поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
29.03.2021 Могҗиза

"Моны берничек аңлата алмыйм”: Машинага мәет салып 2400 чакрым үткән юлчы белән сәер хәл булган

Хәзерге заманда чит илгә яки үзебезнең Кара диңгез буена ял итәргә бармаган кешеләр юктыр кебек тоела, чөнки телевизордан халык белән шыплап тулган аэропортларны, безнең ил кеше­ләре сырып алган диңгез яры комлыкларын әледән-әле күрсәтеп торалар. Пандемия чоры гына күпмедер вакытка сәяхәтче­әрне чабуларыннан тотты. Әмма диңгезне күрү турында хыялланып та, бара алмаган бик күпләрне бе­ләм.

Күрше гаилә дә шулар исәбендә. Кредит түли­ләр, улларын вузда акча түләп укыталар, кызларының гаиләсенә булы­шып торалар, кая инде ял итәргә барулар! Аларга үлле-мәл­ле эшләп яшәргә генә туры килә.
 
Шулай да күрше ире өченче елны көньяк кояшы астында бераз кызынып, диңгездә коенып кайтты. Бушлай диярлек. Эш шунда: Казанда яшәүче Дагыстан кешесе үлеп киткән. Билгеле инде, һәр­кемнең туган туфрагына, әби-бабалары белән янәшә җирләнәсе килә. Әлеге бабайның васыяте дә шундый булган.
 
Күрше ирнең вак-төяк бизнес белән шөгыльләнүче дусты әлеге мәетне Дагыстанга машина белән алып кайту өчен заказ ал­ган. Гадәти булмаган “йөк” белән күз күрмәгән ерак юлга үзе генә чыгарга батырчылык итмәгәндер, иптәшкә күрше ирне дә чакырган.
 
Табутны “Лада-Ларгус” машинасы эченә урнаштырып, сәфәргә кузгал­ганнар. Иксез-чиксез Калмык далаларын үтеп, юл буендагы кафеларга туктап тамак ялгап, ике көн диярлек барганнар. “Утыр­гычларыбыз артында гына мәет барлыгын уйламаска тырыштык, ул да әле кайчан гына безнең кебек исән кеше булган бит, — дип сөйләде күрше. — Кү­ңелдә бары тик “боевик­лар очра­магае” дигән шомлы уй бар иде. “Гаишниклар” күп туктатты анысы, “Груз-200” алып бар­ганны белгәч, бернинди тоткарлыксыз үткәреп җибәрделәр”.
 
Ниһаять, 2400 чакрым араны маҗараларсыз үтеп, килешенгән урынга — блок-постка килеп җиткәннәр. Анда инде мәр­хүмнең туганнары көтеп торган. Мәрхүм бабайны алар кулына тапшырганнар да, үзләре диңгез буена киткәннәр. “Офыкка тоташкан, өс­тендә кояш нурлары уйнаган диңгезне күргәч, балалар кебек шатландым. Ул матурлыкны телефон видеокамерасыннан хатынга да, балаларга да күрсәттем. Җылы диңгездә коенгач, бөтен арыганлык юып алгандай булды. Тик озак коенырга вакыт юк иде, юлга чыгарга ашыктык”, — дип сөйләде күрше.
 
Бу сәфәр күршене мәңгелек турындагы фәлсәфи уйларга этәргән. Дин юлында булмаса да, базардан дисбеләр сатып алган. Шунысы кызык, юлда аңа да, дустына да арткы утыргычта кемдер утырып бара кебек тоелган. “Сәер хәл аның бе­лән генә бетмәде әле. Өйгә кайткач, төн уртасында караваттан егылып төш­тем. Юк, үзем егылмадым, ниндидер көч мине идәнгә тотып атты. Хатыным белән дә шундый ук хәл булды. Моны берничек аңлата алмыйм”, — дип гаҗәпләнеп сөйләп, мине дә шаккатырды күрше.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.03.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»