поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
22.08.2022 Әдәбият

Равил Фәйзуллин: "Бездән соң бу йөзүләр дәвам итсен иде"

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлап җибәргән “Фәйзуллин йөзүләре” быел 44 нче мәртәбә уздырылды. Әлеге чарада катнашырга, йөзүчеләрне тамаша кылырга теләүчеләр Лаеш районының Атабай авылына җыелды.

Башта анда җырлы-биюле, шигъри бәйрәм оештырылды. Аннары бергәләшеп Атабайдан ерак түгел Ташкирмән авылына кузгалдык. Йөзү ярышы шунда үтте.

— “Фәйзуллин йөзүләре”н ел саен үткәрәбез. Тарихы да зур. Равил абый 1979 елда Югославиягә баргач, Эгей диңгезендә Халыкара ярышта катнаша. Шуңа кызыгып: “Казанга кайткач, язучыларны җыеп, шундый йөзүләр оештырам әле”, — дип хыяллана. Безнең яшь чаклар. Шул вакытта ук Казансу буена җыеп, йөздереп, бадминтон уйнатып, безне спортка тартты, — ди ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. — Үзе спортчы, күп төрендә шөгыльләнеп, уңышка иреште. Әле дә йөзә. Аны куып җитә алмыйбыз. Элек, безне еракта калдырып китмәс өчен, әллә ничә тапкыр кире йөзеп килә иде. Шундый остазыбыз ул. Моңа хәтле чара Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында һәм башка якларда узды. Елдан-ел яхшырак оештырыла, күңелле үтә.

Тулы дистанциядә йөзүчеләр күп түгел иде. Фәйзуллиннар династиясе — Равил абыйның уллары Алмаз (РФ Президенты администрациясендә югары урында эшли, дип таныштырдылар аны) белән Газиз (КФУның Халыкара багланышлар институтында укый), оныклары Ильяс, Камил, “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” каналларының баш мөхәррире, “Ком сәгате” тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов һәм тагын берничә кеше йөзеп килде.
 
Көймә белән утрауга чыкканда, Равил абыйның 12 яшьлек оныгы Камил белән сөйләшеп бардык. Мәскәү егете татарча бик матур аралаша. Ярышта катнашмаса да, оста итеп йөзеп күрсәтте. Чарада ул иң яше иде.
 
— 8 яшемнән ныклап йөзәм. Әти белән өйрәндем. Ара ерак дип, әлегә катнашмадым. Бераз үскәч, мин дә бабай белән әтием, абыйларга иярәм, — ди Камил.
 
 
Равил Габдрахман улы Фәйзуллин Балык Бистәсе районы Балтач авылыннан. Озак еллар “Казан утлары” журналының баш мөхәррире булып эшләде. Соңгы елларда Равил абый “Татмедиа” ААҖ генераль директорының киңәшчесе вазыйфасын башкара. Күренекле язучыбыз киләсе елга 80 яшьлек юбилеен каршылый. “Фәйзуллин йөзүләре”нә исә 45 яшь тулачак.
 
— Равил абый, ничә яшьтә йөзә башладыгыз?
— Үземне белгәннән бирле йөзәм. 5-6 яшьлек чагымда олырак егетләр, үзләренә кызык ясап, суга төртеп төшерде. Азрак бата башлауга, тартып алдылар. Шуннан өйрәнә башладым. Хәзер ике-өч көн йөзми торсам, нидер җитми кебек. Куллар судагы хәрәкәтне сорый башлый. Элек Казансуда 4 әр сәгать туктаусыз йөзә идек. Аккош күле янында яшибез. Җәй буе шул күлдә йөзәм. Калган вакытта бассейнга йөрим.
 
— Сәламәтлегегез ныктыр, Равил абый?
— Йөзгәндә бөтен тән хәрәкәтләнә, артык нәрсәләр алына, “юыла”. Варикоздан интегә идем. Хәтта шуннан да булыша икән. Һәвәскәр рәвештә спортның шактый төрләре белән мавыктым. Әмма иң яратканым һәм иң файдалысы — йөзү.

— Элегрәк Наилә апа да ярышта катнаша иде.
— Хатыным йөзәргә бик ярата, яхшы булдыра. Бу арада эше тыгыз булды, ишкәкләр белән йөзүдә катнашты. Шул сәбәпле генә монда килмәде.
 
— Хәл-әхвәлегез ничек? Иҗат гөрлиме?
— Бар да яхшы. Әзрәк сызгалыйбыз шунда.

— Йөзү буенча яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез? Бу чарага аларны ничек күбрәк тартырга?
— Без инде өлкән яшьтәге кешеләр. Яшьләр сафыбызга кушылып, бездән соң бу йөзүләрне дәвам итсен иде. ТРның Яшьләр эшләре, Спорт министрлыклары бар. Алар да: “Хәтта бабайлар йөзә. Сез нәрсә читтә каласыз?” — дип, шул юлга этәрсен иде. Телефонга гына ябышып ятмасыннар. Менә быел да безнең рәткә 5-6 булса да егет кушылыр дип өметләндем. Тик әлегә күбрәк шул олылар һәм урта яшьтәгеләр ярышабыз.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 22.08.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»