поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
02.02.2021 Мәдәният

Равия Мухина: “Ак чәчәкләр кебек” әсәреннән соң тамашачының күңелендә "нигә мин табиб булмадым икән?" дигән сорау туар!”

6, 7 һәм 8 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә "Ак чәчәкләр кебек" спектакленең премьерасы булачак. Аңа кадәр әлеге пьесаның авторы - Россия һәм Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Үзегезнең автобиографиягезне кыскача сөйләп үтсәгез иде, табиб (ревматолог) һөнәренә ничек килдегез?

- Чыгышым белән - Татарстанның Кукмара районы Березняк авылыннан. Гаиләдә биш кыз үстек. Мин дүртенчесе. Әти-әнием гомерләрен укытучылык һөнәренә багышлады. Һөнәр сайлаганда, һичшиксез, аларның һәрчак кешегә ярдәм итәргә әзер торуылары төп этәргеч булгандыр. Нәни чакта ук, буш вакыт булуга, медпунктка йөгерә идем, андагы дару исләре ул чакта ук якын иде. Аннары Казан медицина училещесын һәм Казан медицина институтын тәмамлап, баштанаяк яраткан эшемә чумдым.

- Автобиографик әсәр язу идеясе ничек килде? Сезнеңчә әлеге китапның үзенчәлеге нәрсәдә?

- Балачактагы хыялымның тормышка ашуы, беркайчан да биргән Антымнан читкә тайпылмау, шушы һөнәрнең игелекле юл булуына инануым әсәр язуга этәрде. Санитарка булып башлап, иң түбән баскычларны үтеп, әкренләп күтәрелү дәверендә Табиб һөнәренең барлык нечкәлекләрен үз күңелем аша үткәргәнгә күрә, бу изге, әмма шактый авыр юлны үтүчеләрне – ак халатлы фәрештәләрне олылыйсым, табибларга мәдхия әйтәсем килү теләге кулыма каләм алырга өндәде.

- “Ак чәчәкләр" китабының авторы Г. Әпсәләмов һәм Гөлшаһидә образының прототибы Рәйсә Шәрәфетдиновна белән күрешү сездә нинди кичерешләр калдырды?

- Мәктәп елларыннан ук “Ак чәчәкләр” романын кулдан төшермәдем. Әлбәттә, Гөлшаһидә образының прототибы – профессор, табиб Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновна белән күрешү хыялы бар иде. Әлеге очрашу кичерешләрен аңлатып бетереп булмый! Алга таба, кулга-кул тотынып, уй-фикерләр, тәҗрибәләрне уртаклашу бәхете елмайды. Белеме, гадилеге, күңел чисталыгы, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер торган, чын мәгънәсендә, олы шәхес булган Рәйсә Шәрәфетдиновна мәңге безнең йөрәкләрдә.

- "Ак чәчәкләр кебек" премьерасыннан соң тамашачыларда нинди хис-кичерешләр туар дип уйлыйсыз?

- “Ак чәчәкләр кебек” әсәрен караганнан соң һәр тамашачының күңелендә - "нигә мин табиб булмадым икән?" - дигән сорау туар!
Шушы җитди юлда биргән антына тугры калган Табибларга күпләр йөрәгендә тагын да җылы сүзләр табылыр, җылы караш, ихлас Рәхмәт хисе уяныр! Әлбәттә, нәкъ шушы әсәр әле бик күпләрне игелекле хезмәт сукмагына – безнең сафларга, җитәкләп, әйдәп алып кереп китәр дип ышанам.


---
Кариев театры
№ --- | 02.02.2021
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»