поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
01.08.2022 Спорт

“Әбиемнең өчпочмакларын сагынып кайтам”

Мәскәүнең ЦСКА хоккей командасы составында саклаучы позициясендә уйнаучы Марсель ИБРАҺИМОВ — Саба районы егете. Кайчандыр гади бер стадионның бозында тәүге адымнарын ясаган спортчыга быел, команда белән Гагарин кубогын отып, аны туган ягына алып кайту насыйп булды.

— Хоккей белән ничә яшьтә кызыксына башладың?
— Ул чакта миңа 7 яшь иде. Югары Ослан районында тудым, Сабабаш авылында яшәдем, Байлар Сабасында укыдым. Тренерыбыз Камил абый Галимҗанов мәктәпкә керде дә, кичкә килегез дип, безне урамдагы ачык стадионга чакырды. Ул чакта ябык шугалак юк иде әле. Беренче уенда ук хоккей мине үзенә алып керде. Ярты елдан соң ябык шугалакны төзеп бетерделәр. Безне шунда автобус белән йөртә башладылар. Кәшәкә бирделәр. Ул чакта махсус форма юк иде. Соңрак анысын да кайтардылар. Бөтенесен бушлай бирделәр. Кайчандыр зур клубларда уйнармын дигән уй булмады. Әлбәттә, хыял бар иде. Әти-әни бик терәк булды. “Нишләп үзеңне сынап карамаска?! Бәлки, килеп чыгар”, — дип мине шул юлга керттеләр, гел булыштылар. Аннары “Тимерхан” командасына йөри башладым, 12-14 яшьләремдә “Ак Барс” клубында уйнадым. 14 яшьтән Мәскәү “Динамо”сына күчтем. Анда өч ел уйнадым. Интернатта яшәдем.
 
— 82 нче номер астында уйныйсың. Нәрсәгә бәйләп сайладың?
— Күп тапкыр 28 нче номер астында уйнадым. Командага миннән өлкәнрәк егет килгәч, бу номерны аңа бирдем. Шулай дөресрәк булыр, дидем. Үземә “көзгеле” номер — 82 нчене алдым.
 
— Уенда позицияң — саклаучы. Капкачы булырга да теләгәнсең икән.
— Ул теләк Сабада чакта гына булып алды. Аннары онытылды. Ә хәзер, киресенчә, капкада басу түгел, ә уйнау күбрәк ошый.
 
— Нинди ял яратасың?
— Актив ял ошый. Футбол уйнарга яратам, балык тотарга йөрим.
— Уен алдыннан юрау-ышануың да бар икән.
— Яшьрәк чакта керде миңа ул гадәт. Кайдан, ни өчен икәнен аңлата алмыйм. Уен алдыннан форманы сул ягыннан кия башлыйм. Хәзер бу гадәт башыма шулхәтле сеңгән, гел шулай эшлим.
 
— Әти-әниең Сабада яшиме?
— Мин Сабада чакта, әти дә анда яшәде. Хәзер башка шәһәргә күченде. Аралашып, күрешеп торабыз. Ә әни 2013 елда юл һәлакәтендә вафат булды.
— Туган якка кайтасыңмы? Анда кемнәрең бар?
— Май-июнь — ике ай отпуск. Туган якка елга бер җәен кайтам. Анда әби-бабам, туганнарым, дусларым яши. Туган як барыбер үзенә тарта. Балачак шунда узды бит. Рәхәтләнеп ял итәм. Отпуск вакытында да тренировкага баргалыйм. Чөнки аннары үзеңне яңадан әзерләү, җыю авыррак була.
— Әбиең әзерләгән нинди милли ризыкларны сагынып кайтасың?
— Өчпочмак һәм чебурек. Әби шундый тәмле итеп әзерли. Кайткач, бер-ике атна иркенләп ашыйм. Авылда андый ризыклардан баш тартып булмый. Сезон башланыр алдыннан, туклануны яңадан җайга салам.
 
— Үзең әзерли беләсеңме?
— Йомырка тәбәсе генә кыздыра алам. Интернеттан ризыкларның әзерләү тәртибен карап эшләсәм, булдыра алырмын дип уйлыйм.
— Татарча беләсеңме?
— Балачакта гел әби-бабайда кала идем, алар әкренләп өйрәтте. Мәктәптә татар телен VII сыйныфка кадәр ныклы “4”легә укыдым. Болай русча сөйләшәм.
 
— ЦСКАда тагын бер милләттәшебез — Самара егете Таһир Мингачев та бар бит әле. Яхшы аралашасызмы?
— Әйе, бик җылы аралашабыз. Гомумән, безнең коллектив дус. Күптән түгел Таһирның туе булды. Мине дә чакырган иде. Әмма бара алмадым.
— Үзеңнең туй көтелмиме соң?
— Очрашкан кызым бар. Ул да спортчы, тренер. Ярышларда йөри. Икебезнең дә вакыт тыгыз. Очрашулар сирәгрәк, шуңа ешрак “онлайн мәхәббәт” (көлә).
 
— Хоккей белән кызыксынучы балаларга нинди киңәшләр бирер идең?
— Максат куеп, шуңа таба барырга кирәк. Әти-әнинең терәк булуы зур роль уйный. Аларның ышануы мөһим. Миңа ышандылар. 12 яшемнән үзләре яныннан чыгарып җибәрәсе килмәсә дә, хискә бирелмәделәр, ә теләгемне чынга ашырырга юл куйдылар. Миңа чыгып китү кыен булмады.
Аннары, балаларга шартлар тудыру да кирәк. Сабаны алсак, анда мөмкинлекләр күп. Стадионнар, боз, менә дигән тренерлар — бөтенесе дә бар. Һәм алар бушка. Кил, шөгыльлән, спортчы булып үс! Әмма андый шартлар бөтен җирдә дә тудырылган дип мактанып булмый.
— Еш кына кайбер яшь җырчы, спортчылар, аз гына танылуга, “йолдызлана” башлый. Син бик гади.
— “Йолдызлана” белмим, моны кирәк тә санамыйм. Гади авыл малае бит мин.

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 01.08.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»