поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
06.05.2022 Җәмгыять

“Үтерүчеләрне барыбер табам”

Зөлфирә балачактан ук дуамал, туры сүзле, әмма намуслы, ягымлы, ярдәмчел булып үсте. Шул туры сүзлелеге аркасында күп кыен күрде. Көчсезләрне яклый, кирәк булса, биш-алты малайга каршы чыга, әмма алар җәберләгән кызчык, яисә малай өчен үчен ала иде. Көченнән килгәнчә, һәркемгә ярдәм итте.

Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Зөлфирә патологоанатом юнәлеше буенча медицина университетына укырга керде. Әнисе аны балалар табибы юнәлешен сайла, дип үгетләсә дә, кыз үз сүзендә нык торды. Әнисенә каршы Зөлфирә аңа, балаларны дәвалау зур җаваплылык, сабырлык сорый, дип акланды. 
 
Кызның җәйге каникулы вакытында әтисе Кырымга юллама алды, үзе бара алмады, эшен калдырырга кеше табылмады. Әтисе эре оешмада бүлек җитәкчесе булып эшли иде.
Ялдан кайтырга ике көн алдан Зөлфирәнең әнисенә полициядән шалтыраттылар. Әтиләре юл һәлакәтенә юлыккан. Өенә кайтыр юлда, төнлә машина белән идарәне югалта һәм баганага килеп бәрелә. Шуннан соң аңына килә алмыйча, һәлакәт урынында җан биргән.
 
Алар шунда ук туган шәһәрләренә очты һәм иртә белән морг янында иделәр. Зөлфирә аягында көчкә басып торган әнисен култыклап алды, йөрәге үрле-кырлы сикерсә дә, җирне тырный-тырный елыйсы, улыйсы килсә дә, тышкы яктан тыныч тотты үзен кыз. Әтисенең гәүдәсен суыткычтан чыгаргач, әнисе һушын язып егылды һәм шунда Зөлфирә колагы янында әтисенең тавышын ишетте:
– Яраткан кызларым минем. Үзем үлсәм дә, сезне саклап калдым. Сез исән.
Аннары әтисенең өрәге әнисе өстенә иелеп, аның маңгаеннан үбеп алды.
– Зөлфирә, син мине күрәсеңме, кызым?
 
Кыз баш какты, курку хисе юк иде аңарда, киресенчә, ул уе белән әтисе белән сөйләшүне көтә иде. Мең сорау алып китте ул үзе белән. Шул сорауларга ачыклык кертергә кирәк иде.
– Зөлфирә, мине үтерделәр, машинаның тормозы төзек түгел иде, машина йөртүчем төштән соң ук сорап китеп барды, күрәсең, аңа ниндидер боерык биргәннәрдер. 
 
Кыздагы дуамаллык, хаклык хисе өскә калкып чыкты. Еламый да үзе, йөрәге гүя таш сыман каткан. 
– Әти, ни генә булса да, гаеплеләрне барыбер табачакмын, – диде кыз мәрхүм әтисенә.
Әнисе шок хәлендә булса да, кызының сүзләрен ишетте үзе.
– Зөлфирә, әтиең үзе гаепле, диләр бит, нәрсә сөйләнәсең син анда, кемне эзләргә җыендың, юк-бар сөйләнмә.
Ләкин яшьлек җүләрлеге башын айкыган Зөлфирә үз сүзендә нык торды һәм әтисенә биргән вәгъдәсеннән кире чигенмәячәк иде. 
 
Әтисен җирләгәннән соң, Зөлфирә аның эш кабинетына керде. Нинди дә булса дәлилләр табу иде аның нияте. Шунда ук кыз янында әтисе пәйда булды.
– Әти, зинһар, үгетләмә, кире уйламаячакмын һәм мин моны болай калдырмаячакмын, миңа юнәлеш бир, кем ул, ни өчен?
– Генераль директор урынбасары Саша, ул минем бүлек аша җитәкчегә сиздерми генә зур афера эшләргә теләде һәм ярдәм сорап миңа мөрәҗәгать итте. Янәсе, табыш белән бүлешәчәк. Мин баш тарттым һәм җитәкче янына кереп киттем, ләкин Саша беренчерәк булып чыккан икән. Сөйләшү алдыннан ул директорга мине акча белән махинацияләрдә шикләнүен, бик арзан бәядән продуҡция сатуда, ә аларны кыйммәткә саткан итеп язуымны һәм тиздән мине фаш итәргә җыенуын сөйләгән. Ә мин, имештер, моны аңлаганмын да һәм бөтен гаебемне аңа, Сашага аударырга булганмын. Һәм менә мин җитәкче кабинетына кергәч тә, Хәлил Җәмилевеч мине бүлдерде һәм Саша турында барысын да белүен әйтте, ә миңа тыныч кына эшләвемне дәвам итәргә киңәш итте. Барысын да сак хезмәте ачыклар, дип ышандырды. Кабинетымда Саша көтеп торган икән, йөземә пырхылдап көлеп җибәрде, ә аннан, киңәш бирәм, гаиләңне сакла, соң булырга мөмкин, диде.
 
