поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
24.08.2021 Дин

“Кем кайсы урыны белән күбрәк гөнаһ кыла, елаганда нәкъ шул урынын каплый”

Беркөнне мәдрә­сә­дә дәрес барганда, шә­кертләрнең берсе мөгаллимгә мөрәҗәгать итеп, болай ди:

— Йә, остаз, әбием сезгә бер сорау бирергә кушты. Ул җавабын белә үзе, ләкин: “Укытучыгызның бу хакта фикере ничегрәк икән?” — диеп, сорарга кушты.

— Нинди сорау инде ул? Йәле, әйтеп кара — Аллаһ теләсә, бәлки җавап та бирербез.

— Сорау шундый, хәзрәт: ни өчен хатын-кызлар елаганда куллары белән авызларын томалыйлар, ә ирләр куллары белән күзләрен каплыйлар?
 
Бу шәкертнең әбисе үз районында дан тоткан абыстай булуын белгәнгә, мөгаллим сорау асылында ниндидер хикмәт барлыгын абайлый, шуңа күрә, беравык уйлап алыр өчен, укучыларга дәшеп: “Ә сез ничек уйлыйсыз? Нинди дә булса фикерегез бармы?” — дип сорый. Бүлмәдә тынлык урнаша. Бераздан гына бер шәкерт читенсенгән сыман әкрен тавыш белән болай ди:
 
— Ирләр, елаганнарыннан оялып, күз яшь­ләрен күрсәтергә теләмәгәнгә күзләрен каплыйлардыр инде...
 
Күпмедер вакыт уйларга мөмкинлек бирелүдән файдаланып, мөгаллим дә фикерләрен туплап, үз җавабын җиткерә:
 
— Кеше үз тормы­шында ниндидер авыр хәлгә төшкәнгә күрә елый бит инде. Ирләр мондый чакта үз кайгысы белән бергә-бер калырга теләп, дөньядан читләшәм дип, күзләрен каплап елыйдыр. Ә менә хатын-кызлар, нәрсә булуга карамастан, һәр­ва­кытта уяу булып кала һәм баласын, якын­нарын, йортын игътибарсыз калдырмыйм диптер инде, елаганда да әйләнә-тирәсен кү­зәтүдән туктамый, шу­ңа күрә күзләрен япмыйча, авызын томалау белән ге­нә чиклә­нә. Минем җа­вабым шундый. Шулай да әбиең бу хакта ниләр белгәнен ишетсәк, артык­ булмастыр дип уйлыйм.
 
— Рәхмәт, остаз, — ди сорау биргән шә­керт. — Сезнең җавапны мин бүген үк әбиемә җиткерермен, аңа чыннан да зур мәгънә салынган. Ләкин безнең җавап кыскарак та, гадиерәк тә. “Ни өчен хатын-кызлар ела­ганда куллары бе­лән авызларын томалыйлар, ә ирләр куллары белән күзләрен каплыйлар?” ди­гән сорауга әбиемнең җавабы болай: “Кем кайсы урыны белән күбрәк гөнаһ кыла, елаганда нәкъ шул урынын каплый”.
 
Шушы җавап мәгъ­нәсенә башта төшенә алмыйча утырган шә­кертләр бераздан кө­лешергә тотыналар. Укытучы да хатын-кыз­ларның сүзгә һәвәс булуларын һәм еш кы­на кирәкмәгәнне сөйлә­гәннәрен, ә гүзәл затларга дәртле күз карашы салу ирләрнең га­дәти кимчелек булуын исенә төшереп, ирен чите белән генә елмая башлый. Со­ңыннан исә шәкерт­ләргә бер сүз әйтмәсә дә, ул эчтән генә: “Ә абыстай хаклырак бит, хәзрәтем, хаклырак!” — дип уйлап куя.
 
 

Ришат КУРАМШИН, Кукмара
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.08.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»