поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
06.03.2021 Җәмгыять

Буадан бер хатын бәби табарга дип киткән, үзе хәтта йөкле дә булмаган

Татарстанның Буа районында яшәүче бер хатын Казандагы республика клиник дәваханәсенең перинаталь үзәгенә бәби табарга киткән. Ике атнадан соң хатын бәби табу йортыннан чыгам дип ирен һәм каенанасын чакыра. Әмма бәбинең хәле начараюы сәбәпле, имеш тә, аны перинаталь үзәктә калдырганнар. Курыккан һәм ачуы чыккан ир дәваханәнең икенче терминалына малаеның хәлен белергә килә.

“Кичә безгә хатын, ире һәм каенанасы мөрәҗәгать иттеләр. Хатын безгә 18 февральдә перинаталь үзәккә ятуын, 22се көнне бәби табуын, аннан дәваханәдән чыгуын сөйләде. Баласын, имеш тә, бирмәгәннәр, чөнки аның хәле начарайган. Без барлык документларны, выпискаларны, перинаталь үзәктәге журналларны тикшердек һәм ул хатынның безнең роддомда ятмавын, бәби тапмавын дәлилләдек”, – дип аңлата Перинаталь үзәкнең кабул итү бүлеге мөдире Булат Бегиев.
 
Хатын барыбер үз сүзендә торган, имеш тә биредә  22 февральдә кесарев кисеме операциясе ясау нәтиҗәсендә ул 4200 грамм авырлыктагы  малай  тапкан.
 
“Хатынның туганнары аның роддомга ике атна элек китүен сөйләгәннәр.  Бәби фотоларын туганнарына җибәрмәгән, чөнки күз тия дип, табиб моны тыйган, имеш. Хатын бездә эшләмәгән табиблар исемнәрен телгә ала. Без эшнең нидә икәнен сизеп калдык та, УЗИ ясарга һәм тикшеренү үтәргә тәкъдим иттек”, – ди баш табибның акушер-гинекология ярдәме күрсәтү буенча  урынбасары Нигина Нигъмәтуллина.
 
Тикшеренү нәтиҗәсендә  хатын корсагында кесарев кисеменнән калырга тиешле җөйнең булмавы һәм аның  бәби тапмавы гына түгел, хәтта йөкле дә булмавы ачыклана.
 
Хәтерегездә булса, моңа охшаш очрак күптән түгел  Дагыстанда  булган иде. Анда йөклемен дип гаиләсен алдаган хатын “үлгән” игезәк балалары урынына кәфенгә төреп курчаклар җирләргә теләгән. Бу хәлне аның ире Дауд Даудов фаш иткән иде.
 
Дөньясы әллә кая тәгәриме соң? Ирләрен балалы итәм дип, хатыннар акылдан яза бугай...
Чыганак: tatpressa.ru
Фото: blackpantera.ru

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 06.03.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»