поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.04.2022 Киңәш-табыш

Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң - оятын кая куярсың?"

Танышымны Балык Бистәсе районының бер авылына Коръән мәҗлесенә чакырганнар иде. Мәҗлес бик матур үтте, әмма күңелемне бер нәрсә генә тырнап тора, ди. Артыгын кылана бугай безнең халык, дип, бер дә иренмичә мәҗлескә әзерләнгән ризыкларның берсен дә калдырмыйча санап-тезеп күрсәтте ул.

- Өстәлләре бик мулдан әзерләнгән иде. Ундүрт төрле пирог пешергәннәр. Аны әзерләүдә бөтен урамнары катнашкан. Алары янына тагын дүрт зур җимеш бәлеше, ике ит бәлеше. - Ике кулын ике якка җәеп ташлап: - Менә шуның кадәр кәстрүл тулы ит, шуның кадәр үк токмач. Ул зур кәстрүлне дүрт конфоркасы да кабызып куелган газ плитәсе өстенә утыртканнар. Әйтсәм әйтим, бер капчык бәрәңге генә чистартканнардыр алар. Пирогларны табынга куяр өчен түгел, ә килгән халыкка өенә биреп җибәрер өчен пешерәләр. Өйнең бер ягында утызга якын әби-апалар, - болары килгәннәре генә, чакырылган алты-җиде кеше килмәгән булып чыкты, - икенче ягында ирләр утырды. Аларны озаткач та әбиләрнең киленнәре килде. Өй хуҗаларын гына жәлләдем, кирәк бит шуның кадәр пешеренергә, кунаклар киткәч юып-җыештырып та бетерергә кирәк бит әле...
 
Танышым әйтмешли, артыгын кыланып, мәҗлес үткәрүнең төп сәбәбен дә онытып җибәрәбез бугай шул. Әйтерсең лә мәҗлесләргә Коръән сүрәләрен, аятьләрен тыңларга түгел, корсак тутырырга киләбез. Ризыкны мул итеп әзерләсәң, савабы күбрәк булсын дип тырышумы бу, әллә «кеше ни әйтер?» дип якыннар-күршеләр алдында сынатасы килмәүме, әллә инде кеше куян куа дип, аларга иярергә маташумы?
 
Әлеге уңайдан безнең Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикерен ишетәсе килде.
 
- Соңгы вакытларда тормышларыбыз бик әйбәт, нәрсә ашыйк дисәк, шул бар. Әмма шул муллыкның икенче бер җайсыз яклары да килеп чыга. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: ашагыз-эчегез, чаманы югалтмагыз, исраф кылмагыз, ди. Нинди генә дини мәҗлес булмасын, халык ризыкны кирәгеннән артык әзерли. Мәҗлеснең максаты бит ашау-эчү генә түгел, туганнар-якыннар җыелышып вәгазьләр тыңлап, догалар кылып утыру. Бервакыт бер абзыйдан, сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз дип сорадым. Әбиегез бәлеш ясаудан курка, дип җавап кайтарды. Без ашларны ни өчен үткәргәнебезне, анда ни өчен җыелганны да онытып куябыз хәтта. Гадәттә, корбан ашында якыннарны шул корбан итеннән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әлбәттә, имам килеп вәгазь сөйләсә, Коръән укыса, нур өстенә нур була. Корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит югыйсә бу очракта. Ә безнең халык ул Корбан ашына әллә ничә төрле ит, балык, салат әзерли. Корбан ите чыкканчы инде кешенең тамагы туйган була. Корбан итеннән авыз да ителми кала, ул кирәксезгә әйләнеп куйган кебек була. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Без кунакка йөрешергә, аралашырга тиешбез. Тик арабызда шундый кешеләр дә бар: алар, ризык әзерләү мәшәкатеннән куркып, Коръән ашы үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Мәҗлесне ризыкны зурдан купмыйча гына, җитәрлек итеп кенә әзерләп тә уздырырга була, югыйсә. 1993 елда хаҗда булдым. Шунда бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң алар кунакка җыелалар, өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье чыгарып куялар, шунда ук чәй белән каһвә тора. Кайсы нәрсә кирәк, шуның белән чәй эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар. Ә без берәү килсә, ул кеше Ленинград блокадасыннан килгән сымак, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз. Аннары кунакны көчли-көчли ашатабыз, ул ашаганда телевизорны кабызып куябыз. Ашап бетергәч, кайчан китәр икән, табак-савыт юасы бар дип, ах-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгәннәр иде, ни хәлләр икән алар дия башлыйбыз. Килгән кешене ашатып утырырга түгел, аның белән аралашырга тиешбез. Ризык аның үз өендә дә бар.
 
