поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
28.12.2021 Мәдәният

Зөһрә Шәрифуллина мәгънәсез җырларны беркайчан да җырламады

Адәм балалары кебек үк, авыллар, төбәкләр, хәтта шәһәрләр дә аерым, үзгә холыкка ия. Җырларда җырлана торган Сарман ягы кешеләре дә башкалардан аерылып тора.

Без бер-беребезне үзеңнән кечерәкләргә яратып әйтә торган «апаем»нардан, тел белгечләре бик яратып бетерми торган «дагын», «дәген»нәрдән генә түгел, тоемлап кына була торган әллә кайсы гына хасиятләрдән дә танып алабыз. Язучыларыбыз, галимнәребез һәм, әлбәттә, җырчыларыбыз, музыкантларыбыз, композиторларыбыз бар! Моңлы-гамьле халык җырларын җырламаган, күңелендә моң йөртмәгән кеше бик аздыр безнең якта. Юкка гынамы «Сарман» сүзен көйгә төргән никадәр җыр туган халык җанында! Сарман төбәгендә канат үстереп, башкалага карап очкан, Сарман ягы кешеләренә хас асыл сыйфатларны үзендә туплаган җырчы сандугачыбыз Зөһрә Шәрифуллина турында берникадәр сүз әйтмәкче булам.
 
Беренче күрүдә Зөһрә миңа Сарман тугайларында үсеп утырган төрле төстәге болын чәчәкләре арасында шытып чыккан чәчәктәй тоелды. Тавышының үзенә аерым, беркем белән буташтырмаслык булуы, халыкчан җырлау манерасы белән бергә, ул игътибарымны репертуар сайлаудагы төпле карашы, зирәклеге һәм талымлылыгы белән дә яулады. Танышлыгыбыз башында якташ кызым файдасына бу зур бер «плюс» иде. Алга китеп шунысын әйтим: иҗатының башлангыч елларында репертуар мәсьәләсе сәнгать советы иләге аркылы уздырылып хәл ителсә, соңрак, сәнгать советлары юкка чыкканнан соң да, Зөһрә Шәрифуллина мәгънәсез җырларны беркайчан да җырламады, үзе булып калды. Бүген колакта «аныкы» гына булып яңгырап торган җырларны искә алсак, алар тәрбияви көчкә ия, ата-анага, гаилә учагына, һәр җир кешесенә якын бала чакны, яшьлекне сагынуга, олы мәхәббәткә, тугрылыкка – ягъни гомумкешелек кыйммәтләрен зурлауга багышланган җырлар булыр. Беренче башкаручысы Зөһрә Шәрифуллина булган бик күп шундый җыр халык арасында киң таралу алды.
 
Зөһрәнең Түбән Кама музыка училищесын тәмамлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә килүен бик яхшы хәтерлим. Нәкъ безнең яктагыча олыны – олы, кечене кече итә белүче, җыр сәнгатенә гашыйк бу кыз белән якын дуслар булып киттек. Үз ягымның сөйләм теле күңелемә якын булганга, аның сөйләшкәнен рәхәтләнеп, җаннарым эреп тыңлый идем. Бер филармониядә эшләсәк тә, озын-озак гастроль араларында аерылышып тора, ә кайткач сагынышып очрашып сөйләшә, киңәшләшә идек – чөнки без гомер буена диярлек күршеләр булып яшәдек. Беренче алган фатирларыбыз да, икенчеләре дә бер үк йортларда булып чыкты. Бер-беребезгә ярдәмле булып, гаилә дуслары булып яшәдек. Зөһрә, гомумән, ярдәмчел, авырлыкка юлыкканга үзе белеп, үзе аңлап ярдәм кулы сузарга ашыга торган кеше ул. Мәрхүм хәләл җефетем, Хәйдәрем, олуг җырчы Хәйдәр Бигичев һич тә уйламаганда, бик кисәк, бик яшьли бу дөньядан киткән төндә, өйгә берьялгызым әйләнеп кайткан, улым белән икебез яшен суккандай тораташ басып торган мәлдә бусагабыздан беренче булып атлап кергән һәм: «Без бер-бер нәрсә эшли алабызмы?» – дигән кеше Зөһрә якташым, Зөһрә күршем, Зөһрә туганым булды. Алар, Азат белән бергәдер дип уйлыйм, Казанның икенче читеннән бертуган Миңлесорур апамны алып килделәр ул төнне. Мондый ярдәмне ничек онытасың?! Кемнең кем икәнен беләсең килсә, өч көнлек юлга чык, дигән сүз дә бар. Зөһрә белән байтак юлларны бергә уздык, бәйрәмнәрдә, башка җырлы тамашаларда катнаштык.
 
