поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
24.08.2022 Шоу-бизнес

Зияратта Данир Сабировка әтисе: "Менә, бу урын сиңа булыр"

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Үзбәкстанга юл тоткан. Ерак сәфәргә ул әтисе, әтисенең абыйсы, энесе Назыр, баянчысы Роберт, дусты Илнар белән бергәләп зур гастроль автобуслары белән чыгып киткән. Бу хакта артист болай дип яза:

"2 тәүлек юлда булдык. Казахстан читендә 6 сәгать торырга туры килде. Ял көн, чират... Үзбәкстан чигендә 3 сәгать булдык, ну анда конкретно тикшерделәр: һәр пакетны, һәр шешәне, һәр кесәне...

Наркотик алып керерәләр дип куркалар икән. Таможня эшчесе минем артист икәнне белеп алды да, тотынды әйдә минем иҗат белән танышырга. Без барган автобуска зур итеп "Данир Сабиров" дип язылган, шуннан китте: "Мондый машинада безнең илдә президентлар гына йөри", - ди абзый. Ютубтан минем видеоларны карый башлады, "Әйдә, җырла", - ди. Ә тегендә километрга сузылган машиналар, чират. Ә таможня эшчесенә барыбер. Каракалпак яклап кердек без. Ул - Үзбәкстанның автоном республикасы. Анда юллар бик начар.
 
Шуларны күргәч, кәефем бик төшкән иде, әмма Ургенчка җитәрәк бар да җайланды: юллар да яхшырак, туганнар да якты йөз белән каршы алды. Алар үзләре Ларгуста ише машинада җилдергәч, чокырлы юллар алар өчен тап-такыр.
 
Монда мин Данирбайга әйләндем. Башта төп йортка, әби-бабай яшәгән өйгә килдек.
 
Аларны искә алып, дога укыдык һәм Әтинең Акылҗан исемле апасына куна киттек. Йортлар монда шундый зур: биек түшәмле, иркен бүлмәләр. Иң кызыгы: постельный белье, мендәр бирделәр дә, кайда ятасың килә - шунда ятасың. Анда бездәге кебек диванга, караватка ятып азапланмыйлар. Үзбәк теле татарчага бик якын. Аңламаган сүзләрне әти тәрҗемә итә. 
 
Анда кешене башкача күмәләр: җирне ике метр казысаң, су чыга, ди. Шуңа күрә, туфракны күтәртеп, балчык эченә күмәләр икән. Данирның әтисенең туганы бөтен нәсел өчен зияратта урын алып куйган. Әти: "Менә, бу урын сиңа булыр... Бу урын - Назырга" ди. Уф, әти простой кеше инде ул..." - дип яза Данир Сабиров.
Фото: Бизнес Онлайн

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.08.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»