поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
17.02.2021 Мәдәният

"Ничек инде татар язган бер әсәрне булса да рус сәхнәсенә куймаска кирәк? "

Русча уйный торган бер шәһәр театрының бераз татарча сукалаган вәкиле белән бәхәскә кердем дә, ялгыш иттем бугай дип, инде хафага калдым. Театрның ярты гасырга якын яшәү елларында татар авторларының бер-бер әсәрен куйганы бар микән дип сораган идем мин.

Әлеге әфәнде анда озак эшләмәгән, шунлыктан озын тарихны белми, ә үзе белгән елларда татар авторлары уйналмаган. Минем кирелек башта бу җавапны кабул итә алмады, янәсе шулкадәр еллар Татарстанда эшләп, ничек инде татар язган бер әсәрне булса да сәхнәгә куймаска кирәк? Мең еллык әдәбиятлы татарга һәм йөз яшьлек Татарстанга хөрмәт йөзеннән булса да! Татарны тиң күрмәүләреме соң бу...
 
Әңгәмәдәшем миңа аңлата, без рус театры түгел, ә рус телендә уйный торган театр, боларның аермасын сизәсеңме син ди. Безнең өчен авторның кайсы милләттән булуы мөһим түгел, рус драматургы язганмы, итальянмы, французмы – барыбер, рус телле тамашачы яратып карарлык сәхнә әсәре генә булсын ди. Рус телендә шундый әсәр язып бирсә, татар авторын да куяр идек дип тә өсти. Чынлап та куярлар идеме-юкмы, төгәлен бер Аллабыз беләдер, ләкин әңгәмәдәшнең нәкъ шул сүзләре уйландырды әле менә. Төрле телләргә тәрҗемә итеп, төрле халыкка күрсәтерлек, аларны кызыксындырырлык, татарны да егып бетермәслек сәхнә әсәрләре бармы бездә? Бу сорауга азмы-күпме ачыграк җавап бирү өчен дөнья әдәбиятыннан һәм театр тарихыннан академиклар белеме кирәктер, ә мин, мәсәлән, Шекспир трагедияләренең йөз еллар буена йөзләрчә телдә ни сәбәпле куелуын да төгәл әйтеп бирә алмыйм. Бәлки эш ул әсәрләрнең кабатланмас талантлылыгында гына түгелдер, бәлки кемнәрдер мәшһүр драматург әсәрен “алар хәтта Шекспирны да уйнады” дигән дан өчен, мода артыннан куып аңа тотынадыр? “Алар хәтта татар авторларын уйнады” дигән дан беркемне дә кызыксындырмыйдыр шул. Шекспирны татар театрлары да куйгалый, ләкин Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ында тәрбияләнгән тамашачы Уильям агайның “Король Лир”ын да, “Гамлет” яки “Отелло”ны да ябырылып карамый. Нидер көтеп, барыбер куйгалыйлар үзе.
 
Инде татарда бүтән халыкларны, аерым алганда рус тамашачысын кызыксындырырлык сәхнә әсәре булу-булмау хакында уйлап карыйк. Иң танылган “Зәңгәр шәл”не рус телендә уйнап бирсәләр, безнең ишанны мыскыл итәләр дип, үзебез үк ким дигәндә ризасызлык белдерәчәкбез. “Сүнгән йолдызлар” яки “Тормыш җыры” сугышка нәфрәте белән бөтен халыкка аңлаешлыдыр да, тик ул тема сәхнәләрне миллион кат йөреп чыккандыр инде. Заказ биреп махсус яздырсалар, хәзерге драматурглардан Зөлфәт Хәким, Ркаил Зәйдулла, Илгиз Зәйниев берәр нәрсә майтарыр иде бәлки. Ләкин менә Татарстанда яшәгәч, татар әдәбиятына да күз салгалыйк, әйдә диюче булырмы берәр вакыт? Тирәннәнрәк йөзсәң, монда эш татарның русча сәхнәгә куярлык әсәре булу-булмау хакында гына түгел бит әле. Тамашачыдан бигрәк, шул хакта театрдагылар үзләре кызыксынганнармы берәр вакыт? Миннән шундыйрак сорауны ишеткән теге әңгәмәдәшем хәтта ачуланды бит миңа. Башыма шундый кыек сорау килгәч нишләргә иде соң инде...
 
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»