поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
24.11.2021 Шоу-бизнес

Питер җырчысы Руслан Трапезников яңа КЛИП чыгарды

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы Руслан Трапезниковның “Бүген” исемле клибы дөнья күрде. Клип Казан каласында төшерелгән. Әлеге шатлыклы яңалык уңаеннан "Матбугат.ру" хәбәрчесе Руслан белән әңгәмә корды.

- Руслан, премьерагыз белән! 

- Рәхмәт! Бик көтеп алынган клип булды. Чынлыкта безгә бу клипны ике тапкыр төшерергә туры килде. Беренче вариантны тулаем үзгәрттек. Төп рольдә биюче кыз төште. 

Җырның асылында бүгенге көн белән яшәргә кирәк дигән фикер ята. Гел киләчәкне уйлап яки нәрсәдер көтеп гомер кичерү дөрес түгел. Үткәннәр белән дә яшәргә ярамый. Монда һәм хәзер яшәргә кирәк. Җырның сүзләрен танылган шагыйрә Гөлсәрвәр иҗат итте. Репертуарымдагы “Адашма җилләрдә” җырының сүзләрен дә ул язган иде. 
 
 
- Руслан, татарча шундый әйбәт сөйләшәсез. Ә фамилиягез русча. Тумышыгыз белән кайдан сез? 
 
- Әнием татар, әтием рус милләтеннән. Шуңа фамилиям дә Трапезников. Төмән өлкәсендә туганмын. Әтием Пермь төбәгеннән иде, әнием Бөгелмә шәһәреннән. Татарстанга күченгәндә, миңа 6 яшь булган. Әлмәт районының Нәдер авылында яшәдек. Татар телен бөтенләй белмәгәнмен. Аны мәктәптә генә өйрәнә башладым. Хәзер татарча яхшы беләм, дия алам, татар телендә җырлар да язам. Казанда энергетика университетын тәмамладым. Шуннан соң бер ел Әлмәт шәһәрендә яшәп алдым. Казанга килдем, аннан Мәскәүгә юл тоттым, инде менә Санкт-Петербургта. Монда күчкәнемә җиде ел булды.
 
Биредә мин җырчы гына түгел, төрле чаралар оештыру белән шөгыльләнәм. Минемчә, иҗат кешесе гел эзләнүдә булырга тиеш. Бер урында гына тора торган кеше түгелмен. Тормышның, вакытның кадерен белергә, беркайчан да үпкә сакламаска кирәк. Һәр мизгел соңгы булырга мөмкин. “Бүген” клибының асылына да әнә шул мәгънә салынган. 
 


Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 24.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»