поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
03.08.2022 Язмыш

Каенатасыннан кыйналып өч ел гомер үткәргән

Хастаханәдә бер бүлмәдә ятарга мәҗбүр булган кешеләр бер-берсен төрлечә кабул итә. Кемдер көне буе китап укый, кемдер кул эшләре белән шөгыльләнә, кайберәүләр бертуктамый йокы симертә.

Аеруча бу хәл палатадагылар үзара дус-тату булмаса килеп чыга. Ә менә бер-берең белән аралашып, сөйләшеп тә сүзләр кимемәгән вакытта кешеләр туганлашып бетәләр. Безнең палатада да шулай булды. Һәркемнең үз язмышы. Әмма барыбызны да бер нәрсә берләштерә - без хастаханәгә бер максат белән ятканбыз. Шунда һәркем әкрен-әкрен генә күңел йомгагын сүтә башлады.

Ике хатын да икенче ирләренә кияүгә чыкканнар икән. Беренчесенең язмышы бик катлаулы булган. Җиде ел торганнар алар ире белән. «Шул җиде ел эчендә нәрсә генә күрмәдем. Эх, кызлар, аны дошманыңа да теләмәссең», - дип башлады ул сүзен. Ире каты куллы, аз сүзле, кырыс холыклы булган. Кайвакыт салгалап та кайткан. Өйләнешкәнче бик яратып йөргән кебек булса да, туйдан соң хәлләр үзгәргән. Юк-барга сүзгә килә идек, башта тавышын гына күтәргән булса, соңрак кул күтәрә башлады, дип сөйли палатадашым. Мин шунда: «Ничек түздең?» - дип сорап куйдым.
 
«И Алла диген», - дип җавап бирде ул миңа. Тик минем күңелгә корт керде. Ничек инде ул үзен-үзе кыйнатып, начар сүзләр ишетеп тә, еллар буе шул иренә түзә алган? Кайберәүләр хатын-кыз бала хакына түзә, диләр бит. Ә боларның балалары да булмаган. «Әллә син аны ярата идеңме?» - дип сорадым аптырагач. «Ярату да булгандыр инде, күбрәк әти-әниемнән кыенсындым. Безнең авылда кызлары аерылып кайтканнарга ямьсез караш ташлыйлар. Алар минем өчен оялмасын дидем», - дигән җавапны алгач та, тынычлана алмадым.
 
«Интегеп яшәгәнеңне белсәләр, алар сине кире бормас иде. Бер ата-ана да баласына начарлык теләми», - дигәч тә ул җавап бирергә ашыкмады. Моңсу күзләрен тәрәзәгә төбәп, сүзсез калды. Аннары гына: «Беләсеңме, мин хәзерге тормышымнан бик канәгать, һәр көнем сөенеп уза. Бәлки менә бу бәхетле минутлар шул вакытта тешемне кысып түзгәнем өчен бирелгәндер. Әти-әниемә авырлык китермәскә иде, ир хакы дигәне дә бар бит, дип уза иде һәр көнем», - диде ул. Беренче ире бу дөньядан вакытсыз киткәч, ул икенче гаилә корган. «Әмма беренче иремә тамчы да рәнҗешем юк. Ул бит мине мәҗбүриләп тотмады, үзем түздем. Ә аның язмышы шундый, гомере кыска булган», - ди. Көн дә беренче иренә багышлап дога укый.
 
Палатадагы икенче хатын иреннән түгел, каенатасыннан кыйналып өч ел гомер үткәргән. Үзенә әле нибары егерме ике яшь. Ике сменада эшләп, беркайда эшләргә теләмәгән иренә сүз әйтмичә, аның гаиләсенә акча алып кайткан ул. Ә каенатасы: «Җүнле хатын булсаң, бу мәхлукка кияүгә чыкмас идең», - дип, аңа кул күтәрергә дә күп сорамаган.
 
Үз улын шундый сүз белән атаган кешедән өметен өзгән Сания каенанасына да зарланып караган. Каенанасы: «Безнең гаиләне җимерәсең киләмени әле синең», - дип, үзе аңа ташланган. Әмма һаман бер урыннан икенче урынга китеп эш алыштырып йөргән иренә дә, күрше авылда яшәүче үз әнисенә дә берни әйтмәгән ул. Түзгән... Ул да нәкъ беренче танышымның сүзләрен кабатлап: «Хәзерге тормышыма сөенәм. Менә түзгән өчен әҗерен дә алдым», - дип куйды. Ирен наркотиклар таратуда гаепләп төрмәгә утыртканнар, шунда барып ул аның белән аерылышып кайткан. «Аерылышканда җансыз калган кебек булдым. Вакыт дәвалый диләр, дөрес икән», - ди ул. Бүген Сания үзенең чын мәхәббәте, язмышы белән икенче гаилә корган.
 
Гаҗәп, дип уйлап куясың, ике хатында да охшаш язмышлар. Икесе дә: «Ничек түздең?» - дигән сорауны яратмыйлар. Бәлки, чыннан да сабыр итүләре хакына бүген әҗерен алалардыр?
 
Рәзинә, Казан шәһ.
 
Фото: https://unsplash.com/

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»