поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
07.08.2022 Җәмгыять

«Йөрәге шашып-шашып типте дә, кинәт туктап калды»

Әтием Солтан бу якты дөньяда 93 ел да 4 ай яшәде. Төгәл 4 ай. 18 гыйнварда туган, 19 майда бакыйлыкка күчте ул. Әгәр күзләре күрсә, бәлки, 94, 95 яшьләрен дә тутырыр, хәтта йөзгә дә җитә алган булыр иде. Йөрәге таза иде аның. Тик менә күзләре начарлана барып, аннан дөм сукыр калгач, бирешә башлады. Әмма сер бирмәскә тырышты.

Инде сурәт урынына шәүләләр генә күрә башлагач та, яз көне өй каршындагы бакчага чыгып алмагачларның ботакларын тотып карый, миңа: «Улым, карале, чәчәкләре нинди матур», – дип әйтә иде. Бугазыма төер тыгыла, күзләрем яшьләнә иде шул чакларда. Күрми иде бит инде әти ул чәчәкләрне, әмма, күрергә теләгән, үзен-үзе алдаган, мине дә ышандырырга тырышкан.
 
Ишегалдына чыккан җиреннән бер-ике мәртәбә абынып егылгач, өйдә генә утыра башлады әти.
 
Ял көннәрендә авылга гел кайтып йөрдем. Өйгә кереп, түр як ишеген ачуга әти: «Риман улым, кайттыңмы?» – дип әйтеп куяр иде. Маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе күрә иде бугай аның. Дөньяда, илдә, Татарстанда ниләр барганын да күрә кебек тоела иде.
 
Кайчак: «Барысын да каян белеп торасың син?» – дим. Әти өчен әни җавап бирә: «Көне буе телевизор карый ул», – дип шаярта. Әти аңа үпкәләми, күңел күзе кирәк, карчыгым, күңел күзе, ди.
 
Дөньяны ул бөтен барлыгы белән кабул итеп өйрәнгән, замананың кая таба барганын да җаны-тәне белән тоя иде. Илнең таркала баруын, авылларның бетүен дә авыр кичерде. «Беткән авыл нигезендә» дигән шигырь язып, күңел күзе сукыр булган кайбер түрәләрнең бакчасына таш та ыргытты.
 
Бездә «Сукыр тавыкка бар да бодай» дигән әйтем бар. Әти бу әйтемне дә күңел күзе күрмәгәннәр турында сөйләгәндә искә төшерә иде. Шул ук вакытта: «Күрә алар, барысын да күрә, тик үзләренә кирәкләрен генә», – дип дә өсти иде.
 
Дөм сукыр кешегә, бер уйлаганда, берни дә кирәк түгел, «ашасын ашаган, яшәсен яшәгән» дип кенә утырырга да булыр иде. Әмма илдә-җирдә «шылт» иткән һәрнәрсәгә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барды әти. «Ходай бер күз бирсә, бер аягымны, я бер кулымны бирер идем», – дип тә әйткәли башлады. Әлбәттә, күзле була алмады, әмма күңел күзе күпне күрде. «Барысы да һаман алай бармас. Үткәннең яхшы яклары барыбер әйләнеп кайтыр әле», – дип үзенчә безне тынычландыра килде.
 
Үләренә санаулы көннәр генә калгач, тагын бер шигырь язган булган әти. Үз кулы белән язмаган инде, әнигә әйтеп торган. Шул шигырьнең ике юлын һич оныта алмыйм. Хәер, онытмаячакмын да. Чөнки ул миңа әтинең васыяте сыман.
 
«Соңгы тапкыр каным акканда да,
 
Шашып тибәрсең син, йөрәгем», –
 
дип язган булган ул.
 
Әти күзләрен мәңгелеккә йомган мизгелләрдә мин Казанда идем. Кайгылы хәбәр килүгә ике сәгать эчендә авылга кайтып җиттем. Әнидән: «Ничек булды соң ул?» – дип сорадым. Бу урынсыз сорау иде, әлбәттә. Әни исә: «Йөрәге шашып-шашып типте дә, кинәт туктап калды», – диде. Әти үзенең ничек үләсен шигырь юлларына язып калдырган булып чыга.
 
Дөм сукыр булса да, күпне күреп, күпне ишетеп, күпне белеп яшәде әти. Чөнки аның күңел күзе бик үткен иде. Шуңа күрә сукыраеп үлде дияргә телем әйләнми.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»