- Җәлил хәзрәт, хәзер шундый әйбер модага кереп китте, тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог куеп, һәркемнең алдына куялар да ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә...
- Мин үзем моңа каршы. Ризыкны үзең белән дә алып китеп, син хуҗаларга авырлык китерәсең. Ашка килдең, ашадың һәм киттең - бетте. Әйткәнемчә, мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен килмибез. Шундый хәдис тә бар: туйганчы ашау - әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау - хәрам. Туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң - оятын кая куярсың? Табынның ямен дә җибәрү дип карыйм мин аңа. Мәҗлес беткәч, пакетлар чыгарылып, табындагы ризыкны бүлешеп тутыралар да әле. Мин шәхсән моны үзебезнең Балтачта тыйдым. Бер табында да моны рөхсәт итмим. Миңа калса, бөтен авылларда да имамнар-абыстайлар шундый тәрбия эше алып барса, халык та мәҗлесләргә тыйнак карый башлар.

- Мәҗлесләргә ирләрнеме, хатыннарнымы чакыралар, аның кайсы дөресрәк дип тә сораучылар бар.
- Хакыйкатьтә, мөселман халыкларының берсендә дә абыстай дигән кеше юк. Хатын-кызлар табыны да юк. Фәкать ирләр җыела, имам чакырыла. Ирләр киткәч, хатын-кызлар утырып чәй эчеп ала. Элек аны Китап тыңлау дип әйтәләр иде. Безнең татар халкы бик каһәрләнгән бит инде. Сугышлар да күп булган, ирләр аз калган, шуңадырмы, абыстайлар барлыкка килгән. Абыстайлар бары татарда гына бар. Йорт хуҗасы кемне чакырасын үзе хәл итә инде, әмма имам чакырып, ирләрне җыеп Коръән укыту күркәмрәк санала. Шунысы да бар, арабызда чын тәкъва ирләр бик аз.
 
- Җәлил хәзрәт, Коръән ашы турында сөйләшкәндә, сәдака турында да искә алмыйча булмый...
- Нәфел сәдакасын бирү яхшы нәрсә. Сәдака күккә менәр, бәла-каза күктән төшәр. Күктән төшкән бәла-казага сәдака киртә булыр, диләр. Әмма ашларда кулдан-кулга акча өләшү ул сәдака бирүгә керми. Берәү ун сумлык белән килә дә егерме сум белән кайтып китә. Димәк, ул бернәрсә дә чыгармады, сәдака үзенә артып кына кайткан кебек була. Без үз авылыбызда шундый бер матур тәртип булдырдык: йорт хуҗасы сәдака тарата, дога кылабыз да тәлинкә җибәрәбез. Бөтен кеше сәдакаларын шул тәлинкәгә сала. Үз авылыңдагы халыкның ничек яшәп ятканын һәр кеше белә, үзара сөйләшеп алабыз, кемгәдер бәла-каза килгән, кемдер җитди генә авырып киткән, кемдер тол калган - йорт хуҗасына тәлинкәгә җыелган акчаны шундый бер кешегә бирергә кушабыз яки инде, андый кеше булмаса, мәчеткә китерегез дибез. Йорт хуҗасы үлеп, яшь балалар калган икән, җыелган акчаны балаларның иң кечкенәсенә биреп калдырабыз. Акчаны санамыйбыз да, алып та китмибез. Бу эшне һәркем аңлап, үз ихтыяры белән эшли.
Фото: пиксабай
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»