поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
23.01.2023 Җәмгыять

Ни өчен кимрәк? Россиядә хезмәткәрләргә акча түләү кагыйдәләре үзгәрде

Россия компанияләрендә гыйнвар ае өчен аванс түли башладылар. Хезмәткәрләрнең күбесен аванс күләменең алдагы айларга караганда кимрәк булуы гаҗәпләндергән. Чынлыкта, 2023 елның 1 гыйнварыннан НДФЛ түләү кагыйдәләре үзгәрде. «Российская газета» шул турыда яза.

Күпчелек очракта ул оешмаларга кагылышлы техник үзгәрешләр белән бәйле һәм хисапчыларга өстәмә эш булып тора. Хезмәткәр үзенә тиеш булганны барыбер алачак. Гомуми хезмәт хакы үзгәрмәячәк, дип китерә әлеге язманы Татар-информ.

«Хәзер законнар эш бирүчегә керем салымын аванстан да, хезмәт хакыннан тотып калуны йөкли. Иске кагыйдәләр буенча ул айга бер тапкыр гына алына иде һәм ул хезмәткәрнең гомуми хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә иде», – дип аңлата басмага адвокат Ирина Калинина.
 
«Ачыклык өчен мисал китерәм. Хезмәткәрнең оклады 40 000 сум тәшкил итә. 13 процент керем салымын алганнан соң (бу 5200 сум), ул «кулга» 34 800 сум ала. Элегрәк аңа 16 мең аванс һәм 18 880 сум хезмәт хакы бирелде (40 000 –  16 000 аванс – 5200 бер ай эчендә барлык хезмәт хакыннан алынган керем салымы). Хәзер исә хезмәткәргә 13920 сум күләмендә аванс түләнә – былтыргыга караганда азрак (шул ук 16 000, әмма керем салымы сыйфатында 2080 сум акчаны тотып калып) һәм 20880 сум күләмендә хезмәт хакы биреләчәк. Аерманы менә шушында өстиләр.
 
Нәтиҗәдә, хезмәт хакы узган елдагыга караганда күбрәк килеп чыга (24 000 – 3120 керем салымы буларак). Тик тулаем нәтиҗәдә хезмәткәр шул ук 34 800 сумын ала», – дип санады юрист.
Фото: фрипик.ру
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.01.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»