поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
09.09.2022 Шоу-бизнес

ИлГәрәй: "Тезләнеп, салкын кулыннан тоткач кына аның киткәнен аңлап еладым..."

Татар эстрадасы артисты ИлГәрәй сәхнәдә беркемне дә кабатламый, аның үз стиле, үз юнәлеше. Соңгы вакытта ул тагын да ачылып китте кебек, репертуары да, образы да үзгәрде.

-    ИлГәрәй, “кайда калды гүзәл балачагым?” дип җырлыйсың. Балачагың, чынлап та, рәхәт уздымы?
 
-    Әйе, тик хәзер ничек кенә теләсәң дә, ул чорга әйләнеп кайтып булмый. Сагынып искә алырга гына калды. Әби-бабайлар исән-сау иде. Әти белән әни икесе дә Балык Бистәсе районы Чирмешән авылыннан, бер үк урамнан. Казан егете булсам да, җәй айларында авылда үстем. Башта әти ягында, аннары әнинең әнисендә тордым. Болында көтү көттем, таяк башына пакет чорнап бәбкә сакладым, бакчасында да эшләдем. Мичтә пешкән коймаклар да, кукуруз басуында лабиринт ясап уйнаганнар да, клубка кызлар янына йөргән чаклар да истә. Җизнигә ияреп “Дон” комбайнында утырып йөри идем. Авылда чын мәгънәсендә авыл егете идем мин.
 
-    Гаиләдә ике малай сез. Кайсыгыз әнигә, ә кем әтигә күбрәк тартылды?
 
-    Мин холкым белән әнигә, ә йөз-кыяфәт белән әтигә охшаган. Бертуган энем Алмаз киресенчә, холкы белән әтигә тартылган. Әни һәрнәрсәне күңеленә якын алса, әти барысын да җиңел үткәрә иде. Әни кебек бөтен нәрсәгә дә борчылып йөрүчем өчен еш кына үземне сүгәм, “нигә әтигә охшамаган икән мин?” дим. 
 
-    Әтиеңнең вафатын авыр кичердең. Ул кайгылы көнне искә алыйк әле... 
 
-    Әти 2019 елның 30 ноябрендә 56 яшендә вафат булды. Ул көнне мин Лениногорскига юбилей үткәрергә киттем. Әти чирләп торгач, күп кенә бәйрәмнәрдән баш тарткан идем, ләкин 30ы буласы мәҗлескә май аенда ук аванс түләп куйганнар иде. Шуңа күрә ул мин ул чарадан баш тарта алмадым. Мәҗлес тәмамлануга 3 сәгать кала, баҗай кайгы уртаклашып смс хәбәр юллады. Хатыным Айгөл күргән-белгәннәргә әтинең китүен миңа әйтми торырга кушкан булган, ә баҗайга әйтеп өлгермәгән, күрәсең. Әтинең үзен күрмичә күңел ышанмады, бәдрәфкә кереп кычкырдым. Өйгә кайтып, әти янына тезләнеп, салкын кулыннан тоткач кына аның киткәнен аңлап еладым. Аның гәүдәсе кечерәеп калган иде. Әти җан биргәндә, янында әни белән энем булган, Ясин укыганнар. "Улым, мин киткәндә, янымда булуыңны теләмим", — дия иде миңа әти. Әйткәнемчә, мин – йомшак күңелле кеше. Әти дә моны белде, күтәрә алмас дип уйлагандыр инде. Аның теләге кабул булды, ул киткәндә, янында була алмадым.
 
-    Озак чирләдеме?
 
-    Май аенда кәефе үзгәрде. "Эчем авырта", - дия иде. Тиз ара торган булды, корсагы үсә башлады. Баксаң, эчендә су җыелган булган икән. Яман шешнең өченче стадиядән дүртенчегә күчкән мәле булган. Сентябрьдә инде авыртуга түзә алмагач, хастаханәгә алып бардык. Әле анда да төгәл диагноз куя алмыйча табибтан табибка йөрттеләр. Ә бәлки белгәннәрдер дә... Профессорга күрсәткәч, үземне генә калдырды да, "әтиеңнең бер ай гомере калды", диде кулымнан тотып. "Ничек инде? Үзе рульгә утырып килде, үз аягында йөри", - дим. Сүз уңаеннан , әти 25 ел “КамАЗ”да эшләде. "Ул шундый зәһәр авыру, кеше бүген бар, иртәгә юк", - диде... "Әйдәгез, дәвалагыз әтине!" - дидем. Бер ай дигәннән соң, әти өч ай яшәде. Табиблар үзләре дә шаккаты, хастаханәдә күргән саен "әтиегез исәнмени?" дип сорыйлар иде. 
 
-    Гадәттә, яман чир белән авырган кешеләргә нәрсә белән авырганын әйтмиләр. Әтиең белдеме?
 
-    Әти нинди авыру белән чирләгәнен үлгәнче белмәде. Без аңа әйтергә кыймадык, үзе дә "тереләм" дип өметләнде. Әти ач килеш, ашыйсы килеп китеп барды. Эче янгач, хәтта боз ашый иде. Туңдырмалар да алып кайтып ашаттым. Кымыз эчәсе килә дигәч, анысын да алып кайттым. Ләкин организмы бернәрсәне дә кабул итмәде. "Терелгәч, мин сине иң кыйммәтле ресторанга алып барачакмын, әти", - дидем. Сөенгән иде... Әти яшәргә теләсә дә, төшенкелеккә бирелгән чаклары булды. Мунчада юындырганда елады. "Нишләп елыйсың, әти?" – дип сорагач, "ике ел элек нәкъ шушылай бабаңны юындырган идем. Хәзер син мине юындырасың, мин дә китеп барырмын микән инде?.." - диде күңеле тулып. "Китмисең әле. Хәзер мунчадан чыккач, мәтрүшкәле чәйләр эчәбез", - дип юаттым үзен.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»