поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
30.07.2020 Ана теле

Ана теле: Телебез кануннарын – сөйләмебезгә. Аһәң, тынышның сөйләмдә әһәмияте (ДӘВАМЫ)

Сөйләмең камил булсын өчен аһәң, тыныш кебек бихисап экстра-паралингвистик чаралар әһәмиятле, дидек. Шулай да сөйләм агышының табигый камиллеге анда төшенчәгә иң тәңгәл сүз табылуга кайтып кала. Әйтик, иң конкрет сүз урынына гомуми, абстракт сүз әйтелсә дә сөйләм тоныклана, “тәмсезләнә”. Мәсәлән, “матур” сүзе аерым торганда бер нәрсә дә белдерми, аны әлләкүпме сүз белән алыштырып була (гүзәл, чибәр, булдыклы, уңган, яхшы, якты, кояшлы, әйбәт, күңелле һ.б.)

Бер риторика дәреслегендә менә мондый белдерү тәнкыйтьләнгән: “Бик әйбәт һәм матур эт югалды”. Чыннан да, “матур” билгесе белән генә этне табып булырмы?!
   
Тик, беренчедән, элек мондый дәреслекләр булмады, бүген инде күпчелек сөйләм оештыручыларыбыз андыйларны укымый. Шуңа күрә бүгенге татар сөйләме,– кайсы гына жанрда, кайсы гына өлкәдә булмасын,– “матур” белән изгән дә, баскан да, әвәләгән дә. Бездә хәзер нәрсә генә матур түгел: табигать матур, җырчының тавышы матур, фермалар матур, аларда бозаулар матур. Иң тәҗрибәле радиостансалардан да, иң күренекле шәхесләребез дә шушы арада гына менә мондый фраза әйтергә уңайсызланмадылар: “... бездә моңа матур игътибар ителә...”, “... матур гына цифр килеп чыга...”, “... Ипотека турында Президентыбыз да бик матурлап әйтте...”. Бер атаклы композитор турында бер күренекле генә җырчыбыз: “... ул матур итеп орыша белә иде...” диде. Нәрсәгә генә, сүзләрнең ниндиенә генә күнекмибез, билләһи. Алдын-артын уйламыйча!
   
Андый сүз телдә бар бит, димәк, кулланырга хаклыбыз, диярсез. Дөрес, бар. Әмма, әйтик, халык җырларында, мәкальләрдә ул сүз һәр очракта конкретлаштырыла, төшендереп бирелә – Матур: энҗе тешең җем-җем итә елмаеп көлгән саен; Буйларың килешеп тора матур күлмәк кигәнсең.
   
Кыскасы, теләсә нинди мантыйкый кимчелек тә,– сүз белән белдереләме ул, әллә бүтәнчәме,– сөйләмнең аһәңен барыбер боза, “бу сүз нәрсә аңлата соң? дип тыңлаудан өзелдеңме, сөйләмнең көе бетте дигән сүз. Менә шушы арада гына газет укыганда, радио тыңлаганда “төртелгән” фразалар: сәхнәгә чыкканда каушарга тырышмагыз; мактанып әйтәсе килми; урып-җыюда югалту булмады диярлек; зур кимчелекләргә ирешелмәде; тыныч кешеләрнең үлүе уңаеннан; мәхәббәтнең ике пар канаты; инвалид коляскаларына чират юкка чыкты һ.б.
   
“Татарча түгеллек”нең төп сәбәпләреннән янә берсе – ул алынмалар. Урынсыз, тел законнарын бозып кулланылганнары. Урыс телендә дә “варваризм” дип аталганнары; бездә аларга “кермешәкләр” дигән кушамат тагылды. Бүгенге татарча сөйләмдә аерым “варваризм”нарны гына түгел, бөтен бер ят җөмлә, фразаларны “кыстыру” да гадәткә кереп бара. Хәтта,– йа ни оят,– андый урысчалы-татарчалы сөйләм “үрнәкләре” радио, телевидение тапшыруларында, рәсми, фәнни конференция, сессияләрдә дә ишетелә: “...администрациядән зависит итә...”; “... мин бы моны...” һ.б. “Варвар” фразалар тере организмны кимерә башлаган вирус, бетчәләр генә түгел, ә төзелмәс кутырлар, телне үләргә дучар иткән яман шеш җәрәхәтләре инде. Болай сөйләшкән кеше – ул инде милләт баласы түгел, ул ана теленең корткычы.
   
