поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
27.06.2022 Җәмгыять

Хатыйп Миңнегулов: "86 % татар яшәгән авылда балаларның русча укуына борчылып кайттым"

Күпләрнең хөрмәт иткән, яраткан остазы, танылган әдәбият галиме, профессор Хатыйп абый Миңнегулов белән Дәрвишләр бистәсенең 11 нче гимназиясендә күрешеп сөйләштек. Биредә аның исемендәге Россиякүләм өченче фәнни-гамәли конференция узды. Гимназиядә галимгә музей да ачканнар.

Хатыйп Миңнегулов — җитмеш төрле һөнәр иясе. Борынгы һәм урта гасырдан алып бүгенгә кадәр татар әдәбиятын белгән сирәк галимнәрнең берсе, тәнкыйтьче, танылган әдипләрнең иҗатын җентекләп өйрәнүче, дәреслекләр авторы, үрнәк әти, кайгыртучан ир, яраткан дәү әти һәм эчкерсез, ихлас, ярдәмчел кеше. Бүген 83 яшендә дә тик торганы юк, сөбханалла, актив. Әңгәмәдәшемнең йөгерек теленә, зыялы, эрудицияле булуына тагын бер кат сокланып утырдым. Аның белән аралашу үзе бер рәхәт, әле урынлы мәзәкләре белән көлдерә ул, без белмәгән яклары белән ачыла.


— Хатыйп абый, фәнни хезмәтләрегезне санап бетерерлек түгел. Хезмәттәшләрегез сезнең хакта, ул фән өчен туган, ди. Бу өлкәгә шактый урау юллар узып килгәнсез икән.
 
— Мәктәптә укыган чакта ук әдәбиятны, тарихны ярата идем. Укуны тәмамлагач, ул чакта дәрәҗәле уку йортларының берсе КАИга керергә дә исәп бар иде. Җитмәсә, анда күңелем төшкән бер кыз укыды. Ләкин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты булдым. Әдәбият аша үз халкымның үткәне белән кызыксына башладым. Шигырь, хикәяләрне элек тә яза идем. 1962 елда “Казан утлары” журналында беренче рецензиям басылып чыкты. Фән өлкәсенә, чынлап та, урау юллар аша килдем. Аңа кадәр Таҗикстан якларында мамык җыючы, туган авылымда колхозчы, клуб мөдире, соңрак Пенза өлкәсендә укытучы, Сарман районында мәктәп директоры, КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булдым... Остазым, галим Хатыйп Госман, чын әдәбиятны белер өчен, аны башыннан ук белергә кирәк дип, миңа Сәйф Сараиның иҗатын өйрәнергә киңәш итте. Шулай фән өлкәсе үзеннән-үзе суырып алды. Озак еллар КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазыйфасын башкардым. Хәзер дә алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Телне, сүз сәнгатен өйрәнү аша халкымның тарихы, данлы һәм фаҗигале язмышы, кешеләрнең эчке дөньясы белән таныштым. Тормыш мине үзе фәнгә алып килде. Язмышым кабатланса, барыбер шул юлымны сайлар идем.
 
— Сез гел сәяхәттә. Аягыгыз басмаган төбәк калмагандыр, шулай да кая барырга хыялланасыз?
 
— Соңгы сәфәрем майда булды. Тарих институты оештырган чарага — Самара өлкәсе Камышлы авылына бардык. Һәр сәфәрдән соң юлъязмалар язам. Монысында 86 % татар яшәгән авылда балаларның русча укуына борчылып кайттым. Сәяхәт итәргә яратам. Урта Азия илләрендә булдым, Төркиягә күп тапкыр бардым. Әле олыгаеп беткәч, 2018 елда Кытайны күреп кайттым. Париж, Лондонга ашкынмадым, кеше бик йөрмәгән илләргә өстенлек бирәм. Хыялым — Иранның хафизлар биргән Шираз шәһәренә бару.

— Бөтенесенә дә ничек өлгерәсез? Әллә йоклап та тормыйсызмы?
 
— Элек яңалыкларны карагач, кичке сәгать тугызларда йоклый һәм төнге сәгать өчләрдә тора идем. Хәзер сигездә үк ятам. Аның каравы сәгать икеләрдә уянам. Хезмәтләремнең күбесе шул төнге сәгать 3-6 аралыгында языла. Эшем булмаса да, иртә торам, шулай гадәтләнгән инде. Хатыным Рәмзия: “Сине соң ятарга өйрәтә алмадым”, — дип көлә.

— Хатыйп абый, сөбханалла, 83 яшьтә дә егетләр кебек әле сез. Яшь калуның сере нидә икән?
 
— Гел хәрәкәттә булырга тырышам. Тормыш үзе хәрәкәт иттерә. Кешегә таянмыйм, үз көчемә генә ышанам. Рәмзия апагыз хәзер авырый. Күбрәк урын өстендә. Шуңа да керен дә, идәнен дә үзем юам, ашарга пешерәм. Азык-төлекне дә алып кайтам. Күнектем инде.
 
— Күңелегезгә ял бирә торган нинди шөгыльләрегез бар?
 
— Элек бакчада эшләргә ярата идем. Вакыт җитмәү сәбәпле, бакча хәзер улым Булат гаиләсе карамагында. Безнең як гармунчылары белән мәшһүр. Гармунда уйнарга өйрәнәсем килә иде. Тик мөмкинлек булмады. Аның каравы, күңел төшкәндә, җыр сузам. Сәнгатькә битараф түгелмен. Туганнарым гына белгән тагын бер гадәтем бар: чынаяк тәлинкәсен озак итеп әйләндереп тирбәндерә алам. Китап уку күңелемә ял бирә. 60 еллык дустым шагыйрь Рәдиф Гаташ белән аралашып торабыз. Аның белән бергә укыдык. Бер бүлмәдә яшәдек.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 27.06.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»