Зөһрәнең яшьлегендә сайлаган яры Азат белән гомер буйларына сәнгатькә, халыкка хезмәт итүләре дә соклангыч. Безнең һөнәр бала табып үстерү өчен бик күп киртәләр куя торган хезмәт, моны шул юлны – һич читенсенмичә әйтәм, батырлыкка тиң юлны узганнар гына белә. Азат белән Зөһрә гаиләсендә акыллы, тәрбияле ике ир бала үсте. Гомумән, алар тормышта «без» дип күкрәк какмыйча, ихласлык белән яшәүче, сәхнәдә кулга-кул тотышып иҗат итүче матур пар булдылар, әле дә шулай.
 
Еллар буе юлда йөреп, тәгәрмәч өстендә яшәп, һәрдаим халык күз алдында булган концерт җырчысының тормышы тәгәрмәч эчендә бөтерелгән тиенне хәтерләтә. Көне-төне иҗат белән яну, репетицияләр, телевидение һәм радио өчен яңа язмалар әзерләү, тапшыруларда, очрашуларда катнашу, гастрольләр вакытында туктаусыз юлда булу, күчеп йөрү, көн саен уңайлы-уңайсыз яңа урында куну, һәр көнне яңа сәхнә, яңа тамашачы алдында имтихан тоту… Җырчының сәхнә артындагы мәшәкате дә тавык чүпләп бетергесез, язып аңлатырлык түгел… Менә шушы бөтен авырлыкларны җиңеп күтәргән, шул ук вакытта җырчы буларак «форма»да калган кеше генә сәхнә тота ала. Безнең Зөһрәбез – шушы юлдан тигез атлап баручы бик тә тырыш, акыллы, тынгысыз, батыр кызыбыз. Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшләгән елларында ул үз бригадасында төп җырчы – солистка буларак концерт эшчәнлеген СССР дигән зур илебезнең бөтен киңлегендә алып барды. Бригада җитәкчесе булу – коллективтагы һәр кеше өчен җавап бирүдән башлап, ул вакытта бик зурдан куела торган керем планын үтәү дигән сүз дә. Ул – бу вазыйфаны җиренә җиткереп башкарып килгән җырчы хатын-кыз. Үзенең концерт бригадасына алып, күпләгән яшь башкаручыларга зур сәхнәгә күтәрелү өчен юл ачуы, тәҗрибә тупларга булышуы шулай ук бик зур игелек!
 
Сарман сандугачы, милли моңны ана сөте аша сеңдергән, халкының борынгы җырларын иҗатының тамыры иткән, композиторларыбыз һәм шагыйрьләребезнең уртак иҗатыннан энҗе саналырлык җырларны сайлап җырлаучы затлы җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның җыр сәнгате дөньясында тоткан үз урыны, зур урыны бар. Күп еллар буена үз халкына ихлас хезмәт иткән, татар мәдәниятенә саллы өлеш керткән, халык мәхәббәтен казанган кабатланмас җырчыбыз бу көннәрдә бик матур юбилеен билгеләп үтә. Киләчәктә дә халкыбызны сөендереп яшәүләр насыйп булсын! Милләттәшләребез, сәхнәдәшләребез, газета укучылар да шул ук теләктәдер, дип беләм.
 
Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.12.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»