Әйтмә сөйләмдә генә түгел, алар бүген язмага да үтеп керә. “Персонаж сөйләме, классиклардан өзек” дигән булып, бит-бит урысча текстларны күчереп бастыру оятка әйләнми башлады, хәтта андый ”ямаулыклар” матур әдәбият әсәрләрен дә “чуарлый”. Оригинал, герой телен саклый торган колорит дип аңлатмакчы булалар. Буш сүз! Иренү-ялкаулык кына!
   
Сәер бер хәл: татарның үз сүзләре дә, үз сүзләреннән тезелгән үз сүзтезмә, фразалары да татар сөйләмендә чит-ят, моңсыз-аһәңсез була икән – әгәр ул сүз фразалар урысча уйлап, татар чаралары, ягъни калька (ярымкалька)лар белән белдерелсә. “Беләсезме, без бу юлы да өстәл артында күңелле утырдык...”; “Көнгә каядыр 13 килограмм сөт савыла...”; “Әле генә сез телефонда утырдыгыз...” һ.б. Сөйләмне бөтен бер грамматик калька формалар баса башлады. Сабантуй, татар халык, татар тел, Акбарс банк рәвешле (тартым кушымчалы) калька хәзер адым саен очрый. Болар, әлбәттә, сөйләмне чит-ят итә.
   
Алынма сүзләргә караганда да зарарлырак ул – алынма грамматик чаралар. Әйтик, бәйләү чарасы буларак калька һәм бүген татар аһәңен бозыпмы-боза. “Аның мактаулы исеме бар һәм хатыны Рауза белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр...”; “Президент Төркиягә эшлекле сәяхәткә китте һәм һава торышы...”. Шушы да булдымы татарча бәйләү чарасы!
   
Аһәң, тыныш законы язма сөйләмгә генә кагыла дигән фикер – ялгыш булыр. Язу барлыкка килгәннән бирле халык үзе үк әйтү үзенчәлекләрен, интонацияне, тын-өн мөмкинлекләрен язуда ничек тә чагылдырырга тырышкан. Рун, уйгыр, гарәп әлифбалары бу яклап өстен торган; кириллицага да, татар сөйләменең үзенчәлекләрен саклар өчен, өстәлмәләр кертелгән; латинга кайту да бу юлда уңышлы адым булган булыр иде.
   
Бүтән төр каршылык-киртәләр дә чыгып кына тора. Әйтик, фикерне язуда юлдан юлга дөрес күчермәү – сөйләм агышын, мәгънәви аһәңне бик нык боза. Менә бер-ике генә “үрнәк”: “Телләр турындагы Законның һәм Дә – үләт Программасының үтәлешен...”; “ Бу – бухгалтерия коллективында да гад – әти хәлгә әйләнә бара...” һ.б.
   
Бу корткычлыкны компьютерга сылтыйлар, хәл ителә алмастай проблемага саныйлар. Бик тә ачы ялгышу. Ана теле язмышын машинага тапшырган кешеләрне бер генә халык та кичермәс. Булдыксызларга  тел, милләт язмышын ышанып тапшырырга ярамый. Пессимистларга “Сөембикә” журналын тоттырыгыз – анда татар теленең аһәң, тыныш законын бозган, ягъни ана телебезнең үзенә генә хас көе-моңына хилафлык китергән бер генә күчеш тә таба алмаслар. Димәк ки, телебезнең төп законнарыннан берсе аһәң, тыныш законын намус белән үтәүчеләр бар; һәммәбезгә дә алар белән бер рәттә булырга кирәк.
  
Шушының белән “Телебез кануннарын – сөйләмгә” тәлгәшенең рәсми текстын төгәллибез. Шул ук вакытта бу тезис, тема сөйләм гамәлиятендә шундый әһәмиятле ки, бу кыйблада белем өстәү, фикер алышу, бәхәсләшү, аралашулар даими булып торуы заруридыр. Киләсе язманы шундый бер әңгәмәгә багышларга ниятлибез.
                             Илдар Низамов,
                     филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 30.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»