поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
16.03.2022 Язмыш

"Яңалыклар карама, тынычлан" диде...

Украинада барган махсус хәрби операциянең корбаннары арасында Татарстан егетләре дә бар. 26 февральдә һәлак булган Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин белән хушлашырга да өлгермәдек, тагын кайгылы хәбәр — Баулы районыннан Станислав Герасимов вафат. Егетләр икесе дә контракт буенча хезмәт иткән.

 Егетне барысы да, тыйнак иде, диләр. Аның Кырымда, Чечнядагы хәрби операцияләрдә катнашуын кайбер туганнары белми дә калган. Батырлыгы өчен алган 7 медален күбесе аны җирләгәндә генә күрде. Илнур күптән түгел генә өйләнгән булган. Кызганыч, 30 яшьлек егетнең гомере бик иртә өзелде. Аның белән хушлашырга шактый кеше килгән иде. Егетне Түбән Каманың мөселманнар зиратында “Геройлар аллеясе”ндә җирләделәр. Район башлыгы, җитәкчеләр дә аны “каһарман” дип атады. Мәскәүдән килгән подполковник Михаил Давыдов Түбән Каманың бер урамына Илнур Сибгатуллин исемен бирүне сорады.

— Улымның хәрби буларак башкарган гамәлләрен, кызганыч, төрле кеше төрлечә аңлый. Халык аңа теләктәшлек күрсәтә икән, димәк, минемчә, улым дөрес юлда булган, — диде Илнурның әтисе хушлашу вакытында.

 
Спецназ сержанты Станислав Герасимов — Баулы районының Потапово-Томбарлы авылыннан. 16 мартта егеткә 28 яшь тулган булыр иде. Әмма гомер бәйрәме урынына аны соңгы юлга озатачаклар.
 
Хатыны Евгения социаль челтәрдә ире турында якты истәлекләр язган.
 
— Ул искиткеч әти, ир, дус, абый иде. Яраткан кешеләребез янәшәбездә булган минутларның кадерен белмибез. Үз һөнәренә яратып, җитди карады. Беркайчан зарланмады. Өйдән 20 гыйнварда чыгып киткән иде. 23 февральдә соңгы тапкыр телефоннан сөйләштек. Украинадагы вәзгыять турында сорагач та: “Яңалыкларны карама, тынычлан. Монда барысы да алай ук җитди түгел”, — дигән иде. Соңрак улым белән икебезгә СМС-хәбәр юллады. “Яратам, үбәм, мөмкинлек булса, шалтыратырмын”, — дигән. Шуннан бирле элемтәгә чыкмады. Үлгән дигән хәбәрен генә алдык, — дип сөйләгән Евгения ”Бизнес онлайн” газетасына. 4 яшьлек улы бүген дә әтисен көтә. Станиславны әтисе кабере янына — Баулы районы Потапово-Томбарлы авылы зиратына җирләргә телиләр.
 
Егетләрнең нинди шартларда, ничек һәлак булулары хакында әлегә берни әйтмиләр. Россия, Татарстан Президентлары гомерләре өзелгән якташларыбызның туганнарының кайгысын уртаклаша. Алар — барысы да каһарман, үз халкының лаеклы уллары. Цинк табут, күз яшьләре, кызыл чәчәкләр... Бу күренеш, кызганыч, тарихта гына калмаган икән шул әле. Егетләрнең үлеме — бөтен ил өчен зур югалту. Иң авыры — әти-әнисенә, якыннарына. Аллаһ сабырлык бирсен!
 
РФ Президенты В.Путин Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә закон нигезендә бер тапкыр 7 млн. 421 мең сум күләмендә пособие каралганы хакында әйтте. Моннан тыш һәлак булучыларның гаиләсенә өстәмә 5 млн. сум акча түләнәчәген дә искәртте.
 
— Әгәр контракт буенча хезмәт итүче хәрби, яраланып, хезмәткә яраксыз хәлгә килә икән, ул бер тапкыр 2 млн. 968 мең сум күләмендә пособие алачак, инвалид калган очракта ай саен компенсация түләнәчәк. Украинадагы махсус операциядә яраланган хәрбиләргә өстәмә 3 миллион сум түләргә кирәк дип саныйм, — диде В.Путин.
 
Кайберәүләргә туганыгыз әсир төшкән, фәлән суммада акча күчерегез, дип шалтырата башлаганнар. Бу мошенниклар эше, рәсми булмаган мәгълүматларга ышанмагыз, дип киңәш итә хокук саклау органнары.
 
 

 


Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 16.03.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»