2023 Шоу-бизнес

Фирүзә: "Ул киткәч, өч ай буе ашамадым, эчмәдем"

Эстраданың талантлы артисты, автор-башкаручы Фирүзә Хафизова – Актаныш районы Татар Ямалы авылы кызы. Репертуарындагы барлык җырларының да көй һәм сүз авторы – үзе. Шунысы кызык: ул җырларын артистларга бирми, бары тик үзе башкара.

– Әтиеңне моннан ярты еллап элек җирләдең. Ни сәбәпле вафат булды?
 
– Хәле булмагач, әтине Казанга чакырдым. Ул килешкә табын әзерләдем, ләкин кәефе булмады, әз генә ашады. Хастаханәгә барырга тәкъдим иттем, каршы килде. Бер таныш табибым бар иде, әтигә сиздермичә генә аны өйгә чакырттым. Ул да әтигә хастаханәгә барырга кушты, шуннан соң гына әти ризалашты. Икенче көнне анализлар бирергә бардык. Өйгә кайткач, әтигә сыек кына итеп манный боткасы пешереп бирдем. Ашап алгач барып ятты да, йокыга китте. Ул ял иткән арада әтигә дарулар алырга дип даруханәгә киттем. Даруханә эчендә кисәк кенә хәлем китте. Аннары гына аңладым, әтинең җан биргән чагы булгандыр. Кайтсам, әти үлгән. Машинасына тәмәке тартырга чыккан булган, шунда җан биргән. Үлем сәбәбен йөрәк өянәге дип яздылар. Аңа 67 яшь иде. Әтине җирләргә бик күп кеше килде. Андый чакта күңел үзеннән-үзе җылы сүз көтә. Хәтта белмәгән кешеләр дә кайгы уртаклашып язды, ә менә кайбер белгән кешеләр язмады...
 
– Әтиеңне ничек сагынуыңны социаль челтәрдә дә еш язасың...
 
– Әти белән бер-беребезне күз карашыннан ук аңлый торган кешеләр идек. Аның шаян сүзләре сагындыра, һәр сүзе кәефне күтәрә иде. Әти-әни эшләгән изгелекләрне кайтарырга тырыштым дип уйлыйм. Алар да миңа рәхмәтле булды. Әти киткәч, өч ай буе ашамадым, эчмәдем. Җырлау түгел, сөйләшә дә алмадым. Әле дә үземне көчкә тыеп торам. Әтинең кырыгына кадәр Йәсин укыдым. Шуннан соң әти төшемә керде. Имеш, яшь чагы икән, көр тавышлы иде. “Кил әле, кызым, яратыйм әле”, – дип кочаклады мине. Шундый рәхәт булды. Дога укымый торсаң: “Бу төшем авырта, кулым сызлап тора”, – дип төшкә керә. Әти белән әни исән булганда, үзеңне йомырка кабыгы эчендә кебек хис итәсең икән. Ә хәзер алай түгел, бер канатым юк. Якыннарны югалту бик куркыныч әйбер. Гаиләм – ныклы терәгем.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»