поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
18.01.2022 Язмыш

“Ир бетмәс, исерек көйләп ятма” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Бик күп еллар инде балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Хәтта тиешле эш елларын тутырып, пенсия дә ала баш­ладым. Әмма өйдә утырасы килми, шунлыктан һәркөнне эшкә чыгып ки­тәм. Чөнки өйдә мине берни тотмый. Ирем бе­лән икенче балам — кызым тууга аерылыштык. Әни: “Ир бетмәс, исерек көйләп ятма”, — диде.

Ул көннәрдән соң бик күп сулар акты инде. Улым да, кызым да үсеп җитеп, үз тормышларын кордылар. Иркен фатирда яшәсәм дә, килен белән дә, кияү белән дә торасым килмәде. Шуңа күрә хәзер ялгызым яшим. Балаларга хәлдән килгәнчә булы­шырга тырышам. Кайвакыт ипотекаларына акча бирәм, оныкларны карыйм. Кайбер көннәрне кү­ңелдә бушлык барлыкка килә. Ямансу булып китә. Соңгы елларда социаль челтәрдә утырырга гадәтләнеп киттем. Күбрәк ялгыз ирләр белән аралашам. Үзләре дә миңа язалар. Ай-һай күп икән алар! Аеруча авылларда. Рәсемнәремне карап, матур сүзләр әйтәләр, кунакка чакыралар.

Ун ел элек правага укы­ган идем. Узган ел “тимер атлы” да булып куйдым. Чакырган җиргә бар диләр бит. Шуңа кү­рә өзелеп чакырган яңа танышларым янына чыгам да китәм. Ара ерак дип тормыйм.

Авылда яшәүче ялгыз ирләрнең күбесе әниләре белән гомер итә. Беркая эшләмиләр. Ялгыз карчыкны, ягъни әниләрен караган өчен белешмә рәсмиләштергәннәр. Стаж бара. Киләчәктә пенсия булачак. Ә хәзергә ана кешенең пенсиясе ике кешегә тормыш итәр өчен авыл җирендә бик җитә. Ни әйтсәң дә, яшелчә үзеңнеке... Әле кәҗә дә асрасаң, сөткә дә аптырамыйсың дигән сүз.
 
Ирнең әнисенә беренче мизгелдән үк ошау бик мөһим. Шуңа күрә тәмле телле булырга кирәк, ә менә авырсынмыйча камыр да куеп җибәрсәң, син инде һәр гаилә хыялланган килен буласың. Өрмәгән җиргә утыртмаячаклар сине. Табигатькә чыгарга да вакыт табыла, шашлык-машлык та була. Мунча да ягачаклар, кич белән түшәк тә әзер.
 
Минем кебекләр күп дип беләм. Ялгызлар үз парларын эзлиләр, төрле юллар белән табарга тырышалар. Кемдер таба, кемдер юк. Кайберәүләр мине бозыклыкта гаепли. Болар — ир канаты астында яшәүче хатыннар. Алар ялгызлыкның ни икәнен белмиләр...
 
Исемемне язмыйм.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»