поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
05.08.2022 Фаҗига

Чаллыдагы фаҗига эзеннән: янгында һәлак булган балаларның әтисе ишегалдында кая барырга белмичә бәргәләнде

Чаллыдагы Шамил Усманов урамында килеп чыккан янгын турында шаһитләр ачынып сөйли. Ике кечкенә баланың гомере өзелгән янгын чыккан йорт ишегалдында бүген мемориал оештырылды. Җирле торак-коммуналь хезмәткәрләре бүген иртән янгын аркасында зыян килгән йортны җыештырды.

Фаҗига булган йортта яшәүчеләр әлеге хәл турында фикер алыша. Һәлак булган балалар турында искә алганда, пенсионер Илдар Гыйниятовның күзләре яшьләнә. 
 
«Күршеләремнең балалары һәлак булды. Без бер баскыч мәйданчыгында яшибез. Бу гаилә бер бүлмәле фатирны 2017 елдан бирле арендалап тора. Биш ел яшиләр. Монда яши башлаганда, аларның бер малайлары гына бар иде. Бик җитез малай, көзен аңа биш яшь тулырга тиеш булган. Әтиләре минем күз алдымда 2019 елда кече кызларын бала тудыру йортыннан алып кайтты. Барысы да сөенделәр, котладылар, балаларның сәламәт булып үсүләрен теләделәр...» - ди Илдар Гыйниятов.
 
Күршеләр сүзләренә караганда, яшь гаилә яхшы тәэсир калдырган. Гаилә башлыгы Илнар Гыйбадуллинга 30 яшь, автомеханик булып эшли.
 
Хатыны Альбинага 27 яшь, ул күршедә генә урнашкан балалар бакчасында эшли. Балалар да шул бакчага йөргән. 
 
Фаҗига буласы көнне кичен әтиләре эш сменасыннан соң велосипедында йөреп керергә чыгып киткән, әниләре, фатирда балаларны үзләрен генә калдырып, кибеткә юнәлгән.
 
"Мин күргәндә, балкон ут эчендә иде инде. Ишеккә күршеләр шакый башлады: «Барыгыз да чыгыгыз, янабыз!» диләр. Хатыным белән ишегалдына төштек. Ә анда бер төркем кеше җыелган инде. Барысы да курыкканнар, урам гөж килә. Карасак, Альбина кибет ягыннан кайтып бара.  Утны күрде дә: «Анда балалар!» дип акырды. Пакетын ташлады, ә анда-тәм-томнар... - дип сөйләде күршеләре.
 
Шаһитлар сүзләренә караганда, ишекне ачарга туры килмәгән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә әни кеше үзе ачкычларын биргән.
 
«Мин аны балта белән каерып ачарга ашыктым. Тимер ишекне алай җиңел генә ачып булмый шул", - ди Гыйниятов.
 
Күршеләре сүзләренә караганда, ут тулысынча кухняны юк иткән, балконга бик каты зыян килмәгән.
 
Малайның гәүдәсен бәдрәфтә тапканнар, ул унитаз артында булган, мөгаен, качарга маташкандыр. Кызчыкны өстәл астында табып алганнар. 
«Без, җирле халык, аста басып тордык, Балалар турында әйтерләр дип көттек. Өч бригада килде. Беренчесе чыккач, барысы да шунда ук: "нәниләр ни хәлдә?» дип сорау бирделәр. Алар безнең яныннан тыныч кына узды. Икенче бригада чыкты, шулай ук ашыгыч ярдәм каретасы ягына тынлык белән узды. Өченче бригада ишектә пәйда булгач, барысы да билгеле иде инде. Табиблар балаларны коткарып булмады, ди. Әниләре бу сүзләрдән соң бөгелеп төште, әтиләре үзен кая куярга белмичә, ишегалдында йөрде. Аңа карарга куркыныч иде. Без барыбыз да еладык», - дип сөйләде фаҗиганы үз күзләре белән күрүчеләрнең берсе.
 
«Узган кич бу йортта коточкыч фаҗига булды. Әти-әниләрнең нинди кайгыда булуларын әйтеп тә, аңлатып та булмый. Әни кеше балаларын өйгә алып кайткан  һәм кибеткә чыгып киткән. Янгын санаулы минутлар эчендә кабынган... мин үзем өч бала атасы. Хәлне контрольдә тоту, балалар белән янәшә булуның ни чаклы мөһим булуын бик яхшы аңлыйм. Әти-әниләргә бер минутка да нәни балаларын бер үзләрен генә калдырмаска чакырам», - дигән "Челнинские известия" га Чаллының Үзәк район җитәкчесе Эдуард Фәттахов.
 
Район башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, хакимият 43/14 йортта яшәүчеләргә янгын китергән зыянны капларга ярдәм итәчәк. Әлегә аны бәяләү үткәрелә.
 
 "Тик балаларны кире кайтарып булмый инде. Бу коточкыч югалту", - диде Фәттахов.
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле хәбәр иткәнчә, янгын балконда чыккан.
 
«Ул өстән ташланган тәмәке яки балалар шуклыгы аркасында килеп чыгарга мөмкин. Ут секунд эчендә кабынып киткән, кухняга күчкән. Төгәлрәк мәгьлүмат техник экспертиза үткәргәннән соң билгеле булачак", - диде Яр Чаллы муниципаль берәмлеге буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Руслан Устимов.
 
Чаллы мэры Наил Мәһдиев фаҗига булган урында булды, янгыннан зыян килгән торакны карады, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең шәрехләрен тыңлады. Алар фатирда шырпы һәм тәмәке табылуы турында хәбәр иттеләр. Шуңа күрә балалар шуклыгы версиясе башкалар белән беррәттән карала.
 
«Әлеге вакыйга-яшь гаилә, бөтен шәһәр өчен олы фаҗига. Кызганычка каршы, өлкәннәрнең ваемсызлыгы өчен кайчак балалар түли. Сүз дә юк, сорау алу һәм тикшерү органнары үз сүзләрен әле әйтәчәк. Тик мин, өч оныкның бабасы буларак, балаларны үзләрен генә калдыру өчен бернинди мораль хокукыбыз юк дип саныйм. Бәла аяк астында», – диде шәһәр башлыгы. 
 
«Челнинские известия»дан тәрҗемә.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 05.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»