поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
03.10.2022 Мәдәният

Казанда галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

2022 елның 6 октябрендә Шәриф Камалның мемориаль фатиры татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) педагог һәм галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтә. Музейда күргәзмә ачылачак, мемориаль такта янында чәчәкләр куелачак һәм түгәрәк өстәл утырышы узачак.

Нургали Надеев (1882-1940) – Россия тарихы буенча татар телендә беренче дәреслекләр авторы, Оренбургтагы татар педагогия институтының беренче директоры һәм Казан педагогия институты доценты. Тарихка ул 13 яшьлек Муса Җәлилне урам тормышыннан аралап, малайны хәрби-сәяси мәктәпкә алып баручы кеше буларак керә. Надеев тормышында тарихи очрашулар болай да күп була. Ул Саратов губернасында туган, Казанда Гаяз Исхакый белән бер мәдрәсәдә укыган, Оренбургта Фатыйх Кәрими һәм Шәриф Камал белән бергә эшләгән. 1925 елдан соң ул хәзерге вакытта Шәриф Камал музее ачылган йортта яши.

6 октябрьдә музей тарихында беренче тапкыр «Нургали Надеев: Гыйлем җәүһәрләре» күргәзмәсе ачыла. Монда Надеевлар гаилә архивыннан уникаль фотосурәтләр һәм кулъязмалар, Милли музей фондыннан һәм Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдән китаплар, шулай ук Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының тарих музееннан экспонатлар күрсәтеләчәк.

Чарада катнашучылар татар китабы йорты фасадындагы мемориаль тактага чәчәкләр куячаклар. Нургали Надеев хөрмәтенә такта 1983 елда ук куела, ә соңгы елларда реставрациядә була. Быел Истәлек билгесе ниһаять үз урынына кайта.

Чара татар китабы йорты һәм ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл белән дәвам итәчәк. Галим тормышының билгесез периодлары турында чыгышлар булачак.

6 октябрьдә булачак чараларның программасы:

14.00 – Нургали Надиев: Гыйлем җәүһәрләре» күргәзмәсен ачу тантанасы һәм мемориаль тактага чәчәкләр салу.
14.30 – «Нургали Надиев һәм XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар мәгариф һәм мәгърифәт эшчәнлеге» түгәрәк өстәл утырышы.

Чаралар Татар китабы йортында үткәрелә. Адресы: Казан, Островский урамы, 15 йорт.


---
Милли Музей
№ --- | 03.10.2022
Милли Музей печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»