– Әти, мин барысын да аңладым, Сашаны фаш итүче ниндидер документлар калдымы?
– Әйе, минем эш өстәлемдә, шкафта папкалар астында – “Склад өчен” дип язылган, юка, зәңгәр папка, анда ике документ бар, алар махинацияләрне фаш итәргә булышачак, мин аларның копиясен алдым һәм яшердем. Аларны шунда табарсың, бу папканы беркемгә сиздермичә генә Хәлил Җәмилевечка бирерсең. 
– Яхшы, әти.
 
Икенче көнне Зөлфирә әтисенең әйберләрен алу нияте белән фирмага юнәлде. Сакчылар да кызны танып, үткәреп җибәрделәр. Әтисе өстәлендә берәү дә казынмаган. Күрәсең, Саша берни дә шикләнмәгән. Зөлфирә әтисе телгә алган зәңгәр папканы табып, барысын бергә тартмага салды да директор кабинетына юнәлде. Сәркатиб кыз аны таныды булса кирәк, сүзсез генә аны генераль директор янына үткәрде 
Ул берүзе иде, кызны күрүгә торып ук басты. Гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
– Әтием сезнең компаниягезне алдаулардан коткарып калам, дип үлде бит. Урынбасарыгызның аферасын раслый торган документлар калдырган. Ә сез аны вакытында тыңламагансыз да, – Зөлфирә ачулы иде. 
 
Хәлил Җәмилевеч кызга сораулы караш ташлады. 
– Без ул чакта ялда идек, әтием миңа шалтыратып үзенә янаганнарын хәбәр итте, – дип сөйләвен дәвам итте кыз. – Йөртүчесе дә ул көнне махсус аны калдырып киткән, экспертиза да әтинең машинасындагы тормозның киселүен дәлилләде.
– Син әйткән сүзләр дөрес икән, мин бу документларны тикшерәчәкмен, үтерүчеләр үз җәзасын алачак. Әтиең истәлеге хакына, вәгъдә бирәм. Ә хәзер өеңә йөгер, беркемгә бер сүз дә әйтмә, барысы да безнең арада гына калсын.
Әтисенең кырыгын алар кафеда үткәрергә булды, якын туганнар гына җыелды. Мәҗлес турында ишетеп теге генераль директор Хәлил Җәмилевеч та килгән.
 
Зөлфирә каршы алды аны.
– Әтиеңнең рухы шат булсын. Син һәм әниең гафу итегез мине, сезнең алда мин шундый гаепле. Тикшерү барышында зур махинация барлыгы расланды, һәм ул ничә еллар дәвамында дәвам иткән. Александр инде рәшәткә артында. Ә сезгә, мораль компенсация буларак, зур суммада акча күчердем. Гафу итегез мине, тагын бер тапкыр, әтиегезнең үлемендә минем дә зур гаебем бар, – диде ул. 
Мулла Корьән укып бетерде. Шулчак Зөлфирә яныннан талгын гына җил исеп китте, кызның колагы янында әтисенең тавышы ишетелде. 
 
– Гаделлек тантана итте, һәм мин тынычланып йоклый алам. Сау бул, кыю кызым, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа.
Һәм әтисенең өрәге эреп юкка чыкты, ә Зөлфирәгә җиңел булып китте. Әлбәттә, әтисен кире кайтарып булмый, ә менә аның рухы хәзер тынычланып калды. Кыз дога кылу өчен кулын күтәрде. Барлык кылган догалар әтисе рухына барып ирешсен иде. Икенче көнне кыз картасын алып банкка китте, теге генераль директор биргән акчаны балалар йорты исәбенә күчерде ул. Кирәкми аларга аның акчасы. Изгелек өчен тотылсын.  
 
Фото: https://pixabay.com/
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 06.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»