поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
11.09.2021 Мәдәният

Хәмдүнә Тимергалиева вафатына 1 ел: "Миллиардер булыр иде..."

Бер ел узды да китте... 14 сентябрьдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның арабыздан китүенә бер ел була. Бүген Казанда мәрхүмә рухына Коръән ашы узды.

Искә алу мәҗлесе Казан үзәгендә урнашкан җырчы Винарис Илъегетнең ресторанында булды. Ашны Илһам Шәриф оештырды. Хәмдүнә апаның якташы - Башкортстан егете Ибраһим хәзрәт укыды. Бирегә килгән һәркем Илһамга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Син Хәмдүнә апаның гомерен озайттың. Рәхмәт сиңа”, - диделәр аңа.
 
“Хәмдүнә апа белән моннан күп еллар элек сөйләшеп утырганда, “үлгәч, ашларымны үткәр”, дигән иде. Менә елын да үткәрдем. Рухы шат булсын. Килгән һәркемгә рәхмәт. Укылган догалар кабул булсын”, - диде Илһам Шәриф.
 
Коръән ашында 30лап кеше – Хәмдүнә апаның якын дуслары булды. Алар арасында Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Альфред Якшимбетов, Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Алсу Абульханова, Алмаз Мирзаянов һәм башкалар бар иде. 
 
Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров: “Хәмдүнә апа – ул легенда. Бүгенге көндә радио һәм телевидениедә аның җырлары яңгырап тора. Газета-журналларда Хәмдүнә апаны искә алмаган журналистлар юк, бүген дә алар безнең арада бар. Һава торышы нинди, Хәмдүнә апа да шундый иде. Ул – буран да, җил дә, яңгыр да булды. Урыны җәннәттә булсын”.
 
Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова: “Ул башка артистлардан аермалы буларак, үзе өчен яши белмәде. Тормышны яратты, беркайчан да мал җыймады, комсыз булмады. Үзе өчен яшәгән булса, миллиардер булыр иде. Хәмдүнә апа бер фатир да сорый белмәде. Ул халыкны яратты, сәнгать, җыр дип яшәде. Һәрвакыт яшьләргә булышты. Соңгы туган көнен Илһам аңа сюрприз итеп бакчада үткәрде. Башта урамда утырдык, аннары өйдә табын артында караңгыга кадәр сөйләшеп утырдык. Ул китәсен белгән кебек үлем турында еш сөйләде. Бәлки берәр нинди төш күргәндер... “Апаем, мине ташламагыз, яме”, - дип әйтә иде”.
 
Татарстанның атказанган артисты Альфред Якшимбетов: “Хәмдүнә апа минем 21 җырымны башкара. Бик күп еллар буе безнең белән – Салават Фәтхетдинов төркеме белән гастрольләргә йөрде. Һәрвакыт тере тавышка җырлады. Мин көн саен Салават янына йөрим. Юл Курган зираты аша уза. Барганда да, кайтканда да Хәмдүнә апа рухына дога укыйм. Узган ел 15 сентябрь көнне безгә кунакка килергә тиеш иде. Яңа җырлар сораган иде. Насыйп булмады, 14 сентябрьдә китеп барды...”
 
Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов: “Хәмдүнә апа белән гастрольләрдә бергә йөреп таныштык. “Оренбург чикерткәсе” дигән кушаматны миңа иң беренче булып Хәмдүнә апа кушты. “И, балакаем, бигрәкләр дә гәүдәң юк инде. Жәлләп тә куям үзеңне, ничекләр йөрисең соң син?” - дип шаяра иде. Шаярып сөйләшергә яратты. Яшьтәшләр кебек ачылып рәхәтләнеп сөйләшә идек. Сәхнәдә үземне дөрес тотарга өйрәтте. “Уйнап сөйләсәң дә, сүзеңне уйлап әйт”, - дия иде”. 
 
Танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов: “Хәмдүнә апа минем өчен икенче әнием иде. Әни белән икесе дә 1949 елгы алар. Әни 2014 елда китте. Хәмдүнә апа вафат булгач, күңел елады. “Синең киләчәгең бар, тавышыңны болытлар артына җибәреп җырла”, - дип мастер-класслар бирә иде миңа. Ул безнең күңелләрдә якты кеше булып калачак. Аның кебек кеше башка юк ул. Урыны оҗмахта булсын”.
 
Мөслимә Исхакова, Хәмдүнә апаның якын дусты: “Үлер алдыннан төнге сәгать унбердә телефоннан сөйләштек. Бөтен серләрне сөйләшә идек. Кәефе әйбәт иде, репетициягә барырга җыенуын әйтте. Мин ял итәргә китәм дигәч, “лягушка-путешественница” диде. Үлгәне турында инстаграмда хәбәр күргәч, ышанмадым. Кем инде болай шаяра, дип ачуым чыкты. Илһамның хатыны Алсуга шалтыраткач, бу хәбәрнең чын икәнен белдем. Күңел ышанмый, исәндер кебек...”
 
16 сентябрьдә – Уфада, 18 сентябрьдә Казанда Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсе узачак.
 
Укылган догалар кабул булсын, Хәмдүнә апаның рухы шат, урыны җәннәттә булсын!..
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.09.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»